поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
11.06.2010 Җәмгыять

САБАН ТУЕ ОЛИМПИАДА ТҮГЕЛ

Элек-электән татар халкы Сабан туен көтеп алган. Язгы чәчү төгәлләнгәч, хезмәт туен бәйрәм иткән. Ләкин еллар узган саен, милли бәйрәмебез асылын югалта бара сыман. Сабан туен кәеф-сафа корып, спиртлы эчемлекләр белән каршы алучылар да бар. Кем өчендер ул акча эшләү, бүләк җыю урыны. Кайбер җитәкчеләрдән дә Сабан туен спорт ярышларына кайтарып калдырырга кирәк дигән фикерләр ишетелгәли. Гомер-гомергә татар халкының хезмәт туе буларак үткәрелгән Сабан туе интернациональ бәйрәмгә әйләнеп, миллилеген югалтмасмы? Сезнеңчә, татарның милли Сабан туена нәрсәләр җитми?

Туфан МИҢНУЛЛИН, драматург, ТР Дәүләт Советы депутаты:

 

– Беренчедән, Сабан туе указ белән үткәрелергә тиеш түгел. Ул халык бәйрәме, аны кайчан уздырырга кирәклеген халык үзе хәл итә. Аннары Сабан туйлары эчкечелеккә корыла башлады бит. Авылларда бәлки алай ук түгелдер әле, ә Казан Сабан туйларында мәхшәр анда. Һәр куак төбендә кәеф-сафа корып утыралар, дуңгыз өтәләр, кеше сөйләгәнне кеше ишетми, көчле тавыш, төтен. Сабан туе түгел бу – пәри туе. Сабан туе миллилеген югалтты бугай инде ул. Бу бәйрәм берничек тә интернациональ була алмый. Ул электән татар халкының милли бәйрәме булган. Читтән килгәннәр анда кунак кына.Татар артык тырыша бит инде ул, дуслашырга тели, үзен генә санлаучы юк. Бер вакыйга ишеткән идем. Бер районда батырга бирергә тәкә таба алмагач, җитәкчеләрнең берсе тәкә урынына дуңгыз тәкъдим иткән, ди. Болай дәвам итсә, көрәш батырына дуңгыз бирүләре дә ихтимал. Хөкүмәт катышкан һәр бәйрәм кәҗүннигә әйләнеп бара шул.

 

Илдус хәзрәт ФӘИЗ, Татарстан җөмһүрияте мөфтиенең беренче урынбасары:

 

– Сабан туе – борынгы бәйрәм. Ислам дине кабул ителгәнчегә кадәр үк булган. Чорлар аша ул төрле каршылыклар үтеп, бүген дә сакланып калган. Сабан туе миллилеген югалта бара дип әйтә алмыйм. Әнә Кукмара, Балтач районнарының кайбер авылларында бу бәйрәм аракысыз уза, кешеләр бергәләп намаз укыйлар. Быел, Алла кушса, ялгышмасам, 26 июньдә Казанда да Идел буе районында мөселман Сабан туен уздырып карамакчы булалар. Интернациональ дигәннән, Алтын Урда чорында да элек-электән Сабан туенда төрле халык катнашкан: чувашы да, марие да, русы, татары да... Нәүрүз дә шулай бит, аны татарлар, төрекләр, үзбәкләр, таҗиклар да уздыра. Сабан туеның татар халкы белән бәйле икәнен онытырга ярамый анысы. Үзен татар дип санаган һәркемнең бәйрәме ул. Миллилек тә югалмас, 1990 елларда татар гимназияләрендә белем алган, милләт өчен борчылган буынга ышаныч зур. Аллаһы Тәгалә теләсә, Сабан туе яшәячәк. Алланың теләгеннән башка берни юкка да чыкмый, барлыкка да килми. Халык бу бәйрәмгә тиешенчә киенеп тә килсен иде, ирләр, гадәттә, башына түбәтәй кия, ә хатын-кызлар, эссе дигән булып, ачык киенә. Иң мөһиме – Сабан туе җирле халыкның елына бер тапкыр төрле яклардан җыелып очраша торган көне.

