|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2019 Шоу-бизнес
"Күпмегә барыр белмим" - эстрадада кечкенә генә сенсация: Нурзадә белән Әлфия Хәбибуллина дуслашкан!Нурзадә һәм аның иҗади дусты, алып баручы Әлфия Хәбибуллина арасында кара мәче октябрь башында йөгереп узган иде. Бер-берсенә бик каты үпкәләшсәләр дә, бу хәл озакка бармаган, рәхмәт төшкере, ике ханым дуслашканнар тагын. "Мин алай озак ачу саклый белмим бит, онытам кайчагында упкәләгән икәнемне. Менә буген дә шулай булды" ди Нурзадә. "Матбугат.ру" ачыклаганча, җырчы сәхнәдәш дусты Әлфия Хәбибуллинага соңгысы инстаграмга Нурзадә белән Айдар Фәтхетдиновның фотосын куйган өчен үпкәләгән иде. Интернетта бу фотоны күреп өлгергән тамашачылары, дөрес аңламыйча, Нурзадәгә тозсыз сораулар яудырырга, хәтта хатынлы ир белән чуала дип гаеп белдерергә дә күп сорап тормаганнар. Шәхси тормышына бик сак караучы Нурзадә белән Әлфия ханым бу хәл аркасында соцчелтәләр аша "чәкәләшеп" тә алдылар кебек. Бәхеткә, татулашканнар тагын үзләре. "Инде үпкәләшкәнгә күпме вакыт узды. Әлфия белән юньләп сөйләшкән юк иде. Гастольләрдә дә этле-мәчеле булып йөреп кайттык. Бүген репетиция ясарга кирәк 7 ноябрьгә, дип җыелыштык та... Шуннан кереп чәй эчтек инде. Нәрсә диим, без бит бергә эшлибез. Дөнья булгач, төрле хәлләр була инде. Без бит инде 10 елга якын бергә эшлибез", дип уртаклаша Нурзадә.
--- |
Иң күп укылган
|