поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.12.2019 Криминал

"Бу сүзләр дөрес түгел": Рамил Шәмсетдиновның адвокаты белән ӘҢГӘМӘ

Рамил Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев аның теләктәшлек күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерүе һәм ул хезмәт иткән хәрби бүлектәге тәртипсезлекләр турында сөйләде. Сигез хәрби хезмәттәшен атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев 16 декабрь Чита шәһәрендәге тикшерү изоляторында Рамил белән очрашты.

Азатлык адвокаттан әлеге очрашу турында сорашты.
 
— Рамилнең хәле ничек, нинди шартларда тотыла?
 
— Ул хәзер үзен яхшырак хис итә. Тикшерү изоляторы камерасында дүрт кеше утыралар. Аны беркем дә рәнҗетми. Бернинди зарлану булмады. Рамил бу хәлнең шул кадәр зур шау-шу кубаруын теләмәгән. Нинди фаҗига булуын аңлый башлагач башта ул моны әтисе белер дип тә курыккан булган. Әтисенә бит беренче булып хәрбиләр дә, тикшерүчеләр дә түгел, ә журналистлар хәбәр иткән. Ул теләктәшлек күрсәтүчеләрнең барысына да, беренче чиратта әтисенә рәхмәт белдерде. Чөнки Рамилне ялгызы тәрбияләп үстергән әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов аның өчен бик зур абруйга ия. Шуңа күрә аңа әтисе алдында бик авыр булган. Әтисе әлегә улы белән бер тапкыр гына күреште. Рамил шулай ук бу хәлдә әтисенә ярдәм итүчеләргә бик зур рәхмәтле. Бу фаҗига өчен Рамил хәзер бик нык үкенә. Анда бит аның белән бергә гаскәргә чакырылганнар да һәлак булган. Ә тикшерүгә килгән икенче офицерны ул хәтта белмәгән дә. Ул офицер очраклы рәвештә кирәксез вакытта кирәксез урынга эләккән дияргә мөмкин. Икенче офицер, капитан Данил Пьянковка карата Рамилнең нәфрәте көчле булган, шуңа да карамастан, ул хәзер бу хәл өчен бик нык үкенә.
 
— Кайбер медиа Рамил үлемгә әзерләнгән булган дип язып чыкты. Бу чыннан да шулай булганмы?
 
— Юк, бу дөрес түгел. Ул тоткарлау вакытында үзен үтерүләре мөмкинлеге турында уйлаган, әмма үлемгә әзерләнмәгән. Нинди коточкыч хәл булганлыгын ул атыштан соң ук аңлый башлаган. Хәзер ул акрынлап тынычлана һәм нинди фаҗига булганлыгын ныграк аңлый. Әмма әле ниндидер киеренкелек һаман дәвам итә. Аның ниләр кичергәнен күз алдына китерегез. Ул хәлләр аны кеше үтерүгә этәргән, Рамил тыелып кала алмаган. Андый хәлләрдән соң тынычлану өчен шактый вакыт кирәк.
 
— Рамил үзенә карата ниләр кылганнарын сөйләдеме?
 
— Башта көчләү турында сүзләр таралган иде, көчләү булмаган. Анда гаскәр кагыйдәләренә туры килмәгән мөнәсәбәтләр булган, әмма мин хәзер бу турыда тәфсилләбрәк сөйли алмыйм. Рамил хезмәт иткән бүлектә ниләр булганын ишеткәннән соң мин аларны бер сүз белән генә атый алам — бардак. Нормаль хәрби эшчәнлек барган, солдатлар белән эшләгән урында андый нәрсәләр бөтенләй булмаска тиеш. Заманында мин дә Рамил Шәмсетдинов хезмәт иткән хәрби бүлеккә охшаш бүлектә хезмәт иттем. Нормаль бүлекләрдә кораллар солдатларның кулына бернинди контрольсез эләгергә тиеш түгел. Анда бернинди контроль булмаган. Эш тиешенчә оештырылган булса, бернинди фаҗига булмас иде. Рамил — нормаль егет. Әгәр ул яхшы бүлеккә эләккән булса, аннан яхшы солдат чыгар иде. Аның бар бәласе — начар бүлеккә эләгү. Ул миңа автоматның һәм сугыш-кирәк яракларының үз кулына ничек эләгүе турында сөйләде. Бу турыда офицерлар да белгән, әмма беркем дә игътибар итмәгән. Өстәвенә гаскәр тәртибенә туры килмәгән мөнәсәбәтләр булган. Бу, әлбәттә, җитәкчелекнең гаебе.

