|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2019 Хәвеф-хәтәр
Томау төшкән үсмер табиб кабинетында үлгәнАнапада табиблар эшен тикшерәләр. 13 яшьлек үсмер "лор" кабинетында кабул итү вакытында үлгән. Малай табибка, бер караганда, гадәти томау белән мөрәҗәгать иткән, әмма билгеләнгән процедура вакытында аның йөрәге тибүдән туктый. Урындагы Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү үткәргән һәм бер хилафлыклар да тапмаган. Табибны эшеннән читләштермәгәннәр, ә малайның әти-әнисе фикеренчә, аларның баласының үлеме нәкъ шушы табиб намусында.
Мәрхүм Антонның әтисе: “Ул йөзү, физкультура белән шөгыльләнә иде, кадет мәктәбенең иң яхшы укучылары исәбендә булды. Табибка сәламәт баланы китердек, моргтан алып кайтырга туры килде”, - ди.
Сәламәт дип, ул көнне үсмерне томау белән өлкәдәге билгеле табибка алып киләләр.
Баланың әнисе: “Мин табибка роддомнан бирле йөрткән амбулатор картаны бирдем. Табиб картаны карап та тормады, улымның борынын карый башлады”, - ди.
Рентген, гайморит диагнозы, билгеләнгән дәвалау – гаймор куышлыкларын тишеп, юдырып чыгару. 30 ел тәҗрибәсе булган табиб шунда ук эшкә тотына.
“Мин читкәрәк киттем, карыйм, табиб улыма инде нашатырь спирты иснәтә, яңакларына суккалый, “Ач күзләреңне!” дип кычкыра башлады. Йөрәгенә массаж ясарга тотынды, телен күтәрде. Авыздан авызга ясалма сулыш белән дә булашты, Улымның теле һәм иреннәре күм-күк иде...”. дип исә ала ана.
Ана кеше улын югалтуын аңлый булса кирәк. Реаниматологлар килеп җиткәнче табиб ясалма сулыш белән ярдәм итүне сорый. Әмма реаниматологлар да үсмер гомерен саклап кала алмый.
Ике атна үтүгә малайның үлеме сәбәбен раслаучы бер рәсми документ та юк. Беренчел мәгълүматлар буенча, судмедэксперт бу хәлне шок белән бәйләгән. Нинди шок икәнен ачыкларга тиешләр. Гадәттә бу процедураны урындагы анестезия белән ясыйлар.
Үсмер нәрсәдән үлгән соң? – Ярамаган медикаментлар, табиблар ваемсызылыгы әллә хроник авыруданмы? Моны тикшерүчеләр ачыкларга тиеш.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: ntv.ru
Фото: Стоп-кадр.
--- |
Иң күп укылган
|