|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2019 Мәдәният
"Калеб" "Карурман" эпик тамашасына әзерләнәБу көннәрдә "Калеб" яңа буын җыены кысаларында Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова авторлыгындагы "Карурман" эпик тамашасына әзерлек бара. Сезне шул вакыйгага багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз. Конференция 21 ноябрь 13:00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының 12нче каттагы залында узачак.
Адресы: Декабристлар урамы, 2нче йорт, 12 кат.
КАРУРМАН: ЯЗЫЛМАГАН ДАСТАН
Кем син?
Кем мин?
Кемнәр алар?
Ике дөнья чигендә калсаң, нишләргә? Үзең һәм якыннарың, дәүләтең өчен җаваплылыкны менә хәзер, шушында кулыңа алырга туры килсә, син моңа әзерме? Асылыңнан, тамырларыңнан баш тартып, яңа дөнья төзи аласыңмы?
Әллә үз чытырманнарың эченә генә кереп адашасыңмы? Ул урман эчендә – котылумы, үлемме?
«Карурман» пьеса эскизы без балачактан белгән каһарманнар һәм мифларны яңача «укырга», заманча лиро-эпика һәм фэнтези өслүбендәге вакыйгаларга башка күзлектән карарга чакыра.
Бу – язылмаган дастан.
Шуның белән ул серле дә.
Куркыныч та.
Пьеса авторлары: Луиза Янсуар, Резеда Гарипова
Режиссер: Резеда Гарипова
Дизайн: Альбина Хөсәенова
Рәссам: Әлфия Вәлиева
Актерлар: Зөлфәт Закиров, Булат Гатауллин, Гүзәл Галиуллина, Артем Пискунов, Гүзәл Нәүмәтова, Илнур Байназаров, Булат Зиннәтуллин, Салават Хәбибуллин, Казан театр училищесы студентлары
Музыка: JUNA төркеме, Зарина Вильданова
--- |
Иң күп укылган
|