поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.12.2019 Ана теле

"Укучыда әдәби телебезнең көченә ихтирам уятырлык булсын"

Үткән язмада туры сөйләм, диалог, монолог кебек синтаксик категорияләрне күзәткәннән соң, “аларны сөйләмдә төрләндерү әлләни кыен түгел, телдә аларның синоним вариантлары җитәрлек”, дигән идек. Гамәли әһәмиятле бу тезиска тәфсиллерәк тукталыйк әле. Кушма берәмлек синонимлыгы дип ассызыклыйк.

Сөйләмгә мәгънә һәм форма ягыннан бер-берсенә  охшаш (вариатив, синоним, тәңгәл) берәмлекләр (аваз, иҗек, кушымча, сүз, сүзтезмә, җөмлә, микротекст һ.б.) табып кую мәсьәләсе нәзәри яктан да, гамәли яктан иң әһәмиятлеләрдән. Моның табигый, закончалыклы булуы ике яклап нигезләнә: беренчедән, сөйләм ихтыяҗы – фикерне сөйләм мотивларына бәйле рәвештә (кемнең, кемгә, нинди нияттән, нинди шартларда бәян ителүенә; әйтмә, язма, күрсәтмә сөйләм булуына, нинди жанр булуына карап һ.б.) конкрет фикерне, хисне белдерүгә бәйле рәвештә тел чараларының һәм телдән башка экстра,-паралингвистик чараларның вариантларын сайлап алу ихтыяҗы; Икенче яктан ана телебезнең һәр чарасының вариатив мөмкинлекләренең мул булуы, төрләндерү чыганакларының сайлап алу ихтималы күп булуы. Форма синонимиясе төрлелегенә сөйләмне бәйләү чараларының күп төрле булуы да сәбәпле. Элекке нәхү дәреслекләрендә үк әле сөйләмне бәйләү чараларының мондый төр-чаралары барланган: – кушымчалар белән (монда хәбәрлек, килеш кушымчалары йөри); – ярдәмлек сүзләр белән; – төрсезлек формасы белән (мәсәлән, ияләрдә килеш төре белән әйтелмәү); – сүзләрнең урыннары, тәртипләре белән; – мантыйкый басым белән; – интонация, тынышлар белән. Менә күпме чара, мөмкинлекләр! Сайлый бел, нәкъ урынында куллана гына бел.
   
Ни кызганыч, гамәлдә дә безнең синоним сайлап алу мөмкинлекләре тиешенчә файдаланылмый. Журналистика гамәлиятеннән күренгәнчә, бездә сүз синонимнар белән, берникадәр морфологик синонимнардан, тагын да азрак җөмлә синонимнарын куллану тәҗрибәсе бар. Мәктәп программаларында да бу бик аз дәрәҗәдә салынган, күнегүләр һич тә җитәрлек бирелми. Көнкүреш яшәештә гомумән дә бу мәсьәлә куертылмый, ихтыяҗ да тоелмый. Язма әдәбияттә бу мәсьәлә җөмлә яссылыгында шулай ук сирәк күтәрелә. Бу хезмәттә дә безгә моңарчы тел гыйлемендә, аерым алганда синтаксиста бу яссылыкта чагылып киткән барлы-юклы күзәтүләрне барлап китү белән канәгатьләнергә кала.
 
Җөмләләрне дә төрлечә төзеп була. Фикерне укучыга төгәл, тәэсирле, үзенчәлекле җиткерүдә шуларның иң уңышлысын тәкъдим итү – иҗадый табыш инде ул. Өстәвенә әле текст җиңел укылсын, укучыда әдәби телебезнең көченә ихтирам уятырлык та булсын.
   
“Синтаксик синонимнар дигәннән без ике компонент арасындагы мәгънә мөнәсәбәтен төрле-төрле бәйләүче чаралар ярдәмендә бирә алу мөмкинлеген әйтәбез”, ди С.Ибраһимов. Аның “Татар телендә синтаксик синонимнар” дигән хезмәте бүген дә гамәли әһәмиятен югалтмаган. Бүген без аның җөмлә синонимиясенә багышлаган өлешеннән кайбер закончалыкларны кабатлап искә төшерербез.
   
