|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2019 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда 2 яшьлек бала һәм 19 яшьлек кыз зыян күргән авария сәбәпләре ачыклана (ФОТО)Татарстанда ике чит ил автомобиле катнашындагы юл һәлакәтендә ике яшьлек сабый һәм 19 яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте. Кичә кичке дүртләр тирәсендә республиканың Әлмәт районында, Дала Зәе елгасы аша салынган күперне чыккач, «Шевроле» һәм «Мазда» автомобильләре бәрелешкән. Нәтиҗәдә, машиналарның икесе юл читенә төшеп киткән.
«Авария килеп чыгуга бозлавык сәбәпче булырга мөмкин – машина йөртүчеләр тайгак юлда идарәләрен югалткан», - дип сөйләгән агентлыкка юл һәлакәтен үз күзләре белән күргән кешеләр.
Нәтиҗәдә, «Мазда»ның пассажирлары — ике яшьлек сабый һәм 19 яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларны хастаханәгә озатканнар. Авариянең сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|