 

Индус ТАҺИРОВ, тарихчы, галим:

 

– Сабан туеның интернациональ бәйрәмгә әйләнү куркынычы бар. Губерналар аны үзләренә үзләштерергә тели. Кайбер губерналарда Сабан туен үткәрәләр, хәтта татарның милли бәйрәме икәнен әйтеп тә тормыйлар. Сабан туе уртак бәйрәм түгел бит инде, тарихны белмәү шундый нәтиҗәләргә китерә шул. Эчкечелек дигәннән, менә Пенза, Саратов өлкәләрендә Сабан туе бәйрәмнәре вакытында һәм гомумән дә эчкечелеккә каршы махсус кампания алып барыла. Сабан туе – татарның гореф-гадәтләрен, милләтен саклап килүче бәйрәм. Анда барысы да уен рәвешендә генә түгел, ә мәгънәне, тарихны аңлап чагылдырылырга тиеш. Бәйрәмен саклап калуда татарның үзенә көрәшергә кирәк. Күп нәрсә оештырудан да килә. Сабан туе барышында гына түгел, башка чараларда да бу милли бәйрәмнең килеп чыгышын, тарихын аңлатсыннар иде. Сабан туена килгән кунаклар кайда, нинди халыкның бәйрәмендә икәнен белеп китәргә тиешләр.

 

Гөлнар ГЫЙЗЗӘТОВА, ТР Мәдәният министрлыгының мәдәният муниципаль учреждениеләре белән үзара бәйләнеш һәм халык иҗатына ярдәм итү бүлеге башлыгы:

 

– Сабан туенда миллилек югала дигән фикер белән килешмим. Дөрес, бу бәйрәм бер формада үтә. Ләкин татарга хас гореф-гадәтләр сакланып килә. Мәсәлән, Лаеш районының Атабай авылында Сабан туен бөтен традицияләрне күздә тотып үткәрергә тырышалар. Сабан туе спорт ярышлары гына түгел, әлбәттә, ул җыр, бию, уен-көлке дә. Якташларның бергә җыелу, очрашып күрешү урыны. Аннары без республикадагы Сабан туен оештырмыйбыз бит, күбрәк чит төбәкләрдә милли бәйрәмне уздыру белән шөгыльләнәбез. Район Сабан туе милли рухта уза дип әйтә алам, ә Казан Сабан туенда инде күптән булганым юк.

 

Фәнзилә ҖӘҮҺӘРОВА, «Татар фольклоры» дәүләт үзәге директоры:

 

– Хәзер, киресенчә, Сабан туенда эчкечелекне булдырмаска тырышалар. Әйтик, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты оештыра торган РФнең төрле субъектларындагы федераль Сабан туйларында спиртлы эчемлекләр сату катгый тыела. Акча юклыктан, кайбер авылларда хәзер Сабан туйлары бөтенләй үткәрелми башлады. Шәхси эшмәкәрләрнең, меценатларның үз тырышлыгы белән Сабан туен оештыруы – күркәм үрнәк. Бу Сабан туйлары указ кысаларында узмый, кеше эшләрдән бушагач, үзләренә уңайлы вакытта үткәрелә. Әйтик, Саба районындагы Мингәр, Шыңар Сабан туйлары бик күңелле уза.

 

