поиск новостей
  • 09.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 10.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Март
  • Ренат Вәлиев - баянчы
  • Рим Хәсәнов - композитор
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
04.06.2008 Җәмгыять

БАЛА ТАБУ БӘЯСЕ

“Ничә сум түләдең?” Бала тудыру йортына килеп урнашкач, булачак әниләрдән иң элек шул сорауны ишеттем. Гаҗәпләнеп калмадым, чөнки, яшереп тормыйм, бирегә танышлар аркылы, бәясен алдан сөйләшеп килеп кергән идем...

КАЙДА КҮПМЕ?

Декрет ялына чыгуга ук дус-ишләр, таныш-белешләр бала табу йортларындагы "тәртипләр" турында кисәтеп куйган иде. Бер Казанда гына түгел, күп җирдә шулай икән ул – кунакны киемгә карап каршы алалар. Бу әле беренче тапкыр гына балага узуым һәм хастаханәдә гел ятканым булмаганга, "бушлай гына" бәбәйләргә батырчылык итмәдем. Декрет ялына чыгуга ук таныш-белешләр аша үземә табиб эзли башладым. Бәяләр 8-10 мең тирәсендә тирбәлә. Кесарев кисүе 30 меңгә кадәр җитә икән. Бу – табибның үзе белән сөйләшсәң. Шәфкать туташы аркылы "юл ярсаң" кыйммәткәрәк чыга. Арадашчылык өчен үзенә дә 2-3 мең тиешле. Хастаханәдә бик якын кешең булса гына, юнь бәягә килешеп була.

Кан басымы кисәк күтәрелеп киткәнгә, бала табу йортына бер ай алдан барып ятарга туры килде. Дөресен әйтергә кирәк, мин әйбәт палатага туры килдем, ике кешелек кенә. "Сөйләшү" нәтиҗәседер инде, дип уйлап куйдым. Дөрес, шартлар Америкадагы бала табу йортларындагы кебек шәп түгел (бу хакта хезмәттәшебез Гөлгенә Лотфуллина язган иде), шулай да башка палатадагыларына караганда күпкә өстен. Душы, бәдрәфе үзендә, теләсә кем кереп борчымый. Шәфкать туташлары да, санитарлар да яхшы мөгамәләдә. Килеп кергән көнне үк ультратавыш тикшерүе үткәрделәр, йөрәкне тикшерделәр. Берсенә дә ялынып йөрергә туры килмәде. Палатадаш кыз Оля да ипле генә кыз булып чыкты. Мондагы тәртипләр белән шундук таныштырды, шуңа күрә хастаханә тормышына ияләшү авыр булмады.

 

"МИН ПАРИКМАХЕР ТҮГЕЛ!"

Күрше палатадагы кызлар белән дә танышып киттек. Барысы да Казанныкылар. Сөйләшүләреннән дә "текә" икәнлекләрен  чамалап була. Мин барында гына да ике кыз ирләренә шалтыратып, бала бүләгенә бриллиант кашлы алка-йөзекләргә "заказ" биреп куйды. Табибка күпме түләгәнем белән дә алар кызыксынды. "Әлегә түләмәдем. Соңрак бирергә куштылар. Күпме икәнен әйтмәделәр. Сез никадәр бирдегез соң?" – дим. "Без дә төгәл сөйләшмәгән әле. Шулай да 15тән дә ким булмас дип торам", – ди берсе. Сүзгә икенчесе кушыла: "Конечно, алай гына булыр инде. Мин бер көн түләүле палатада яткан идем, шуңа өч меңне чыгарып салдым".

Баксаң, ятучыларның күбесе монда таныш-белеше аркылы килеп урнашкан икән. Һәрхәлдә, мин сөйләшкән кызларның барысы да шундыйлардан иде. Үз табиблары белән кесә телефоны аша гына сөйләшеп яттылар. Бер әрсезрәге үз табибын әллә нинди юк-бар сораулар белән аптыратып бетерде. Бер көнне: "Фәлән Фәләнович, минем чәч буйыйсым килгән иде. Ярыймы?" – ди бу. Тегесе дә үзенә көненә әллә ничә мәртәбә шалтыраткан кызыйга: "Мин парикмахер түгел, ә акушер-гинеколог!" – дип җавап кайтарган.

