поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.11.2019 Әдәбият

Татарстанда авыл тормышын яктыртуга багышланган чәчмә әсәрләргә конкурс игълан ителә

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Татарстан Язучылар берлеге бүгенге авыл тормышын, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре эшчәнлеген, җир кешесенең рухи-әхлакый дөньясын һәм авылда бара торган иҗтимагый-социаль процессларны яктыртуга багышланган чәчмә әсәрләргә конкурс игълан итә.

Бәйге ябык тәртиптә үткәрелә. Псевдоним-тәхәллүс белән имзаланган әсәрләр компьютерда җыелган һәм электрон вариантта булырга тиеш. Автор турындагы белешмә (фамилиясе, исеме, атасының исеме; туган елы; яшәү урыны һәм телефоны) аерым конвертта җибәрелә. Конкурска моңарчы матбугатта басылмаган яңа әсәрләр кабул ителә.

Бәйгедә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булмаган, авыл җирлегендә яшәп иҗат иткән каләм ияләре дә катнаша ала. Андый авторлар үз тәхәллүсләре янәшәсендә (җәяләр эчендә) «Авыл» дигән шартлы билгене дә өстәп язарга тиеш.
 
Конкурс өч номинациядә үткәрелә:
 
1. Роман, повесть.

2. Пьеса.

3. Хикәя.
 
Бәйге портфелендәге әсәрләргә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре катнашындагы махсус жюри бәя бирәчәк.
 
Һәр номинациядә өчәр урын билгеләнә.

Җиңүчеләргә түбәндәге акчалата бүләкләр каралган:

«Роман, повесть» номинациясендә
 
I урын – 150 000 сум
 
II урын – 100 000 сум
 
III урын – 50 000 сум
 
«Пьеса» номинациясендә
 
I урын – 100 000 сум
 
II урын – 70 000 сум
 
III урын – 30 000 сум

«Хикәя» номинациясендә
 
I урын – 50 000 сум
 
II урын – 30 000 сум
 
III урын – 20 000 сум
 
Конкурска тәгаенләнгән әсәрләр Татарстан Язучылар берлегенә (420012, Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14нче йорт) 2020 елның 30 мартына кадәр җибәрелә. Әсәрләр электрон вариантта һәм 6 нөсхә басма вариантта булырга тиеш.
 
Җиңүчеләргә бүләкләр 14 апрель көнендә тапшырылачак.
 
Бәйге турында өстәмә мәгълүматларны Татарстан Язучылар берлегеннән (843)236-97-71 телефоны аша алырга мөмкин.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»