поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Май
  • Хәмдүнә Тимергалиева (1949-2020) - җырчы
  • Фидаил Мәҗитов - журналист
  • Индус Таһиров - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Алмаз Миргаязов - журналист
  • Рәсим Ильясов - дирижер
  • Рөстәм Мөхәммәтҗанов - фотограф
  • Фираз Харисов - галим
  • Динә Сабитова - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
11.06.2010 Җәмгыять

КИБЕТЛӘРГӘ КЕРСӘҢ

Базарларда, кибетләрдә ялган товар яки бозылган ризык алып алданулары турындагы хатлар газета битләрендә шактый еш күренә. Мин үзем дә берничә тапкыр шундый хәлгә юлыктым. Берсе моннан берничә ел элек Уфада эшләгән вакытта булды. Кибеттә телемләп тозланган кызыл балык алдым. Кайткач ачып җибәрүем булды – сасыган исе бөтен өйгә тулды. Савыты-ние белән чүп чиләгенә очырдым тегене.

Күпмедер вакыттан тагын шул кибеткә кердем. Бу юлы балыкның икенче төрлесен сайладым. Шул тирәдә йөргән ачык йөзле сатучы татар апасыннан сораштым: «Бу балык бик тәмле», – диде. Шунда аңа теге сасыган балык турында сөйләп бирдем. “Ник кире китермәдең аны икенче көнне булса да. Алыштырыр идек”, – ди. Нервы бозып, вакыт уздырып йөрисем килмәде шул.

 

Казанда да бер кибеттән сасыган сыр алганмын. Чегыние белән үзләренә кире кертеп бирдем – бернинди тавышсыз алып калдылар, акчасын да кайтардылар.

 

Шул ук кибет белән бәйле тагын бер мисал. Уфадан абыем килеп төште. Ниндидер ашыгыч эш белән генә килгәннәр. Чәй эчеп ял иттеләр дә, кара төн булуга карамастан, кире кузгалдылар. Чыгар алдыннан гына, әлеге кибеттән бүтән күчтәнәчләрдән тыш торт та алуын исенә төшерде. Эзли башладык. Теге күчтәнәчләрнең барысы да бар, ә торт юк. Машинададыр дигән өметебез дә акланмады. Димәк, кибеттә үк калган. Абый хәтта чегын да алып тормаган икән. Икенче көнне иртән юри генә кердем кибеткә. Бирмәсләренә иманым камил иде. Сүзне: “Бернинди дә таләбем юк, кичә Уфадан абыем сездә күчтәнәчләр алган да, тортын онытып калдырган”, – дип башлауга: “Әйе шул!” – дип, йөгереп теге тортны китереп тоттырдылар.

 

Кышкы салкыннарда бик туңгач, акча кызганмый гына кыйбатлы җылы итек алырга булдым. Аяк бит чабата кебек: үзе зур, үзе киң – кием яратырлык түгел. Озак эзләгәннән соң, көчкә матур гына итек таптым. Бәясе өч мең тәңкә. Ошаткач, аякка да ярагач, алдым моны. Әмма ике атнадан чите аерылып чыкты. Кире алып киттем. Базардагы сату ноктасында сатучы үзе генә түгел, хуҗасы белән. Минем зарны тыңлауга: “Аягыңа ярамаган итек алгансың, мин сиңа акчасын бирмим. Әнә, башкасын сайлап ал, алмасаң, экспертиза үткәрмичә, акчасын кире кайтармыйм, йә ремонтлатып бирәм”, – дип очып кунды хуҗа хатын. Ярый, экспертизасын үткәрәм дип киттем дә, бераз тынычлангач, кабат килдем. Хуҗа хатын киткән икән. Сатучы, хәлемне аңлап, яңа итекләр чыгарды.