Берсоставлы җөмләләрнең синонимиясе мәсьәләсенә махсус тукталып , ул болай ди: “Реаль чынбарлыктагы күренешләрне, табигать һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, уй-тойгыларны төрле-төрле төзелеш белән бирелгән җөмләләр аша тыңлаучыга, укучыга җиткереп була. Бер фикерне ике составлы җөмлә белән бирергә уңай булса, икенчесен төшендергәндә, бер составлы җөмләне куллану максатка ярашлырак килеп чыга. Мондый мөмкинлекләре тормышка ашыруда бер һәм ике составлы җөмләләрнең синоним буларак йөрүләре, шулай ук бер составлы җөмләләрнең үз эчләрендә синонимик кулланыш ярдәмгә килә. Монда мөмкинлек өч юнәлештә барлыкка килә: – бер составлы җөмлә белән ике составлы җөмлә синонимлыгы (Сез мине күрергә телим дигәнсез (А.Гыйләҗев) – –Әткәйне минем дә бик күрәсем килә,– дидең син (Э.Касыймов); Билгеле үтәүчеле җөмлә белән ике составлы җөмләнең синонимлыгы (Безгә, төн булуга карамастан, ашыгыч барырга кирәк иде (А.Гыйләҗев) – Һәм без, тамакларыбыз карлыкса да, ... һай-һай дип тавыш күтәрергә. сызгырырга, кыскасы, атка көч биреп барырга тиеш идек (Аныкы  ук); Билгесез үтәүчеле җөмлә белән ике составлы җөмләнең синонимлыгы. Язучылар аеруча синонимлыкка ике составлы ким җөмләләрне сайлый: Аларның күпчелеге авыллардан, районнардан – кыен минутларда киңәшер өчен күп вакытта алар янында бер кеше дә булмый. Аларны төненә әлләничә тапкыр уятып алып китәләр. Кунакка барсалар да, кая барасыларын әйтеп калдыралар, кинода, театрда утырганда да, аларны еш кына: “Доктор, к выходу!” дип дәшеп алалар (Г.Әпсәләмев); Гомуми үтәүчеле җөмләнең ике составлы җөмлә белән синонимлыгы (Бер составлы җөмлә: Эшләп үлмәссең, чирләп үләрсең (Мәкаль). Көн-төн эшлисең, җаның рәхәтләнә, аруның нәрсә икәнен дә белмисең (Г.Ибраһимов). Аңлаганга ишарә ит, аңламаганга бишәр әйт (Мәкаль) – Ике составлы җөмлә: Әй егетләр! Әйт син аның кызларын (Әйтем). Туй үткәч дөмбергә, пожалуй, син дөмбердә (Мәкаль). Кеше арба белән барганда, син чана белән барма (Мәкаль).
   
Бер составлы җөмләләрнең үзара синонимлыгы сөйләмдә аеруча еш кулланыла: Билгеле үтәүчеле җөмләнең баш кисәге инфинитив һәм туры килә сүзләре белән белдерелә, ә бу төргә синоним итеп, баш кисәге хәл фигыль һәм бул сүзе белән белдерелгән гомуми үтәүчеле җөмлә алына: Аннары Гүзәлнең өстен әйбәтләп япкач әйтте: – Кичекмәстән больницага салырга кирәк. Балага салкын тигән. Үзен генә кабул итмәячәкләр. Үзегезгә дә ятарга туры килер... // – Нишлисең бит. Кирәк булгач ятмыйча да булмас... диде Варис (М.Хәсәнев).
   
Төрки телләрдә актив һәм пассив формаларның синонимлыгы турында күзәтүләр очраштыргалый. С.Ибраһимов та моңа диккать итә. Хәбәре төп юнәлештәге фигыль белән белдерелгән гади җөмлә һәм хәбәре төшем юнәлештәге фигыль белән белдерелгән гади җөмлә синтаксик синонимлык хасил итә. Хәбәре төп юнәлештәге фигыль белән белдерелгән җөмләләрдә ия субъектны, тәмамлык объектны; хәбәре төшем юнәлешендәге фигыль белән белдерелгән җөмләләрдә ия объектны, тәмамлык субъектны күрсәтә. Мәсәлән: Мин хат яздым; Хат минем тарафтан язылды; Тәкъдимне һәркем бер тавыштан яклады; Тәкъдим бер тавыштан якланды.
   
