|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2019 Шоу-бизнес
Марат Мухин: "Ялган мәгълүмат таратудан туктагыз, зинһар!"
Танылган композитор, аранжировкалар остасы Марат Мухин никах укытты, дип хәбәр иткән идек. Сөйгәне Гөлия Вәлиәхмәтова исемле, Нурлаттан. "Матбугат.ру"да бәхетле парның истәлекле көннән матур фотолары белән дә уртаклашкан идек. Аларны монда карарга була.
Әмма "туй үпкәсез булмый" диюләре хак икән. Халык Маратның өйләнүен аңлап бетермичә, күпләр аны Дилә Нигъмәтуллинаны һәм кызын ташлап китүдә гаепләде: "Көтелмәгәндә булды бу. Вот тебе на. Бу ирләр хатын алыштыруны, бала ятим калуны нигә дә санамыйлар", - дип язганнар.
Башкалар исә моңа каршы: " Белмичә гаеп итмәгез, үзегезгә гөнаһ җыеп! Бәхет тормыш теләгез лучше! Дилә инде күптәннән башка кешегә кияүгә чыкты. Маратка бәхет телибез", - дип җаваплады.
Үзенә гаеп ташлап, негатив комментарийлар язучыларга Марат Мухин җавап язган:
"Котлауларыгыз өчен зур рәхмәт. Амин, никахыбыз гомерлек булсын.
Безнең тормышны белмичә негатив язучыларга җавап бирәсе килә. Дилә белән без күптәннән бергә түгел. Аның - үз тормышы, миндә - үземнеке. Ул инде күптәннән икенчегә кияүгә чыкты. Аның бар да яхшы. Балабыз өчен дә сезгә борчыласы түгел. Кыскасы, барысын да үзебез беләбез.
Ялган мәгълүмат таратудан туктагыз, зинһар. Бу гайбәтләрне яратканыма һәм аның туганнарына ишетү бер дә рәхәт түгел. Кеше булып калыгыз!" ди Марат Мухин.
--- |
Иң күп укылган
|