Дөрес, район, шәһәр Сабан туйларының күбесе тамашага корылган. Бәйгеләр дә шартлы рәвештә генә уздырыла. Кайбер район хакимиятләре бәйрәмнең вакытларын да чикли. Югыйсә борынгыдан Сабан туе батыр билгеләнгәнчегә кадәр дәвам иткән. Аннары, шәхси бәйгеләрдән тыш, күмәк ярышларның кертелүе дә борчый. Капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, көрәш кебек уеннардан тыш, кайбер урыннарда мини футбол, волейбол кебек ярышларны да үткәрәләр. Әгәр кавем белән кавем ярышлары билгеле бер эчке мәгънәгә ия булса, аны борынгы бабаларыбыз да үткәргән булыр иде. Сабан туе – спорт ярышлары, Олимпиада түгел, ул татарның психологиясен, фәлсәфи күзаллавын туплаган борынгы төрки бәйрәм. Көрәш бәйгеләрендә профессионалларның катнашуы да гадел түгел кебек. Алар ел дәвамында төрле бәйгеләрдә көч сынашалар, кубокларга ярышалар. Сабан туйларында мәйданга профессионалларның чыгуы халык арасыннан бил алышучылар санын, көрәшүчеләр династиясен киметә. Сабан туйлары тора-бара үзенең асыл сыйфатларына кайтыр дип кистереп әйтеп тә булмый. Дөньяның үз законнары һәм без дә утраучыкта кала алмыйбыз. Үзебез дә тамашага күнектек бит инде. Сабан туйларында самолетларда очучыларны, парашют белән сикерүчеләрне күзәтәбез. XXI гасыр кешесе – кулланучы. Бәйрәмне дә ул кулланучы буларак кабул итә. Кеше үзгәргән саен, Сабан туйлары да үзгәрә. Без ел саен диярлек Сабан туйларының сценариесен яза торган режиссерларны укытабыз. Шунда авыллардан килгән клуб мөдирләре хәтта ярышларда катнашырга кеше юклыктан да зарлана. «Сабан туе алдыннан танышларга, син көянтә-чиләк белән су ташып йөгерерсең инде, дип, алдан әйтеп куябыз», – диләр. Үз күңелебезне үзебез күрә белү сәләтен югалта барабыз.

 

Сабан туйларын саклап калабыз дибез икән, нәрсәләрнедер кануни рәвештә кертергә кирәк. Әлбәттә, бөтен җирдә дә бертөрле дип әйтеп булмый. Мәсәлән, узган ел Ульяновск шәһәрендә узган федераль Сабан туенда берничә мәйданда чүлмәк вату оештырылган иде. Бу бәйгедә катнашырга теләп 30-40ар кешенең чиратка тезелүе шаккатырды.

 

Дамир ГЫЙСМЕТДИНОВ, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең урынбасары, язучы:

 

– Татар булса, Сабан туйлары да булыр. Сабан туйларында эчү, бүләкләр җыю – барысы да уза торган нәрсәләр. Замана үзгәргән саен, бу бәйрәмгә төрле элементлар керә, көрәшне дә электәге кебек түгел, киңәшләшеп, яңа закончалыкларга нигезләнеп үткәрәләр. Катыктан бакыр акча эзләүме, доллармы, барыбер Сабан туе мәйданы ул татар милләтенең җыела торган урыны булып калачак. Мин 2002 елдан бирле Татар конгрессында. Баштарак федераль Сабан туйларында эчү күренеше булса, менә инде соңгы елларда бу катгый тыела. Бәлки, «чәйнектән агызып эчүчеләр» бардыр, тик бу бик сирәк күренеш. Аннары Сабан туйларының масштабы киңәйде. Милли бәйрәмнең чит илләрдә уздырылуы сөендерә. Сабан туйларын себереп түгәргә кирәкми, пессимизмга бирелмик. Журналистлар бу бәйрәмнең кимчелекле якларын күреп язалар, димәк, тора-бара алардан арынырлар, кайберләрен бетереп тә булмыйдыр инде. Л. Толстой да: «Цивилизациянең нәрсә икәнен белерсез әле», – дигән булган бит. Мәсәлән, самолетларда очу куркыныч икәнен күреп торсак та, очкычка утырабыз. Замана үзгәрә, ләкин Сабан туйлары яшәвен дәвам итә. Ул – халык бәйрәме.

 

Фатыйх УРМАНЧЕ, фольклорчы галим:

 

– Сабан туе миллилеген югалта инде. Элек-электән авылның аксакаллары, бергә җыелып, Сабан туен ничек, кайда, кайчан үткәрәсен хәл итә торган булган. Хәзер исә, миллилекне бөтенләй югалтып бетермәсә дә, Сабан туйлары тоныкланды. Кайбер элементлар гына сакланып калды. Әйтик, ат чабышлары, көрәш һ.б. Хәер, милли үзенчәлекләрнең бетә баруы бер Сабан туена гына хас түгел бит. Дөньясында глобальләшү барганда, тагын нәрсә көтәргә мөмкин?! Моны төзәтеп тә булмый. Төзәтергә кирәк дип сөйләнергә дә кирәкми. Тарих законнары үзенекен итә.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»