поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.06.2010 Спорт

АЯК ЧАЛМА, ЭЧТӘН АЛМА...

Ике көн рәттән Казанда “Дөнья чемпионаты” исеме белән билбаулы көрәш ярышлары узды. Ачу тантанасында да, япканда да “Беренче дөнья чемпионаты”, дип игълан ясадылар.

Беренчеме? Юк, әлбәттә. Бу күзгә төтен җибәрү генә. Мондый статустагы ярышлар ничәмә тапкыр булды инде! Шунысы куандыра: шуларда якташларыбыз Х.Мусин белән Р.Нуриманов чемпион исемнәрен яуладылар! Соңгысы биш ел элек Казанда ук узган чын мәгънәсендә дөнья чемпионатында.

 

 Ни өчен моны искәртәм соң? Чөнки Казандагы шушы бәйгеләрдә бу батырларны телгә алучы да булмады. Ичмасам, почетлы кунак буларак чакырсалар иде. Бәйрәм флагын да күтәрергә лаеклылар бит. Юк шул, Казан Казан инде бу мәсьәләдә дә.

 

 Димәк, “Дөнья чемпионаты”. Гадәттә аны халыкара көрәш федерациясе оештыра. Ә монда – Татарстан гына. Оештыручылар исемлегеннән дә бу күренә. Аларны тәрҗемәсез китерәм: “Международная ассоциация татарской борьбы на поясах – көрәш”. Беренче тапкыр күрәм-ишетәм. “Көрәш” сүзен нигә өстәргә? “билбаулы көрәш” тезмәсе булгач?

 

 Тагы: “Всероссийская федерация национальной спортивной борьбы “Татарча көрәш”. Алдагы сорауны кабатларга мөмкин. Аннары: Министерство по делам молодежи, туризма и спорта РТ.

 

 Инде көрәшнең үзенә кайтыйк. “Билбаулы көрәш”тә Казанда казанча икән. Үз күзләрем белән күзәттем. Ягъни, мәсәлән, билгә кушак бәйләп казанча, классик стильдә көрәшү. Көндәшеңне келәмнән күтәреп ал да, сыртына сал. Башка алымнар саналмый. Аяк чалу да ярамый... Мәсәлән, Иран егетенә, шул сәбәпле өч мәртәбә кисәтү ясалды. Кисәтүләр бихисап булды. Гомумән, ягадан килгәннәргә.

 

 Ә бит билбаулы көрәш – ирекле көрәш. Көндәшеңне ничек телисең, нинди генә алым кулланып та аркасына салырга мөмкин. Монда исә күп нәрсә тыелган иде.

 

 “Билбаулы көрәш”нең ниндилеген кыргыз егетләре дә күрсәтмә чыгышларында исбат итте. Нәкъ бездәгечә. Хәтта кореялылар да шулай көрәшә. Кабатлыймдыр, монда башкача.

 

 “Дөнья чемпионаты”... Бер карашка, шулай дип тә әйтеп була. Ни дисәң дә, 18 илдән чакырылган көрәшчеләр катнашты. Игътибар итегез: чакырганнар-чакырылганнар... Ә аларның байтагы бу тип көрәшне беренче тапкыр күрүләре. Шуңа да аларны иң башта көрәшергә өйрәткәннәрдер, мөгаен.

 

 Җиңүчеләргә килсәк, җиңүче – Россиянең “җыелма командасы”, ягъни, нигездә татарстанлылар: Казаннан, Түбән Камадан, Актаныштан...

 

 Мондый турнирларда батырларга алтын, көмеш, бронза медальләре тапшырыла. Монда да медальләр бирелде, милли киемнәр бүләккә һәм долларлар: 500дән алып (дүртенчегә), 1500гә кадәр беренчегә. “Чемпионат” бюджеты 10 миллион тирәсендә икән. Ай һай!..

 

 Менә шундый “Дөнья чемпионаты” булды республикада. Миңа калса, бу ярышларны Татарстанның ачык чемпионаты дип кенә атап була.

 

 Алда Универсиада. Казан тагы үз кагыйдәләрен кулланырга басым ясар. Моңа ничектер юл куймаска кирәк. “Билбаулы көрәш” икән, чын мәгънәсендә шундый булсын!

 

 Тәкъдимем. Безнекеләргә үзебезне Казанга килеп күрсәтергә кирәк. Сәнгатькәрләребезне дә алып килеп.

 

 Мәсәлән, шул төрдә бөтенроссия, йә булмаса, әйтик, Мәскәү-Т.Новгород-Татарстан арасында турнир... Уйланыйк. Дөрес, бездә шулкадәрле долларлар юк...

 

Казан.


Рәшит ХӨСНЕТДИНОВ
Туган як
№ 22 | 28.05.2010
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»