|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2019 Мәдәният
"Голливуд бар, Болливуд бар... "Татарвуд" та булырга тиеш"Казанда "Татаркино"ның 95 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды. "Мир" кинотеатрында 17нче декабрьдә Зур кино бәйрәмен билгеләп үттеләр. Биредә «Тынлы джаз-банда «Джаз брасс» чыгышлары яңгырады, килгән кунаклар Татарстан кинематографы тарихын чагылдырган күргәзмәне тамаша кылды. Мәдәнит министрының беренче урынбасары Юлия Әдгамова мәдәният министры исеменнән чыгыш ясаганда: "95 ел элек үк татар киносының әһәмияте зур булган. Бүгенге көндә татар фильмнарын авыл-район мәдәният йортлары залларында да карап була. "Татаркино" - кинематографны үстерүдә мәдәният министрлыгына бик зур ярдәм күрсәтә", - диде. «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова исә «Мир» кинотеатры милли кинематография үзәге булырга тиеш дип саный. Биредә татар киносы тарихы музее да булуы ихтимал.
Килгән кунаклар барысы да "Татаркино"га эчкерсез теләкләрен җиткерде. Биредә яңгыраган кызыклы фикерләр күп булды. Камал театры артисты Әзһәр Шакиров үзенең түземсезлек белән татар кино студиясе булдырылуын көтүен әйтте. "Дөньяда беркем дә киносыз яшәми. Башкорстанда да бар кино студиясе, Якутиядә дә. Татарстанда да булырга тиеш. Кино милләтнең үз йөзен саклый. "Татаркино" үзенең 100 еллык юбилеен кино студиясе белән каршыласын иде", - дип теләде ул. Әзһәр Шакировның фикерен Әтнә дәүләт драма театры режисеры Рамил Фазлыев та:
- Голливуд бар, Болливуд бар, "татар вуд" та булырга тиеш, - дип күтәреп алды.
--- |
Иң күп укылган
|