поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.12.2019 Язмыш

Тумыштан инвалид Чаллы кызы: "Сиңа кул-аяклар килешми дип язалар. Мин бу сүзләргә үпкәләмим"

Соңгы арада социаль челтәрдә физик яктан мөмкинлеге чикле мөлаем гына бер кызчыкның җырлаган видеолары еш күренә башлады. Баксаң, бу җырчы кыз үзебезнең Чаллы шәһәреннән Вероника Лазарева икән.

Аңа – 22 яшь. Бүген әнисе һәм энесе белән яши. Кызганыч, ике ел элек әтиләре гүр иясе булган. Кыз тумыштан инвалид. Аның аяк-кулының түбән очлыклары юк. 
 
Язмышына кыз һич кенә дә үпкәләми. «Элек протез белән дә йөргәнем булды. Шул фотоларны күреп, социаль челтәрдә бер белмәгән кешеләр дә, сиңа кул-аяклар килешми икән бит, дип язалар иде. Сәер яңгыраса да, мин бу сүзләргә үпкәләмим. Димәк, мине ничек бар – шулай кабул итәләр. Димәк, алар минем кимчелегемне сизмиләр дә», – ди Вероника. 
 
Кул-аяклары башкаларныкы кебек булмаса да, кыз тормышка яраклашкан. Барысын да мөстәкыйль эшли. Алай гына да түгел, синтезаторда да уйнарга өйрәнгән әле ул. Бик моңлы итеп җырлый. Былтыр үзе көйләр, шигырьләр иҗат итә башлаган. Вокал буенча ике укытучы белән шөгыльләнә. Бик күп концертларда, бәйгеләрдә, хәйрия акцияләрендә катнаша.
 
– Игелек ул – һәр кешенең күңелендә, йөрәгендә. Яхшылык эшлә дә суга сал, диләр. Игелекле эшләрең өчен алмаш көтмәгәндә генә күңел канәгатьлек ала, – ди Вероника. 
 
Ел саен диярлек кыз физик мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар арасында уздырыла торган «Татарстан энҗесе» бәйгесендә катнаша. 2016 елда җиңүче исеменә дә лаек булган. 
 
 «Хыялларым, шөкер, һәрчак тормышка ашып килә», – ди кыз. Былтыр 4000 метр биеклектән парашюттан сикергән. «Хәзер инде бернәрсә дә куркытмый», – ди үзе, елмаеп. Җанына рәхәтлек алыр өчен рәсем ясый. Бер ел бу өлкәдә укытучы белән шөгыльләнгән. 
 
– Бәхетле булыр өчен юк кына нәрсәләргә дә сөенә белергә кирәк. Бары яраткан, күңел биреп эшләгән эш кенә уңышка илтә. Күбрәк елмаерга тырышыгыз. Яратыгыз, яратылып яшәгез. Йөрәгегез кушканча яшәгез. Үз-үзегез булып кала белегез, – дип киңәшләрен бирде Вероника газета укучыларыбызга. 

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 15.12.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»