поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.10.2019 Матбугат

Рәфгать абыйсыз бер ел: “Бердәмлек”нең беренче мөхәррире вафатына 31 октябрьдә бер ел тула

Мәңгелеккә килгән төп кебек кеше беркайчан да үлмәс, аның канаты астында тыныч кына шулай яшәрбез әле, дип ваемсызланып йөрүләребез үткән елның 31 октябрендә тәмамланды да куйды. Газетаны ябаргамы, әллә мөстәкыйль рәвештә эшләп караргамы, дип уйланырга да вакыт юк иде.

Мәрхүм Зәйнәп апа Әһлиуллина әйтмешли, газета бит ул домна миче кебек, авызына никадәр информация тыксаң, шулкадәр яндыра, ә сиңа көн саен яңа информация, яңа мәкаләләр язарга туры килә.
 
Аллага шөкер, халык безне ташламады. Әбүнәчеләребез элек никадәр язылган булса, бүген дә шул ук дәрәҗәдә. Моның өчен бөтенегезгә дә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Бергә булганда гына без милли көч булуыбызны хәтеребездән чыгармыйк.
 
Күрәсездер, без бер урында таптанып тормыйбыз. Ярты ел элек кенә газетаның яңа дизайнын эшләп чыгардык. Ул кемгәдер ошады, кемдер өнәп бетермәде, элеккечә калдырырга иде, дип үз фикерен әйтте. Мәрхүм Рәфгать абыйга верстка ошамаганда: “Утызынчы еллар газетасы ясап куйгансыз!” – дип ачуланганын хәтерлим. Дөресе шул - дөнья алга бара һәм аның арбасыннан төшеп калырга, XXI гасырда үткән гасырдагыча эшләргә ярамый. Рәфгать абыйга бу яңалык ошаган булыр иде, дип уйлыйбыз.
 
Коллективыбызда да үзгәрешлар булуын сизгәнсездер инде. Редакция хәзер башлыча яшьләрдән тора – хәбәрчеләр Алия Арсланова, Эльмира Сәйфуллина, җаваплы сәркатип, корректор Гөлгенә Сәлахова, дизайнер Гөлнур Мусина әле кырыкка да җитмәгән җиләк кебек кызлар. Шулай ук штаттан тыш хәбәрчеләр арасыннан Җәмилә Шәрифуллинаны билгеләп үтәр идем. Дөрес, ул әлегә рус телендә генә яза, ә без, аның мәкаләләрен татарчага тәрҗемә итеп, газетада урнаштырып киләбез. Киләчәктә, бераз татарчага өйрәнгәч, аны да коллективыбызга алырбыз, дип өметләнәбез.
 
Быел март башында Халыклар дуслыгы йортында "Бердәмлек"нең 1500нче саны чыгуга багышлап уздырылган матбугат конферен-циясе коллективыбызга дәрт-дәрман өстәп җибәрде. Өлкәбезнең төрле районнарыннан җыелып килгән милләттәшләребез белән сөйләшү конструктив булды һәм безне күп үзгәрешләргә этәрде, дип әйтер идем.
 
Шуннан алган гайрәт белән киләсе елдан, дөресрәге, февраль башыннан, газетаның утыз еллыгын да бәйрәм итә башлаячакбыз. Бу турыда аерым белдерүләр булыр әле. Бәйрәм программасын әлегә сер итеп саклыйк.
 
Менә шулай редакция эше, иҗтимагый йөкләмәләр, бәйрәм чаралары һәм иҗади эш арасында тормышыбыз дәвам итә. Рәфгать абый, Зәйнәп апа гел истә, сүзләре телебездән төшми, алар өйрәтеп калдырган эш ысуллары үзгәрми. Тик “Бердәмлек”тә, минем карашка, яңа эра башлануы күзәтелә. Мин аны яңа технологияләр, яшьләр эрасы дип атар идем.
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 25.10.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»