Иртәнге һәм кичке "обход" вакытында да дежур табиблардан сон кызларны таныш табиблары тикшереп торды. Палатадашым Оля янына ике-өч көн кермәгәннәр иде, кыз хафага төште хәтта. Иренә шалтыратып, мәсьәләгә ачыклык кертергә кушты. Моңа бик гаҗәпләнгән идем, бер-ике көннән соң минем янга да үз табибым килде. Урта яшьләрдәге бу ир сәламәтлегем белән даими кызыксынып торды. Алай-болай кирәгем чыкса дип, визит карточкасын да кулыма тоттырды. Кыскасы, бала тапканчыга кадәр мине игътибарсыз калдырмады. Ялларга өйгә кайтып килергә дә рөхсәт бар иде.

 

РӘХМӘТНЕҢ МӘГЪНӘСЕ БАШКА

...Тулгагым төнлә башланды. Шундук монда урнаштырган танышыбызга шалтыраттым. Ул исә үз чиратында мине бәбәйләтәчәк табибны чакыртып китерде. Каршымда мөлаем гына татар абыйсын күргәч, сораулы карашымны танышыбызга юнәлттем. Мине тикшереп торган табиб башка иде бит! "Монысы күпкә яхшырак!" – дип колагыма пышылдады танышым. Моның чыннан да шулай икәненә малаем дөньяга аваз салгач кына инандым. Ун сәгатьтән артык авыртып ятсам да, ул баламны үземә таптыртты. Һәм бернинди җәрәхәтләрсез! "Бәхетең бар икән, шәп табибка эләктең, – диде янымда басып торган шәфкать туташы. – Синен хәлеңдә башка табиб болай вакланып тормыйча, әллә кайчан Кесарев кисеме ясаган булыр иде".

Монысында мине алты кешелек палатага урнаштырдылар. Барыбыз да беренче балаларын табучылар. Һәркайсыбыз үзенең шатлыгы белән уртаклашты. Сөйләшә торгач, бу кызларның да бирегә танышлык буенча урнашуларын белдем. Янәшәмдә ятучы бер Әтнә кызы гына монда район юлламасы буенча җибәрелүен әйтте. Тик аңа да чыгып китәр алдыннан кемгә ничек "рәхмәт" әйтергә кирәклеген җиткерделәр. Бу сүзнең мәгънәсе әллә кайчан үзгәргән икән инде. Бала таптырган табибка да, акушеркага да, педиатрга да, балаңны төреп әтисенә тоттырган шәфкать туташына да, син биредә яткан чакта хәлеңне белергә килүче белән ике арада сумка күтәреп йөргән ханымга да, сине озата чыккан санитаркага да өлеш чыгарасы икән. Дөрес, һәркем юрганына карап аягын суза. Берәүләр "рәхмәт"не кесәгә конверт салып җиткерсә, икенчеләр торт, чәчәк ише әйберләр калдырып китә. Миңа исә тегесен дә, монысын да калдырып китәргә туры килде.

Бу "тәртипләр" җайга салынган инде. Аларга хәзер беркем дә шаккатып карамый. Һәркем моны шулай тиеш дип кабул итә. Бәхетле әниләр дә, бала табу йорты хезмәткәрләре дә. Дөресен әйтергә кирәк, мондый тәртипләр бер хастаханәләрдә генә хакимлек итми. Укырга керә, эшкә урнаша, балаңны бакчага урнаштыра башласаң да, танышларыңны барлый башлыйсың. Безнең халык моңа күнеккән инде. Моның сәбәпләрен ачыклыйсым, гаепле-гаепсезләрне барлыйсым килми. Максатым ул түгел. Әлеге язмам белән җәмгыятебезнең кая таба тәгәрәгәнен генә күрсәтәсем килде.

 

P.S. Улыма ике ай тулып китте. Алда зур бурыч тора хәзер – сөннәткә утыртасы бар. Хирургка 2 мең сум акча әзерләп куярга куштылар инде. Әле шәфкать туташы да бар...


Галия ХӘБИБРАХМАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 104 | 03.06.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы