|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2019 Мәдәният
Казанда Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең иң яхшы номерларын тәкъдим итте (ФОТОрепортаж)Казанда Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концертлары зур уңыш белән узды. Легендар коллектив 22 һәм 23 декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үзенең иң яхшы номерларын тәкъдим итте. Ансамбльнең капиталь ремонттан соң рәсми рәвештә ачылган яңартылган бинада беренче булып чыгыш ясады.
Казанда Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең соло концертларына билетлар чыгыш ясаганчы ук сатып беткән иде. Ул аншлаг белән узды. Матур тамашаны күрергә теләүчеләр өчен өстәмә урындыклар куярга туры килде хәтта.
Концерт «Гармун» вокал-хореографик номеры белән ачылды. Аннары артистлар «Ай, былбылым», «Әллүки», «Көмеш беләзек», «Идел буенда», «Жомга», «Канатлы яшьлек» һ.б. номерлар башкарды.
Концертның икенче бүлеге «Мизгел» вокал-хореографик номерыннан башланды, аннары оркестр, бию, хореографик попурри һәм вокал-хореографик номерлар күрсәтелде.
«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә ансамбльнең соло концерты Татарстан артистларының талантлы чыгышларына сокланган тамашачыларның көчле алкышлары белән тәмамланды. Зал сигез дистә ел буе милли гореф-гадәтләрне саклаучы, татар халкының музыкаль, бию мәдәниятен, гамәли сәнгатен иң югары профессиональ дәрәҗәдә тәкъдим итүче коллективны аягүрә басып алкышлады.
--- |
Иң күп укылган
|