поиск новостей
  • 09.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 10.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Март
  • Ренат Вәлиев - баянчы
  • Рим Хәсәнов - композитор
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
06.12.2019 Спорт

Бәйрәм булып истә калачак

Самараның “Металлург” спорт комплексында грек-рим көрәше буенча Россиянең атказанган спорт мастеры, РСФСРның һәм СССРның атказанган тренеры, Похвистнево районының Мактаулы гражданины Наил Мөхәммәтгәрәй улы Гәрәев истәлегенә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча XX төбәкара турнир узды.

Егерме елга якын бу чара Наил әфәнде туган Похвистнево районында үткәрелеп килгән иде. Быел Наил Мөхәммәтгәрәй улының гаиләсе, өлкә спорт министрлыгы һәм өлкә спорт көрәше Федерациясе, юбилейлы бәйгене зурлап, Самарада уздырдылар. Турнирда Тольятти, Сызрань, Октябрьск шәһәрләреннән, Оренбург өлкәсеннән, Башкортостаннан килгән көрәшчеләр, Похвистнево районы спортчылары – барлыгы 120 кеше катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында Наил әфәнденең кызлары Эльмира Сатдинова һәм Нәфисә Ибраһимова, кияве Наил Сатдинов, оныгы Айгөл һәм аның тормыш иптәше Пьер Марко Росси Мэрли, Наил Мөхәммәтгәрәй улының бертуган энеләре Хәйдәр, Ядкарь һәм Марат Гәрәевлар, Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, ярышларның төп хөкемдары - спорт мастерына кандидат Владимир Девяткин бар иде.
 
Көрәш мәйданчыгында яшь спортчыларны, бәйгене оештыручыларны, җанатарларны өлкә спорт көрәше Федерациясе вице-президенты Александр Сидоров сәламләде.
 
- Наил Мөхәммәтгәрәй улы истәлегенә оештырылып килүче турнирлар Похвистнево районында да бу спорт төрен популярлаштыруга һәм үстерүгә этәргеч булды. 20 ел дәверендә районда спорт мастеры исеменә 10 кандидат әзерләнде, тәрбияләнүчеләр күп тапкыр өлкә һәм Бөтенроссия ярышлары призерлары һәм чемпионнары исемнәренә лаек булдылар. Бүгенге чара көрәшчеләргә тагын да камилләшергә ярдәм итәр һәм яңа казанышларга рухландырыр, дип ышанабыз, - дип Александр Денисович спортчыларга уңышлар теләде. Ул турнирны оештыруга һәм уздыруга өлеш керткән иганәчеләр - “Самара подшипнигы” оешмасының генераль директоры Александр Рехсонга, “Роском” сәүдә йорты директоры Александр Дубинкинга, “Экология Сервис” оешмасы директоры Рамил Мостафинга һәм “Татнефть” сәүдә йортының тәэмин итү буенча директор урынбасары Наил Сатдиновка, чараның мөхтәрәм кунаклары Мөсифулла Сәяровка, Халит Йосыповка, Равил Гыйззәтуллинга, Радик Сафиуллинга, Дмитрий Савинга һәм Похвистнево районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең өлкән тренеры Хәйдәр Гәрәевка Рәхмәт хатлары тапшырды.
 
