поиск новостей
  • 06.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 07.03 "Син бит минем бергенәм" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 07.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 08.03 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 08.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 09.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 10.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 06 Март
  • Мәрьям Йосыпова - актриса
  • Айдар Хәлиуллин - журналист
  • Мансур Мозаффаров (1902-1966) - композитор
  • Гүзәл Гарәпшина - актриса
  • Нурбәк Батулла - биюче
  • Илдар Рәхмәтуллин - автоузышчы
  • Илмира Нәгыймова - җырчы
  • Фазыл Искәндәр (1929-2016) - язучы
  • Рәис Ханнанов - композитор
  • Мурат Гайсин - җырчы
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
17.12.2019 Мәдәният

Рифат Фәттахов «Яңа татар җыры» бәйгесе презентациясенә бөтен татар бомондын җыйды (ФОТОрепортаж)

Кичә 16 декабрь көнне Казан Ратушасында «Яңа татар җыры» конкурсын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Әлеге проект Рәшит Ваһапов фестивале тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплавы һәм ярдәме белән үткәрелә. Проектның премиаль фонды – 1,3 млн сум. Конкурсның максаты – милли җыр сәнгатебезне яңа, сыйфатлы репертуар белән баету.

Бәйгедән бигрәк аны тәкъдир итү кичәсе үзенчәлекле узды. Татарда мондый чараның булганы юк иде, дисәк, бер дә арттыру булмас. Продюсер Рифат Фәттахов үзенең иҗатташларын, дусларын, партнерларын, гомумән, җыр өлкәсендә хезмәт куйган күп төрле һөнәр ияләрен һәм иҗат әһелләрен чакырган. Чакыруда хәтта дресс-код та ассызыкланган иде: “Кичке костюмнардан килү хуплана”. Шулай ук кунаклар хәләл җефетләре белән чакырулы иде. Күпчелек кунак “регламентны” саклаган: матур итеп парлап килгәннәр. “Бу аның хатыны мәллә?” “Бу тегенең ире, штули?” кебек пышылдаулар да ишетелгәләде әлеге “светский раутта”. Рифат Фәттахов “Матбугат.ру” хәбәрчесенә сер итеп кенә әйтте, бер кунак хатыны белән түгел ә иптәш кызы белән килмәкче булган. “Хәләл җефет булмый бит инде ул болай булгач”, - дигән Рифат Әхмәт улы. Бу әлбәттә, шаяру. Әмма иҗат кешеләре җыелган җирдә мәзәк сүз күп була. Чараның рәсми өлеше башланганчы фойеда күп кенә җырчылар, журналистлар, язучылар, шагыйрләр, композиторлар бер-берсе белән сөйләшеп туймады. “Нәрсә була соң монда бүген?” “Ничек уза бу чара?” “Аннары нәрсә булачак?” кебек сораулар әле ары, әле бире яңгырады. Килгән кунаклар Яңа ел тәтәе өмет иткән сабый бала сыман ниндер сюрприз көтә иде. 
 
Залга чакырдылар. Монда кергәч тә, кунаклар дуслары, танышлары, сагынышкан иҗатташлары янына утырырга тырышты. Урыннар билет-фәләнсез иде. Затлы җырлар белән үрелеп барган концертта Рифат Фәттахов яңа проектын тәкъдир итте. “Яңа татар җыры” бәйгесе ул иң элек авторлар бәйгесе булып чыкты. Ул ике номинациядә үткәрелә – “Иң яхшы татар җыры” һәм “Иң яхшы балалар җыры”. Беренче номинациядә җиңгән кешегә 200 мең сум, ә икенчесендә җиңгән кешегә 150 мең сум күләмендә бүләк тапшырылачак. Гаризалар 2020 елның 15 июленә кадәр кабул ителә. Гала-концерт исә 15 ноябрьләргә планлаштырылган. Яхшы җырчылар бар татарда. Әмма яхшы җырларга кытлык зур. Бу фикер белән бик күпләр килеште. Бәйгенең жюри рәисе Разил Вәлиев әйтмешли, чит җирләргә татар җыры белән чыксак, гел элекке заман җырларын башкарабыз, ә бүгенге заман җырлары арасында мактанырлыклары бик юк. “Яңа татар җыры” бәйгесе нәкъ шушы максаттан чыгып үткәрелә дә – татар эстрадасын сыйфатлы, затлы җырлар белән баету максатыннан. 
 
Кичәдә Татарстанның җыр сәнгате өчен җаваплы түрәләр, җитәкчеләр яңа бәйгегә хәер-фатихаларын бирде. Бәйрәмдә Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова, республика хөкүмәтенең вице-премьеры  Ләйлә Фазлыева, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, парламентыбыз депутаты Рамил Төхвәтуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бар иде. 
 
Шулай ук әлеге мәртәбәле чарада үзләренең иҗатлары, хезмәтләре белән татар милләтенең, татар мәдәниятенең төрле өлкәләренә үзләренең зур өлешләрен керткән мәшһүр шәхесләр бар иде. Шулар арасында Равил Фәйзуллин, Тәлгать Галиуллин, Равил Шәрәфиев, Алмаз Хәмзин, Ренат Таҗетдинов, Азат Хөсәенов, Зөфәр Хәйретдинов, Фердинанд Сәлахов, Роберт Миңнуллин, Резеда Ахиярова, Индус Таһиров, Энгель Таһиров, Зифа Нагаева, Раяз Фасыйхов, Эльмир Низамов һ.б. һ.б.
 
Кичәдә күренекле татар җырчылары Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Илһам Вәлиев, Ваһапов фестивале лауреатлары Руслан Сәйфетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Артур Шөгәепов, Зәлилә һәм “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры чыгыш ясады. Бәйрәм фуршет белән тәмамланды. Кунаклар чәй табыны артында сөйләшүләрен дәвам итте. 
Бәйрәмнән фоторепортаж:

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

32

33

34

35

36

37

38

39

40

41

42

43

44

 

 

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы