поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Май
  • Хәмдүнә Тимергалиева (1949-2020) - җырчы
  • Фидаил Мәҗитов - журналист
  • Индус Таһиров - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Алмаз Миргаязов - журналист
  • Рәсим Ильясов - дирижер
  • Рөстәм Мөхәммәтҗанов - фотограф
  • Фираз Харисов - галим
  • Динә Сабитова - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
09.06.2010 Җәмгыять

УНБИШ ЯШЬЛЕК “ӘНИ“ЛӘР

Беркөнне сигезенче сыйныфта укучы каенсеңелкәшем, бөтен туган-тумачаны шаккатырып, бәби алып кайтты. Әле генә унбиш яшен тутырган, үзе дә балалыктан чыгып җитмәгән кызыйга нинди сабый инде тагын, дип кайгырышсалар да, Кассидиның әти-әнисе тиз тынычландылар тагын. Бәләкәч кенә боларга беренче төнне йокы күрсәтмәгән: каенсеңелкәшем бәбиен имезеп, астын алыштырып, ул төнне йокысыз уздырган. “Биш тапкыр уянгач, аннары инде ничәнче тапкыр күземне ачуымны санамый да башладым“, – диде ул соңрак.

Америка кызлары балалыктан чыгып та җитмичә әни булалар, дип бүген дөньяны шаккатырып булмый. Үзебездә дә шундыйрак “мода“ күзәтелә бит соңгы елларда. Фактларга күз салсак, алга киткән илләр арасында яшүсмерләрнең балага узуы буенча АКШ беренче урында тора. Биредә ел саен җенси тормыш белән яшәүче балигъ булмаган кызларның 20 проценты бәби алып кайта. Бу күрсәткеч Канададагы яшүсмерләрнең иртә әни булуы белән чагыштырганда ике тапкыр, Япониягә каршы куйганда 9 мәртәбә артыграк. Россиядә исә яшүсмер әниләр арасында көмәнне төшертү дә үзе бер көнүзәк проблема икәнен яшерергә кирәкми. Узган елгы саннарга күз салсак, Россия яшүсмерләре арасында балага узган һәр 10 кызның дүртесе генә бәби алып кайткан. Ләкләк алып килгән, “сюрприз“ көмәнлек булгангамы – унның калган дүрт очрагы аборт белән тәмамланган, башкаларының вакытыннан алда бәбие төшкән.

 

Яшүсмерләрнең самими балалык елларын саклап калу ниятеннән, соңгы елларда Америка мәктәпләрендә “ясалма проблема“ тудыру белән шөгыльләнә башладылар. Каенсеңелкәшем мәктәптән алып кайткан бәби дә нәкъ шундый заманча проектларның бер үрнәге ул.

 

Аларның мәктәпләрендә “Балаларның формалашуы“ дигән дәрес керә. Гади генә итеп әйткәндә, мәктәп яшендәгеләрдә җенси мөнәсәбәткә чын дөньяви караш тудыру, аларны, бигрәк тә кыз балаларны, вакытыннан алда ана булудан саклап калу өчен уйлап табылган дәрес бу. Американнар уйлавынча, 13-14 яшьләр тирәсе – балигъ булмаганнарның тәртәгә тибә башлаган чоры. Нәкъ менә шул вакытта аларның башына тукып, туры юл күрсәтү зарур. Элек кулланылышта булган ысуллар, җенси әдәплелек дәресләре уңай нәтиҗә бирмәгәнгә күрә шундый юлдан киткән алар. Бәбиләр белән якыннан танышу дәресләре Америка мәктәпләрендә шактый киң таралган нәрсә. Шунысы кызык: бәбиләре генә чын түгел – компьютерлаштырылган курчаклар белән уйный алар.

 

Бу проект, дөресен генә әйткәндә, әллә ни яңалык та түгел үзе. “Бәби: бу хакта төптән уйла“ дигән исем астында беренче компьютер-бәби 1994 елда америкалы Мэри ханым Джурмэйн белән аның тормыш иптәше Рик тарафыннан уйлап табылган. Хәзерге көндә АКШның Висконсин штатында аларның «бәбиләр» җитештерә торган үз компаниясе бар. Хакына килгәндә, бер супер-курчакны сатып алу мәктәпләргә якынча 7500 сумга төшә. Кыйммәтле сабый, сүз дә юк. Шуңадырмы, мәктәпләр әлеге бәбиләрне укучыларга гариза яздырып кына тараталар. Укучылар курчакны ваткан очракта, ата-аналарыннан түләтү шарты белән.