Башта унөч авырлык категориясендә ярыш лидерлары билгеләнде. Финал өлеше ярышлары аеруча кызу узды. Тренерлар да үз-ләре тәрбияләгән спортчыларга аталарча киңәш биреп, һәр хәрәкәтләрен күзәтеп тордылар. Җанатарлар да сынатмады, көрәшчеләргә көч биреп, түземсезлек белән ярыш нәтиҗәләрен көттеләр. Ниһаять, турнир ахырына якынлашты. Хөкемдарлар җиңүчеләрнең исемнәрен атадылар. Денис Соколов (Самара, “ЦСКА” спорт клубы), Андрей Гальцев (Оренбург өлкәсе), Сергей Куличков, Илья Осипов (Сызран), Евгений Дементьев, Дмитрий Ручкин (Самара, 3 санлы Олимпия резервы спорт мәктәбе), Әхмәт Газиханов, Никита Ремизов (Тольятти, 5 санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе), Муса Исмәгыйлев (Самара, 6 санлы Олимпия резервы спорт мәктәбе), Тимур Табиев һәм Артем Понимасов (Похвистнево районы) үз категорияләрендә (бәйге 26 килограммнан 75 килограммга кадәр авырлыкта барды) беренче урыннарга лаеклы булдылар. Алар һәм икенче-өченче урыннарны алучы спортчылар Наил Гәрәев гаиләсе һәм өлкә спорт көрәше Федерациясе тарафыннан медальләр, кубоклар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. Чарада катнашкан башка көрәшчеләр дә бүләксез калмады.
 
- Юбилейлы ХХ турнирны нәкъ Самарада уздырырга теләгән идек. Бу турыда өлкә спорт көрәше Федерациясе вице-президенты Александр Сидоровка белдергәч, ул да бу фикерне хуплады һәм кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Ул бәйге барганда да бик актив булып, аны җанландырды, спортчыларга көч-куәт өстәде. Әтиебез хөрмәтенә бу чараны шулай зурлап уздырырга ярдәм иткәне өчен Александр Денисовичка гаиләбез исеменнән зур рәхмәт белдерәбез! Әтиебез башлап җибәргән эш дәвамлы булуына без, кызлары-кияүләре, туганнары, бик шатбыз. Ул Гали авылында яшьләр һәм яшүсмерләр өчен көрәш секциясе оештырып җибәргән иде. Башта бәйгеләр авыл Мәдәният йортында үткәрелгән булса, көрәшчеләр саны күбәеп киткәч, ярышларны Подбельскига күчерергә туры килде. Егерме ел элек шул секцияләргә йөргән малайлар үсеп җитеп, бүген үзләре балаларны грек-рим көрәше нечкәлекләренә өйрәтәләр. Мәсәлән, Равил Карабанов, Рифкать Әһлиуллин нәкъ шундыйлардан. Аларның уңышларын күреп бүген чын күңелебездән куанабыз.
 
Әтиебез һәр бәйге алдыннан яшь көрәшчеләргә: “Бу турнир олимпия медальләренә беренче адымыгыз булсын” - дип тели иде. Без дә шул теләктә калабыз, аларга һәм Самара өлкәсендә әлеге спорт төрен үстерү белән актив шөгыльләнүчеләргә бүген рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, - дип сөйләде Наил әфәнденең кызы Эльмира.
 
Бүген Гали авылында көрәш секциясен Хәйдәр Гәрәев җитәкли. Ул өлкәбездә, хәтта Татарстан районнарында узган Сабан туйларына, ярышларга татар көрәше буенча хөкемдар буларак чакырыла.
 
- Похвистнево районы көрәшчеләре Сабан туйларында да, өлкә, район ярышларында да, “Надежды России” Бөтенроссия турнирында да катнашып, лаеклы урыннар алып торалар. Бүгенге ярышларда да егетләр сынатмады. 75 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренчелекне яулаган Артем Понимасов – безнең көрәшче. Рәфис Газизуллин - 26 килограммга кадәр, ә Әнәс Латыйпов 38 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урыннарны, 32 килограммга кадәр авырлыкта Талип Хаматов икенче урынны яуладылар, - дип горурланып сөйләде Хәйдәр әфәнде.
 
20 ел уздырылып килгән көрәш бәйгесендә катнашучылар бер-берсе белән яхшы таныш. Әнә, җиңелүчеләр дә бернинди үпкәсез, чын күңелдән көндәшләрен җиңү белән котлашалар, тәҗрибә уртаклашалар, бүләкләре белән мактанышалар. Димәк, бу көн аларның күңелендә җиңелү ачысы булып түгел, ә бәйрәм булып истә калачак.
 
 

Хәмзә МОРТАЗИН
Бердәмлек
№ --- | 06.12.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы