|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2019 Җәмгыять
Теракт әзерләнүен белгәндә кая шалтыратырга? (ВИДЕО)Куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләр һәрберебезне көтмәгән вакытта, уйламаган җирдә сагалап торырга мөмкин. Моңа дәлил буларак, шушы көннәрдә танылган татар артистының концертында булган хәлләрне атап үтәргә мөмкин. Залда шартлаткыч куелу турында килгән аноним хәбәр аркасында меңгә якын кешенең гомере куркыныч астына куелу сәбәпле ашыгыч эвакуация үткәрелде. Бәхеткә, хәбәр расланмады. Ләкин күпләрнең бу кичне ашыга-кабалана залдан чыгып барганда, бөтен гомерләре күз алдыннан йөгереп үткәндер, мөгаен.
Бина янына оператив рәвештә килеп җиткән барлык хезмәтләр паниканы булдырмау чараларын күреп, халыкны тынычландырган. Тикшерү эше бүген дә дәвам итә һәм вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана. Әлбәттә, андый чакта хафага бирелмәү бик авыр, нишләргә дә белми югалып калырга мөмкинсең.
Шул сәбәпле, "Матбугат.ру" укучыларына теракт әзерләнүен белгәндә һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә нишләргә, кая шалтыратырга икәнлеген искәртеп үтәргә булдык.
Беренчедән, тиешле ярдәм хезмәтләре телефон номерларын яттан белсәгез, зыян итмәс.
Икенчедән, телефоннан мөмкин кадәр тыныч сөйләшергә, исем-фамилиягезне һәм кайда булуыгызны хәбәр итәргә кирәк.
Урамда шикле әйбер күргән очракта үзеңне ничек тотарга?
02 телефон номерына шалтыратыгыз яки полициягә мөрәҗәгать итегез. Үзегезнең кем һәм кайда булуыгыз, нәрсә табуыгыз турында әйтегез.
Шикле әйбергә тотынмагыз. Үз белдегегез белән бернәрсә дә эшләмәгез. Үз-үзегезне тоту кагыйдәсе бик гади:
1) күрдегез
2) хәбәр иттегез
3) куркынычсыз урынга барып бастыгыз.
Сезгә, һичшиксез, ярдәм киләчәк!
--- |
Иң күп укылган
|