|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2019 Хәвеф-хәтәр
Каерылган түбәләр, төбе-тамыры белән кубарып аткан агачлар: Татарстанда котырган давылның беренче нәтиҗәләре ФОТО һәм ВИДЕОлардаКазанда офис үзәге янында көчле җил түбәнең бер өлешен сигез машина өстенә алып аткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткән. Аларның әйтүенчә, гадәттән тыш хәл Дементьев урамында «Авиатор» үзәге янында булган.
Шулай ук Казанның бер ишегалдында көчле җил нәтиҗәсендә машина өстенә агач ауган. Гадәттән тыш хәл бүген көндез Вишневский урамындагы 14нче йорт ишегалдында булган, дип яза агентлык.
Моннан тыш, Восстание урамында да җил тротуарга зур гына бер агачны аударган. Беркем дә зыян күрмәгән диелә.
--- |
Иң күп укылган
|