Актив төрләрдә ия үтәүче функциясендә кулланыла һәм процессны белдерә торган оештыручы үзәк (җөмләнең нинди дә булса берәр кисәгенә ияреп килгән фигыль яки җөмләнең хәбәре) төп, кайтым, йөкләтү һәм уртаклык юнәлешләрендә алына: Казан шәһәренең бакчаларында һәм Волга буйларында ел саен тәмле алмалар кызарып пешәр. Алма бакчаларында шат көлү авазлары яңгыратып, алма битле балалар үсәр. Шул балаларның бәхетен саклап калган канатлы Фәрит батыр турында халык дәртле җырлар чыгарыр, аның турындагы легендалар, телләрдән-телләргә күчеп, буыннардан-буыннарга барыр (М.Максуд).
   
Пассив төзелмәләрдә исә ия үтәүче булып килми. Процесс шушы иягә төшә, ия төшем юнәлешендәге фигыль белән белдерелгән процессның объекты булып аңлашыла: Менә кечкенә генә открытка. Анда кыр казлары шикелле тезелеп очкан самолетлар рәсеме төшерелгән. Аларның берсе – Фәритнеке – түгәрәк сызык эченә алынган (М.Максуд).
   
Билгесез килештәге исем яки иялек килешендәге алмашлык янында тарафыннан бәйлек сүзе килә: Үзе шахтер булып йөргәндә, аның тарафыннан җимерелгән авыз, борыннарның, сынылган тешләрнең тарихына кереп китә (Д.Юлтый).
   
Галимнең чагыштырулы тезелмәләрнең, синтетик төзелмәләрнең синонимлыгы мәсьәләсенә караган күзәтү, нәтиҗәләре дә гамәли әһәмияткә ия. Аның аналитик һәм синтетик җөмлә төрләренең синонимлыгына ачыклап биргән мисаллар  матбугат чаралары сөйләмен камилләштерү һәм редакцияләү юнәлешендә бүген дә актуальлеген югалтмаган.  
   
Менә каләмдәшләремнең көндәлек иҗатында ярап куярлык кайбер мисал-күнекмәләр: Туры мәгънәле җөмлә синонимлыгы. Бернинди шик юк // Нинди шик булуы мөмкин;  Яшьләргә шаярырга гына булсын // Яшьләр шаяра гына алар (С.Т., 1983, 30 ноябрь);   Күчерелмә мәгънәле синоним җөмләләр:  – Бәлки акчаны ул таба алыр.   – Аңа тагы // Ул булдыра алмый (Сөйләшүдән); –Нәрсә ятасың! // Күпме ятарга була!
   
Кушма берәмлекләрне төрләндереп, мәгънә төгәллегенә ирешү өчен җөмләдә тыныш билгеләренең дөрес куелуы да зарур. Бу тезис та бүген актуаль санала. Моңа игътибарны берничә мисал белән генә “төенләп”китик: Станциягә йөк машинасының әрҗәсендә йөрибез. Анда да бәхет елмаеп утыра алсаң әле (В.Т., 2008, 11 апр.). Җөмләгә тыныш билгесе куймыйча торып, өч-дүрт тапкыр укыгач та аңлап булмады; Бу җөмләләргә дә тыныш билгесен үзегез куегыз:    Бер көн миндә, бер көн синдә // Кунак булып йөрербез (Такмаклар); Мирза Мәхмүтев Ленин, Хезмәт кызыл байрагы ордены ... белән бүләкләнгән. Тыныш билгесен дөрес кую өчен сөйләмдә язу белән әйтү аермасын тоемларга кирәк.
   
Бу хакта телчеләрнең үзләренең күзәтүләре дә аз түгел. Менә кайберләре генә: Укучыларның һәм студентларның иң аксаган ягы – тыныш билгеләрен куя белмәү. Хаталарның зур күпчелеге иярченле кушма җөмләләргә карый. Мондый җөмләләрдә пунктуация кагыйдәләрен беркадәр гомумиләштерергә мөмкин булыр иде: синтетик аергыч, урын, тәмамлык (дип сүзе белән бәйләнешкә кергән төрдән башкалары) җөмләләр баш җөмләдән бернинди тыныш билгесе белән дә аерылмыйлар. Калган синтетик җөмләләр, аерымлану кагыйдәсе җирлегендә, баш җөмләдән өтер белән аерылалар, ягъни иярчен җөмләнең хәбәре баш җөмләдәге ияртүче сүздән ераклашкан очракта алар арасында өтер куела. Әгәр иярчен җөмләнең хәбәре баш җөмләдәге  ияртүче сүз янында килә икән, ике җөмлә арасына бернинди тыныш билгесе куелмый. Мәсәлән: Хуҗалары ашыкмагач, атлары да теләр-теләмәс кенә атлыйлар (Г.Әпсәләмев); Ул кичке мәктәптә укый, кичә дә без йокларга яткач кына кайтты (Р.Төхфәтуллин); Беренче җөмләдә иярчен җөмләдән соң өтер куела, чөнки иярчен җөмләнең хәбәре баш җөмләдәге ияртүче сүздән (атлыйлар) берничә сүз белән аерылып тора. Икенче җөмләдә исә иярчен җөмләдән соң өтер куелмый, чөнки иярчен җөмләнең хәбәре баш җөмләдәге ияртүче сүз белән янәшә килгән (Сафиуллина, Ибраһимов, 1982, 12 б.).
   
Авторлар кагыйдә сыйфатында ярарлык мондый нәтиҗәләр ясый:
   – үз эчендә ялгызак мөнәсәбәтле сүзе булган баш җөмлә, алдан килсә, иярчен җөмләдән ике нокта белән аерыла: ул мондый фикергә килде: буровойларга агитатор итеп югары белемле инженерларны, геологларны беркетергә кирәк (И.Гази). Матбугат битләрендә, укучыларның язма эшләрендә мондый җөмләләрне өтер белән аеру еш күзәтелә. Андый хаталар җөмлә төзелешен исәпкә алмау аркасында килеп чыга.
   
Әгәр ялгызак мөнәсәбәтле сүздән  соң ки сүзе килсә, ике җөмлә арасына өтер генә куела: Бу семья эчендә фәкыйрьлек шул дәрәҗәгә җиткән булырга кирәк ки, мин хәзер дә булса бабайның күрше баерак авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтканын исемдә тотамын (Г.Тукай);
   – үз эчендә ялгызак мөнәсәбәтле сүзе булган баш җөмлә, иярчен җөмләдән соң килеп, мөнәсәбәтле сүз белән башланса, алар арасында өтер куела: Бүлмәдә шактый бөркү иде, шунлыктан ул урам як тәрәзәне ачып җибәрде (Э.Касыймов); Минем күңел бик риза түгел, шулай да утырам (Г.Ибраһимов).
   
Мөнәсәбәтле сүз белән башламаган очракта, ягъни иярчен җөмләдән соң килгән баш җөмлә эчендәге мөнәсәбәтле сүз бу җөмләнең алдында килмәсә, сызык кую дөресрәк булыр: Менә хәзер дә биш-ун минут эчендә күкрәп узган кояшлы яңгырдан соң бәрәңге бакчасы үзенә бертөрле күпереп калган, черегән тирес һәм әчкелтем лапас исе аңкый – элек-электән җир игеп килгән крестьян өчен бик тә өметләндергеч күренешләр иде болар (Ф.Хөсни);
   – парлы мөнәсәбәтле сүзләр белән бәйләнешкә кергән җөмләләр арасында һәрвакыт өтер куела: Кайда куркыныч, аның йөрәге шунда ташланырга ашкына торган булды (Г.Ибраһимов);
   – ияртүче теркәгечләр белән бәйләнешкә кергән җөмләләрдә һәрвакыт өтер куела: Урал буенда булган хәлләрне хәзергә мин сиңа язмыйм, чөнки хат бик озынга китәчәк ( Ш.Камал);
   – көттерү интонациясе аша бәйләнгән иярченле кушма җөмләләрдә ике нокта куела: Мин шарт куям: рөхсәтнең чигеннән чыгылмасын (Г.Ибраһимов);  
   
Күрәсез, кушмалык  катлаулана барган саен сөйләм берәмлегенең әйтү вә язу рәвеше дә үзгәрә. Хәер, бу хакта күзәтүләрне дәвам иттерү кирәктер.
                                                         Илдар Низамов,
                                  филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 26.12.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»