|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2019 Яңа китаплар
"Смена" кышкы китап фестиваленә балаларыгыз белән килегез!Яңа ел алдыннан китап сөючеләрне Казан ике көн рәттән куандыра: биредә бүген һәм иртәгә "Смена" кышкы китап фестивале уза. Фестивальдә бихисап күп китаплар тәкъдим ителә. Моннан кала, биредә төрле чараларда катнашу мөмкинлеге дә бар. Болар:
- Лекцияләр
- Мастер-класслар
- Дискуссияләр
- Авторлар белән очрашулар
- Презентацияләр
- Балаларны уйнату
Шуңа күрә, рәхәтләнеп балаларыгызны ияртеп килә аласыз. Татарстан китап нәшрияты бирегә үзенең иң затлы, укучылар көтеп алырдай һәм өр-яңа басылып чыккан китапларын алып килде.
"Смена" кышкы китап фестиваленең эшләү вакыты:
14 декабрь, 12:00 — 20:00
15 декабрь, 12:00 — 20:00
Урыны: Казан, Борһан Шаһиди урамы, 7.
--- |
Иң күп укылган
|