|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2019 Шоу-бизнес
Замирә Рәҗәпова: «Ник берегез килеп терәк булмадыгыз соң, кайда идегез?»Соңгы берничә елда төрле челтәрле бизнес компанияләре бик популярлашып китте. Күп кенә кеше акча эшлим дип, шушы компанияләрнең вәкиле булды, үзләрен матур итеп "менеджер" дип атый башлады. Алар арасында татар эстрадасыннан булган кешеләр дә шактый. Популяр алып баручы Замирә Рәҗәпова моңа карата үз фикерен белдереп, болай дип яза (үзгәртмичә бирәбез): «Көн туса, мине яңа төрле сетевой компаяләргә чакырып тәкъдимнәр ява башлый. Директ, вотсап, телеграмм... Коллегалар дорес исем таптылар буген «Козгыннар». Мин бит яхшы аңлыйм алар миңа минем матур күзләрем өчен язмыйлар бит. Алар минем Татарстандагы иң көчле командам артыннан аулыйлар. Туктагыз әле... Моннан ике ел элек кайда идегез соң сез? Ник берегез килеп, мине бизнеска чакырмады?
Үз акчагызга чит илгә укырга алып бармады? Бөтен кеше диңгездә коенып, бассейн янында тәмле сулар эчеп ятканда, кондиционерлар өреп торган лоббида, вай-фай тоткан җирдә, минем үсеш өстендә эшләмәде? Минем артымнан килгән кешеләрнең һәрберсен каршына утыртып укытмады, өйрәтмәде, минем өчен беренче квалификацияләрне япмады? Төннәрен йокламыйча компьютер алдында давнлайн актарып утырмады? Йөзләгән чакрымнар үтеп структура үстерү өстендә эшләмәде? Булмый, диеп, тирә яктан агылган негативтан куллар салынганда, ник берегез килеп терәк булмадыгыз соң, кайда идегез?
Һәм минем бизнес шәхес булып формалашуымда зур көч куйган, миңа Татарстанда иң көчле команда булдырырга бөтен көчен, вакытын биргән кешләргә төкереп «акча күбрәк бирәләр», дип китсәм, мин кем булам соң?! Миңа ышанып килгән йөзләгән менеджерлар күзенә ничек карамак кирәк? Бөтен нәрсә дә акча белән бәяләнми. Безнең бизнесның төп принцибы «НЕ НАВРЕДИ», димәк, кешелекле бул. Кеше факторы иң беренче чиратта тора. Бүген безнең командада йөзләгән гаиләләр үзләренең финанс хәлен яхшыртты, бу минем өчен зуууур горурлык. Кемдер йорт сала, кемдер машина ала, кемдер фатир ала, кемдер балаларын яхшы бакча-мәктәпләргә йөртә, кемдер сәламәтлеген яхшырта. «Беренче тапкыр самолетка утырдым», дип сөенүче самими авыл кызларының бәхетле йөзләрен күрү, ул акчага караганда күпкә кыйммәтрәк! Наставникларга рәхмәт, компаниягә рәхмәт! Мин гап гади авыл кызы. Мерседеслар төшкә дә керми иде. Дөнья гизү хыялда гына иде. Кибеттә ялгыш кына күз төшкән затлы тунны кесә акчасына сатып алу минем өчен хәзер реаль чынбарлык. Һәм шундый мөмкинлекләр биргән компанияне ташлап, тагы да яхшырагын эзләп китү, оятсызлык булыр иде. Шуңа да, җәмәгать, бизнеста иң кыйммәтле нәрсә вакыт! Юкка әрәм итмәгез! Мин беркайда да китмим һәм командамны да бирмим!» – дип яза Замирә Рәҗәпова.
--- |
Иң күп укылган
|