 

Читтән карап торышка теге бәбине төргәккә төрелгән чын сабый баладан берничек тә аерып алырмын димә. Пластмасс курчак кына булса да, матур итеп, бик охшатып ясаганнар. Урамнан барганда каршыңа шундый бәби кочаклаган яшүсмер очраса, яңа туган баласы бар икән, дип шаклар катар идем. Ләкин бу курчак – бер-ике айлык нарасый кебек итеп программалаштырылган компьютер ул. Үзенең сөт эчерә торган махсус шешәсе, астына пес иткәч алыштыра торган “подгузнигы“, машинада алып барганда утырта торган урындыгы, урамда йөртергә бәби арбасы да бар. Артык озакка караусыз калдырсаң, акырып «елый» башлый, кулга алып тирбәтмичә туктамый. Тамагы ачкач та, асты юешләнгәч тә шундый ук хәл. Кулга алгач, башын да ипләп тотып торырга кирәк әле, җитмәсә. Нәкъ менә яңа туган бала инде! Тәүлегенә ун тапкыр да, егерме тапкыр да еларга мөмкин. Бөтен эшеңне ташлап бала карыйсың дигән сүз. Футбол тибәргә дә, телевизор карарга яки тырнак буярга да вакытың калмый андый чакта, башкасын әйткән дә юк инде.

 

Үзе әле гомерендә бер тапкыр да әни булып карамаган яшүсмер кыз бала өчен мондый «тыңлаусыз, елак» бала белән мәш килү ансат түгел, әлбәттә. Әмма мәктәпнең боерыгы катгый: укучының ата-анасы бәбине көйләүдә ярдәм итәргә тиеш түгел. Йокларга ятканда да, ашаганда да, урамда йөргәндә дә Кассиди үзенең бәбиеннән аерылмады. Баштарак мәлдә бәбинең нигә елавын аңлый алмыйча тилмерде әле ул. Сөт биреп карый, юк, елаудан туктамый гына теге. Астын алыштыргач кына тынычланды. Курчакны уйлап табучылары бик башлы булган, ахры: бәбине селкергә, аңа сугарга ярамый, югыйсә бертуктамый елый башлавы бар. Корсагындагы компьютерын алып куеп сүндереп тә булмый: һәр гамәлең мәктәптәге үзәк компьютер хәтеренә язылып бара. Бу – үзенә күрә бер имтихан. Балигъ булып килүче яшүсмерләр ата-ана җаваплылыгын гамәлдә күреп-тоеп, соңыннан имтихан тота.

 

...Ял көнне туганнарым кибеткә чыккан булганнар. Бәбине дә өйдә берүзен калдырып булмый бит инде: Кассиди аны чүпрәккә төреп куенына кыскан. “Күрсәң иде син кибеттәге кешеләрнең кызыма нинди ялкынлы күз карашы ташлауларын, җир убылып китсә, шул минутта җиргә сеңәрлек булып кызардым. Чит кешеләр аны чын бәби тоткан дип уйлыйлар бит инде“, – диде Кассидиның әнисе.

 

Кызганычка диимме, яңа туган сабыйга исем дә куша алмый калдык: аны мәктәптән ял вакытына, өч кенә көнгә арендага биргәннәр иде. Кассиди дәресеннән имтиханны яхшыга биреп чыкты. Бу дәреснең иң зур файдасы ел буе җенси тормыш турында лекция уку түгел, ә шул өч көн буена бәби карау булып чыкты. Кассиди, сабыен илтеп тапшыруга: “Минем бала алып кайтасым килми. Әлегә мин андый тормышка әзер түгел“, – дип игълан итте.

 

Ике яшь ярымлык кызыбыз Камилә дә әле яңарак кына “Балаларның формалашуы“ дәресендә “күргәзмә әсбап“ буларак катнашып кайтты. Сигезенче сыйныфтагылар рәхәтләнеп күңелен күрделәр инде Камиләнең: уен уйнадылар, балалар бакчасындагы кебек тәрбия кылдылар.

 

Сүз уңаеннан, проект кысаларында кызларга гына түгел, малайларга да өч көн буена өйләрендә бәби карарга кушкан булганнар. Өстәвенә видеодан чып-чын сабыйларның дөньяга яралу мәлен күрсәткәннәр. Минемчә, анысы яшь егет-кызлар өчен үз вакыты җиткәнче тыюлы нәрсәләр рәтендә калса, бәлки яхшырак та булыр иде. Без мәктәптә анатомия дәреслеген дә кызара-кызара гына актара идек лә үз чорында. Ә бәлки, кем белә, дөньяга аек акыл белән карауны шулай яшьли башларга кирәктер? Алайса, балачакта әкияти илдә яшәп, олыгайгач телевизорга чумып, чегән сериал тормышы белән яши-яши яныбыздагы чынбарлыкны онытып җибәрәбез кайчак.


Гөлгенә ЛОТФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 119 | 09.06.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»