 

Америкада ничек соң диярсез. Мондагы кибетләргә алган бөтен әйбереңне кире кайтарырга мөмкин. Кайтарып бирү вакыты чикләнмәгән. Башта азык-төлек турында сөйләп китим әле.

 

Без бервакыт, саклану срогын карамыйча, кетчуп алган идек. Ашап утырганда ирем Аврам язуларын укып карады да, срогы чыкканын күреп, аһ итте. Савыт-сабаны җыештырып, кире кибеткә киттек. Ачылган товарны алырлармы икән дип аптырыйм үзем. Берсүзсез кире алып, тулысы белән акчасын кайтардылар.

 

Беркөнне Аврам кибеттән йогурт алган. Карамыйча, без ашый торган ваниллысын түгел, гадиен генә эләктергән. Кайткач кына күрдек. Ашамасагыз, кире илтәм дигәненә егылып китә яздым. Үз гаебе белән ич, югыйсә. Чыннан да, кабул итеп алганнар. Искитәрлек.

 

Кием-салымны әйткән дә юк. Безнең өй янында гына арзанлы киемнәр кибете бар. Андагы халык! Еш кына улым Нурисламны мәктәптән алып кайтканда кереп чыгам. Киеп карап торасы килми дип, кочагы белән аласың да китәсең. Өйгә алып кайтып киеп карап, ошаганын алып калып, калганнарын кире илтәсең. Шулкадәр уңайлы.

 

Америкада кибеттән алган кремны да, тән тиресенә ярамаса, ялкынсындырса, кире алып барып тапшырырга мөмкин. Хәтта шактый өлешен кулланган булсаң да.

 

Хәер, монда да Русиягә хас күренешләр очрап тора. Бер популяр телеканал әле яңарак кына бер эчке кием кибете турында гаугалы сюжет күрсәтте. Әлеге кибеттә киелгән трусик-лифчикларны кабул итәләр икән. Яшерен камера белән төшереп, трусикларга кабат биркалар элеп, сатуга чыгаруларын халыкка күрсәттеләр. Ни чыкса шул урыслардан чыга дигәндәй, монда да Русиядән килгән кешеләрнең кулы уйнамады микән дигән шик бар. Әнә, Америкага килеп эшкә урнашкан бер таныш марҗа мактанып торды: ул кибетләрдән кием сатып ала да, шуның биркасын ертмый гына яшереп куеп киеп йөри икән, ә аннары кире алып барып тапшыра, яңасын ала икән. Аврамга шуны сөйләгән идем, шуңа күрә урысларны Америкада яратмыйлар диде.

 

Без даими йөри торган азык-төлек кибете бар. Бу кибеттә көн саен, реклама максатында, акцияләр дә үткәрелә. Әйтик, ризык әзерләп сыйлыйлар, җимеш соклары, кофе пешереп эчерәләр. Бер килгәне-бездә олы гына яшьтәге бер марҗа шушы акция уза торган теге өстәл яныннан китми генә бит. Салып куйган һәр тәлинкәне эләктереп ашап тора. Ризыкны таратып торучы кызның да ачуы чыкты, ахрысы, хәтта йөзендәге якты елмаюы качкан. Без стакан белән сокны тәмләдек тә, алга киттек. Бераздан теге хатын кабат очрады. Бу юлы футболкасы эченә нәрсәдер тыккан. Мин аны тотарлар, тавыш куптарырлар дигән идем. Беркем дә аңа игътибар да итмәде. Соңыннан Аврам әйтте: мондый кибетләрдә аның ише әйбер белән тавышланып тормыйлар икән. Гауга чыкса, беркемгә дә ошамый, чүп нәрсә белән ник кешенең кәефен бетерергә? Гомумән, Америкада кибетләрдә еш кына урлашуларны күрмәмешкә салышалар, юк кына әйбер аркасында алар сатып алучыларын югалтудан курка.


Айгөл ГЫЙМРАНОВА
Татарстан яшьләре
№ 69-70 | 08.06.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»