— Күптән түгел ул хезмәт иткән бүлекнең таратылачагы турында хәбәр булды.
 
— Таратырлар, аның урынына яңа хәрби бүлек оештырырлар, әмма тәртип булачагына нинди гарантия бар соң? Ул сөйләгәннәрне мин 32 ел элек хәрби хезмәттә үз күзләрем белән күрдем, миңа кадәр хезмәт иткән өлкәнрәкләрдән дә ишеткәнем булды. Әмма хәрби хезмәт мөддәте бер елга калдырылгач вазгыять үзгәргәндер дип уйлаган идем, берни үзгәрмәгән икән.
 
— Рамилне психолог-психиатрик тикшерүгә кайчан җибәрәчәкләр?
 
— Аны теләсә кайсы көнне, иртәгә дә, яки бөрсе көнгә дә җибәрергә мөмкиннәр. Кая җибәрәчәкләрен әлегә әйтә алмыйм, чөнки бу тикшерү барышына зыян китерергә мөмкин. Безнең төп максат — кемнедер аклау яки кемнедер каралау түгел, ә дөреслекне ачыклау, мондый фаҗигаләр бүтән булмасын өчен, мөмкин булганның барын да эшләү. Бу фаҗигагә китергән сәбәпләр гаскәрдә бүтән булмаска тиеш. Мин һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын да уртаклашам, бу алар өчен дә бик зур трагедия.
 
— Рамилгә хәзер нинди җәза янавы турында әйтәләр?
 
— Экспертизалар нәтиҗәләре билгеле булмый торып берни әйтеп булмый. Психолог-психиатрик экспертизадан кала тагын берничә төрле экспертиза булачак. Аннан соң ниндидер беренчел фаразлар була ала. Әгәр ул моны аффект хәлендә кылган дип танысалар, аңа җинаять кодексының 107нче маддәсесенең икенче бүлеге (аффект хәлендә ике яки аннан күбрәк кешене үтерү - ред.) нигезендә гаепләү белдереләчәк. Ул очракта иректән мәхрүм итү җәзасы биш елдан артмаска тиеш. 105нче маддәнең икенче бүлеге (ике яки аннан күбрәк кешене үтерү) нигезендә гаепләүне калдырсалар, гомерлек төрмә җәзасына да хөкем итәргә мөмкиннәр. Әмма без аны гомерлек төрмә җәзасыннан коткару өчен көрәшәчәкбез.
 
— Хәзер Рамилне яклауда ничә адвокат катнаша?
 
— Әлегә аның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов белән рәсми рәвештә ике генә адвокат килешү төзеде — мин һәм Руслан Нәгыев. Әмма безнең белән бергә эшләүче башка адвокатлар да бар, кирәк булган очракта алар безнең урынга эшли ала. Төрле төбәкләрдә булсак та, без даими рәвештә мәгълүмат алмашабыз, киңәшләшәбез, яклау тактикасын әзерлибез.
 
Рамил Шәмсетдинов
2019 елның 25 октябрь кичендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә каравыл алышынганда хәрби хезмәттәге Рамил Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүе хәбәр ителде. Ике кеше яраланган диелде. Рамил сак астына алынды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлык белән әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте.
 
Baza басмасы Шәмсетдинов сорау алганда хезмәттәшләренең аны көчләргә җыенуы турында сөйләгән дип язды. Саклану министрлыгында әлеге сүзләрне кире кактылар.
 
Интернетта Рамил Шәмсетдиновны яклап петиция барлыкка килде. Моннан тыш Русиянең солдат аналары иҗтимагый оешмасы да Русия президенты Владимир Путинга Байкал арты хәрби бүлегендә булган фаҗига офицерлар, генераллар намусында дип армияне тулысынча реформалауны таләп итүче ачык хат язды, петицияне интернетта урнаштырды.
 
Рамил Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нәгыев алынды. Мөселманнарны яклау белән шөгыльләнгән башка адвокатлар да ярдәм итә.

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.12.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»