|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2019 Шоу-бизнес
Өч бала анасы, җырчы Гөлназ Солтанова икенче ире белән аерылышканҖырчы Гөлназ Солтанова ире белән аерылышкан. Бу хакта ул Инстаграмда укучысы язган сорауга җавап биргәндә белдерә. "Марат (җырчы Марат Яруллин - ред.) белән җырлавыгызны ирегез ничек кабул итте?" дип сорыйлар Гөлназдан. "Берничек тә түгел. Минем ирем юк. Без аерылыштык",- дип җавап кайтара ул. Бу - Гөлназ Солтанованың икенче никахы иде. Беренче иреннән аның - кызы Амелия, икенчесеннән - уллары Җәүдәт һәм Роберт үсеп килә.
Моңа кадәр җырчы "Дөресен генә әйткәндә, шәхси тормышым турында бөтен дөньяга сөйләргә яратмыйм", – дип белдергән иде.
Төп фото: "Сулар кирегә акмый" клибыннан күренеш стоп-кадры
--- |
Иң күп укылган
|