|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2010 Шоу-бизнес
ЖУРНАЛИСТ ФӘРИДӘ ИШМОРАТОВА АНДРЕЙ МАЛАХОВ БЕЛӘН ДУБАЙДА ӨЧ КӨН ЯЛ ИТКӘНМай ахырында “Татарстан” радиосы журналисты Фәридә Ишморатова Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп кайтты. Үзе генә түгел. Андрей Малахов белән. Юк, бу “сары матбугат” уйдырмасы түгел, чын хәл. Фәридә апрель аенда “Starhit” журналында игълан ителгән бәйгедә җиңгән. Андрей Малахов шушы журналда редактор булып эшли. Җиңүчегә бүләк – аның белән Дубай шәһәрендә дүрт көн ял итү. Әлеге мөмкинлеккә берьюлы биш кыз ия булган. Бу хакта рус телле гәзитләр язып өлгерде инде. Без дә Фәридәнең үзенә шалтыратырга булдык. – Фәридә, бу үзенчәлекле сәяхәттә кайсы көннәрдә булдыгыз?
– Гарәп Әмирлекләренә 27 майда киткән идек, 30ы кайтып җиттек. Әлеге бәйгедә меңнән артык кеше катнашкан икән. Бәхет безгә, биш кызга елмайды – юлдашларым Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Самарадан һәм Новокузнецктан. Дубай шәһәре безгә бик ошады, кайда гына булмадык, нәрсә генә күрмәдек. Рәхәтләнеп ял иттек. Мин хәзерге вакытта да отпускта әле.
– Фәридә, үзеңне “везучий” кеше дип саныйсыңмы? Лотереяларда отканың бармы?
– Ой, беләсезме, минем бу хакта уйлап караганым да юк. Һөнәрем буенча журналист булгач, мине әллә ни гаҗәпләндереп булмый. “Котлыйбыз, Малахов белән бергә ял итәчәксез!” – дип шалтыраткач та гаҗәпләнмәдем. “Ярар, рәхмәт, барырмын”, дип җавапладым. Мин хат җибәрүем турында оныткан да идем инде (елмая). Ә башка җиңүчеләр шатлыктан нишләргә белмәгән. Дөресен генә әйткәндә, мин “Пусть говорят”ны бик карамыйм. Ә менә әнием бик ярата. Бу хакта Андрейның үзенә әйткәч, ул әниемнең кәрәзле телефонына шалтыратты.
– Әниегезнең исеме ничек һәм моңа реакциясе нинди булган, шаярту дип уйламаганмы?
– Әнием Рәфика исемле. Малахов шалтырата дигәч, башта нәрсә булды икән дип куркуга калган ул. Тормышыбыз да шундый бит инде, көн дә ниндидер күңелсезлек булып тора. Бу шалтырату әнием өчен бик көтелмәгән хәл, югалыбрак калган. Ә болай бик әйбәт гөрләште алар (елмая). Әниемнең бик күңеле булды.
– Шушы өч көндә аралашып, Малахов турында нинди фикердә калдың?
– Ул бик ачык, аралашучан кеше, анда “йолдыз чире” бөтенләй күзәтелми. Ләкин арыганлыгы сизелә инде. Мин үзем дә Андрей кебек күп сөйләшәм, сөйли башласам, туктатып булмый, шуңа күрә андый кешеләрне бик яратам. Аңлавымча, хәзер “Starhit” журналын нигездә Светлана Соловчук алып бара. Малахов өлгермидер инде. Бүген анда безнең сәяхәттән репортаж басылып чыккан булырга тиеш. Әлегә үзем күрмәдем.
– Ул татарча бер сүз булса да беләме? Татарларга карашы нинди? Казанда булганы бармы икән?
– Һи, татарча түгел, русчасын да онытырлык хәлдә булды ул кайчак. Халык аңа шулкадәр күп сорау бирә, ул барысына да җавап бирергә тырыша. Кемнең нинди милләт вәкиле булуының аермасы юк аның өчен, Андрей барлык кешеләргә карата да хөрмәт белән карый. Барыбызга да бердәй игътибарлы булды, кызыксынып сөйләште.
Казанда булганы бар аның, “ОРТ” оештырган проект белән башка телейолдызлар белән бергә ул да килгән иде. Мин үзем белән күчтәнәчкә чәк-чәк һәм талкыш кәләвә алган идем. Андрей чәк-чәкне күргәч: “Беләм, беләм”, диде. Ә менә талкыш кәләвә аңа таныш түгел икән.
Фото: "Комсомольская правда" газетасыннан.
Рәйсә БОРҺАНИЕВА |
Иң күп укылган
|