|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.12.2019 Фаҗига
Татарстанда кеше үлеменә китергән янгын сәбәпләре ачыклана (ФОТО)Төнлә Татарстанда ике йорт тулысынча янып беткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 0.20 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең бердәм номерына Юлсубино авылында шәхси йорт януы турында хәбәр килгән. Көчле җил булу сәбәпле, янгын күрше корылмаларга күчү куркынычы булган.
Берничә минуттан һәлакәт урынына янгын-сүндерү коткару часте хезмәткәрләре килгән. Һәлакәт урынында Тукай урамындагы 23нче торак йорт януы һәм янгын күрше йортка, ишегалды корылмаларына күчүе ачыкланган.
Шаһитлар янгын сүндерүчеләргә йорт эчендә өлкән яшьтәге хуҗа хатын калуы турында сөйләгән.
Янгын 188 кв метр мәйданга зыян салган, дип яза Татар-информ.
Иртән янгын сүндерүчеләр йорт корылмаларын тикшергәндә 67 яшьлек хатын-кыз мәетен тапкан.
Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|