поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.06.2010 Спорт

МОНГОЛДАН – ТАТАРГА

Күбебез малай чакта, су коенганда, инеш-елгаларда туп белән уйный идек, үзенә күрә капкасы да бар иде, әмма ул чакта әлеге уен ватерполга охшагандыр дип башка да кереп карамады. Бу санда укучыларыбызны ватерпол тарихы белән таныштырырга уйладык.

Ватерпол – «су» һәм «туп» сүзләрен кушып ясалган төшенчә. Уенның килеп чыгышы исә борынгы заман-нарга барып тоташа. Әйтик, Япониядә әлеге спорт төрен хәтерләткән уен булган: суда, мичкәләргә утырып, борынгы японнар өрелгән күн шарны куып йөргәннәр. Әлбәттә, күпчелек спорт төрләре кебек үк әлеге уен да Европага Көнчыгыштан, бу очракта Монголиядән килгән. Баштарак суда туп белән уйнау күңел ачу чарасын хәтерләтсә, XIX гасыр ахырларында ул инде аерым спорт төре буларак формалаша башлый. Озынлыгы 20-30 метр, киңлеге 10-15 метр булган күл суында (агымсуда уйнамаганнар), төпкә агач таяклар утыртып, капкалар ясаганнар, һәм уенчылар тупны шул капкаларга кертергә тиеш булганнар.

 

1869 елда Лондонда беренче күрсәтмә уен уздырганнар, әлеге чара Британия байлары арасында зур кызыксыну тудырган. Тагын җиде елдан шотландияле В.Вильсон су тубының бердәм кагыйдәләрен уйлап тапкан. Нәтиҗәдә уенчылар белән бергә суга хөкемдарлар да «төшерелгән». Әмма капка урынына Вильсон яр кырыенда торган салларны тәкъдим итә, уенчылар тупны нәкъ менә шул салларга китереп җиткерергә тиеш була. 1885 елда исә Бөекбританиянең йөзү осталары ассоциациясе дә әлеге спорт төрен таный һәм, кагыйдәләргә үзгәрешләр кертеп, рәсми ярышлар уздыра башлый. Төп үзгәреш – уенчылар аяклары белән җирдә басып тормаска, ягъни йөзәргә тиеш була. Акрынлап махсус бассейннар да барлыкка килә. 1890 елда беренче тапкыр җыелма командалар арасында матч уза: Шотландия командасы инглизләрне 4:0 исәбе белән отуга ирешә. Шул ук елны ватерполны Америкада да уйный башлыйлар. Та-гын алты-җиде елдан әлеге спорт төре Германия, Австрия, Бельгия, Швеция, Франция, Венгриягә дә үтеп керә. Ниһаять, 1900 елда су тубы Парижда узган II Олимпия уеннары програм-масына кертелә, һәм беренче Олимпия чемпионы булып Англия җыелмасы таныла.

 

1926 елда ватерпол буенча тәүге Европа беренчелеге уза, нибары 1973 елда гына беренче тапкыр дөнья чемпионаты оештырыла. Шунысы кызык: бүгенге көнгә кадәр Олимпия чемпионнары булып әлеге спорт төрендә бары тик Европа командалары гына танылган. Сугыштан соң исә халыкара ярышларда СССР спортчылары да катнаша башлый. Бүгенге көндә дөнья аренасында иң көчле командалар булып Венгрия, Италия, Югославия, Россия, Испания, Хорватия, Мисыр, Төркия, Мальта командалары санала.

 

РОССИЯДӘ

 

Россиядә исә су тубы белән ХХ гасыр башыннан шөгыльләнәләр. 1912 елдан башлап Мәскәүнең Сандунов мунчалары бассейнында Мәскәү коман-далары арасында ярышлар үтә баш-лый. Акрынлап Баку, Чернигов, Киев, Батуми, Одесса, Самара, Харьковта да командалар оеша. 1928 елда хатын-кызлар арасында да тәүге уеннар үткәрелә. 1972 елда Мюнхенда СССР җыелмасы беренче тапкыр Олимпия чемпионы булып таныла, шул ук уңышны безнекеләр 1980 елда Мәскәү-дә кабатлый. Шуннан соң иң зур уңыш 2002 елда Европа чемпионатын һәм Дөнья Кубогын оту була. Кызганыч, Сиднейда – көмеш, ә Афинада бронза медальләр яулагач, Россия җыелмасы беренче өчлеккә дәгъва итүче командалар арасыннан төшеп кала.

 

КАЗАНДА

 

Казанда исә узган гасырның 50 нче елларында ватерпол уйный башлыйлар. Казанышларыбыз әллә ни искитәрлек булмаса да, 1973 елда «Оргсинтез» бассейны төзелеп беткәч, бездә профессиональ команда барлыкка ки-лә. Шул рәвешле белгечләр «Синтез»ның туган көне дип 1974 елның ноябрен атыйлар: нәкъ шул көнне «Оргсинтез» бассейны призларына беренче турнир уздырыла, һәм анда яңа гына оешкан «Синтез» командасы беренче җиңүен яулый. Бер елдан безнекеләр инде Россия чемпионатының беренче лигасында чыгыш ясыйлар. 1989 елдан Казан командасы халыкара аренага да чыга. СССР таркалып, Югары лигадан союздаш республикаларның командалары китеп беткәч, «Синтез»га да топ-командалар арасына керергә насыйп була. 1993 елда ил чемпионатының Югары лигасында уйный башлаган казанлылар инде ике елдан Европа Кубогы ярышларында катнаша. Командабызның уңышлары 2004 елда Казанга Россиянең атказанган тренеры Владимир Захаров килгәч арта. Иң элек аның җитәкчелегендә «Синтез» чемпионатта бронза медальләр яулый. Алдагы елны Россия Кубогын ота, «Лен Трофи» Кубогы өчен финалда уйный һәм Россия чемпионатында икенче урында кала. Алга таба да якташларыбыз трофейлар санын арттырып кына тора: «Лен Трофи» Кубогы, Россия чемпионатының алтын медальләре, Россия Кубогы...

 

Шунысы игътибарга лаек: башкалабызда уйнаучы башка командалардан аермалы буларак, «Синтез»да һәрчак алдынгы рольләрдә татар егетләре: Рөстәм Юмаев, Илдар Нурмөхәммәтов, Айрат Вәгыйзов, Николай Шәрәфиев, дөньякүләм танылган Ирек Зиннуров, Марат Закиров, Артур Фәттахетдинов. «Утта да янмый, суда да батмый» әйтеме татарларга бик тә туры килә икән. Берничә ел элек Казан командасы үзенең фарм-клубын да булдырды. «Химик»та да хәзер бик күп татар егетләре уйный. Димәк, Казан ватерполының киләчәге бар, хәтта якты дип әйтергә була.


Радик САБИРОВ
Безнең спорт
№ 11 |
Безнең спорт печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»