|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2019 Мәдәният
Күренекле музыкант, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Макаровның тууына 80 ел (ФОТО)Марс Макаров1939 елның 28 октябрендә Билəр (хəзерге Норлат) районының Чурабатыр авылында туа. Ул 1962 нче елда Казан музыка училищесын тәмамлый һәм Татар дəүлəт җыр һəм бию ансамблендə эшли башлый. 1968 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, 1977 елдан Башкорт дәүләт филармониясендә, 1978 елдан Муса Җәлилисемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында концертмейстер булып эшли.1982 елдан Казан шәһәре 18 нче номерлы сәнгать мәктәбендә укыта.
Марс Макаров – инструменталь әсәрләр, хор өчен язылган әсәрләр, баян өчен аранжировкалар, җырлар авторы. Иң танылган җырлары: Х.Туфан сүзләренә «Агыла да болыт агыла…», «Киек казлар», «Юксындырсаң, нишләрмен?», К.Булатова сүзләренә «Кыңгырау чәчәкләре», З.Насыйбуллин сүзләренә «Кара шәле килә сөйрәлеп», Г.Афзал сүзләренә «Татарстан таңнары», Г.Зәйнашева сүзләренә «Минем иркәм биюче», Р.Гатауллин сүзләренә «Язгы ташу», И.Юзеев сүзләренә «Төнбоеклар», А.Абдуллин сүзләренә «Мәк чәчәге», Ф.Яруллин сүзләренә «Тормыштан суынма син» һ.б.
Марс Макаров 2016 елның 16 мартында вафат булды, Казан шәһәренең Арча зиратында җирләнде.
1. Сулдан уңга: Марс Макаров, Наҗия Теркулова, Эмиль Җәләлетдинов, Заһид Хәбибуллин. Татарстан районнарында композитор Заһид Хәбибуллинның иҗатына багышланган кичәләр үткәргән көннәрдә. Арча районы. 1969 ел 2. Композитор Заһид Хәбибуллинның иҗатына багышланган кичәгә бару. Ат чанасында утырганнар: Марс Макаров (артта), Наҗия Теркулова, Эмиль Җәләлетдинов (алда), Заһид Хәбибуллин.1969 ел 3. Татарстан сәнгать осталары Финляндия президенты Урхо Кекконен янында. Марс Макаров (уңнан өченче).1968 ел
4. Тамашачылар арасында уртада: Фәхри Насретдинов, Марс Макаров.Татарстанның Биектау районы Битаман авылы. 1980 ел
5. Филармония артистлары Финляндиядә. Марс Макаров (уңнан беренче). Хельсинки, 1968 ел
6. Марс Макаровның «Сәнгатебез йолдызлары» дигән Татарстан китап нәшриятында 2011 елда чыккан китабының тышлык рәсеме.
7. Марс Макаровның «Еллар һәм җырлар» дигән җыр җыентыгы. Казан, Татарстан китап нәшрияты.2002 ел
--- |
Иң күп укылган
|