|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.10.2019 Мәдәният
![]() Камал театрында зур премьера булды (ФОТОрепортаж)Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында #Сишәмбекөнкичбелән проекты премьерасы үтте. Тамашачыларга 3 яңа спектакль тәкъдим ителде: Олег Кинҗәгулов сәхнәләштергән Сөмбел Гаффарованың «Парковка» спектакле, Энҗе Гыйззәтова пьесасы буенча Рамил Гәрәев сәхнәләштергән "Ишекләр" спектакле, Гүзәл Сәгыйтова пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Томан" спектакле. Спектакльләр бер-бер артлы уйналды. Озын антрактларда тамашачылар альтернатив татар төркемнәре һәм шагыйрьләр чыгышын тыңладылар, милли брендлар коллекциясен күрделәр, инсталляцияләр, лекцияләр, фикер алышулар һәм башкалар. Премьера, шулай ук, 29 октябрьдә, 19 ноябрьдә һәм 10 декабрьдә күрсәтеләчәк.
БИЛЕТ АЛЫРГА КАССА: (843) 293-03-74
--- |
Иң күп укылган
|