• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 10 Июль Назилә Сафиуллина
  • 10 Июль Илгиз Шәйхразиев
  • 10 Июль Светлана Звонарева
  • 10 Июль Зәки Зәйнуллин
  • 11 Июль Данил Мостафин
  • 11 Июль Алмаз Монасыйпов (1925-2008)
  • 11 Июль Хазбулат Шәмсетдинов
  • 11 Июль Денис Голубев
  • 12 Июль Матвей Апросин
  • 12 Июль Альберт Борһанов
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

05.06.2010 Милләт

ГАЛИ АВЫЛЫНДА САБАН ТУЕ (ФОТО)

Үзенең 400 еллык юбилее белән бергә илебездә беренчеләрдән булып Бөтенроссия авыллары Сабан туен үткәргән Гали авылы турында өлкәбездә генә түгел, бөтен Россиядә дә хәзер белмәгән, ишетмәгән кеше калмагандыр инде, мөгаен. Бәйрәмгә әзер-лек барышын күп рус телле мәгълүмат чаралары да, татар газеталары да даими рәвештә һәм киң күләмдә яктыртып барды. Ә безнең “Бердәмлек” газетасы бу Сабан туеның елъязмачысы булды дип әйтергә дә ярыйдыр.

Менә, ниһаять, билгеләнгән көн дә килеп җитеп, Бөтенроссия авылларының беренче Сабан туе күз ачып йомганчы үтте дә китте. Хәер, ул читтән карап торучыларга гына шулай тоелгандыр. Ә оештыручылар бу көннәрдә “кызган табада биеделәр”мени!

 

Кунаклар авылга берничә көн алдан, 27 майда, атна кич үк җыела башладылар. Күпләр җомга көнне дә бер-бер артлы килә тордылар. Аларның кайсын кая урнаштырасын алдан ук сөйләшеп куйганга күрә, хуҗалар үзләренә кунак булып төшәсе кешеләрне Похвистневога яисә Богырысланга барып, поезддан каршы алдылар. Кунаклар юлдан соң юынып, ашап-эчеп хәл алгач, баштан Сабан туе кырына җыелдылар, ә аннан авыл буйлап экскурсиягә чыгып киттеләр.

 

Гали авылы урта мәктәбе укытучылары экскурсовод булырга алдан үк әзерләнеп, сөйләнәчәк текстларын язып, авыл тарихын яттан өйрәнеп куйганнар иде. Әмма читтән килгән татарлар, аларның үзләре кебек үк, гади кешеләр булып чыктылар, шуңа күрә аралашу шундый җиңел барды ки, хәтта ятлаган текстларның кирәге дә калмады. Төрле төбәкләрдән килгән татарлар (ә биредә Әстерхан, Киров, Кемерово, Түбән Новгород, Омск, Тамбов, Төмән, Чиләбе, Саратов, Оренбург, Пенза, Рязань, Саратов, Свердловск, Самара өлкәләреннән, Марий Эл, Удмуртия, Чувашстан, Башкортостан, Татарстан республикаларыннан, Хабаровск, Пермь крайларыннан, хәтта Кытайдан да делегация бар иде) бик тиз дуслашып, туганлашып өлгерделәр һәм алар арасында телефоннар алмашу, уртак танышларны эзләү, адреслар язып алу кебек якын күрү гамәлләре башланып китте. Ә кичен кунаклар авыл Мәдәният йортында бәйрәмгә махсус чакырылган Татарстанның дәүләт Буа сатира театрының “Кычыткан чыпчыгы” дип аталган тамашасын карап кайткач, фатир хуҗалары өлгерткән мунчаларны кереп, йомшак түшәкләргә арыган башларын кую белән рәхәт йокыга талдылар. Иртәгә аларны 400 еллык тарихы булган Гали авылында Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе көтә иде.

 

Бәйрәм узасы болында кичтән үк тормыш гөрләде. Сәүдә рәтләрендә 200ләп сату урыннары билгеләнгән, шашлык пешерү урыннарында алдан ук күмер әзерләнгән. Көчле яңгырдан соң төн салкын булуга карамастан, сатучылар шунда ук куна да калдылар.

 

 Милиция хезмәткәрләренең дә тормышы җиңелләрдән түгел: төне буе һәр куак астын, машиналарны тикшереп, болындагы кешеләрне фотога төшереп йөрделәр. Хәзерге заманда мондый чаралар бер дә артык түгел: әнә, көн саен шартлаулар булып кына тора бит. Аллам сакласын!

 

ИРТӘН ялтырап кояш чыкты. Ходайның рәхмәте, яңгыр гына булмасын инде, дия-дия халык Сабан туе булачак урынга, Тәрәгәл инеше буендагы киң болынлыкка, юл тотты. Бәйрәм башланырга вакыт әле күп булса да, читтән килгән кунаклар бер-берсен эзлиләр иде инде. Шуларның берсе – Кемерово шәһәреннән килгән Фәиз Әйбәтуллин, белән сөйләшеп алдык:

 

– Гали авылы ошадымы Сезгә?

 

– Бик зур, бик бай, бик матур авыл. Кемерово өлкәсендә ике генә татар авылы бар – Теп-лая Речка һәм Яңаул. Колхозлар таралгач, фермерлар иген игү, бәрәңге үстерү һәм терлек үрчетү белән шөгыльләнә башлады. Ә Гали – тәҗрибә алу өчен бик тә күренекле авыл, төрле тармакларда эшлиләр икән биредә.

 

– Сезнең якларда Сабан туйлары ничек уза соң?

 

– Бездә Сабан туе алдыннан егетләрнең атларга атланып яулык җыю традициясе югалмаган әле. Дөрес, хатын-кызлар хәзер чигү чигеп азапланмыйлар, сөлгеләрне ки-беттән генә сатып алалар. Шулай да бу традицияне сакларга кирәк.

 

Сабан туе безнең якларда өч көн дәвам итә. Беренче көнне сөлге җыю булса, икенче көнне рәсми Сабан туе уздырыла, ә өченче көнне әбиләр һәм балалар тагын мәйданга җыелып күңел ачалар.

 

Һәр Сабан туенда сәүдә рәтләрен әйләнеп чыкмасаң, күңел ничектер китек булып кала. Бу юлы да иң элек шунда таба юнәлдек. Бәйрәм ярминкәсендә нәрсәләр генә юк иде икән?! Хәләл сарык, сыер, ат һәм тавык, хәтта тәвә кошы (страус) итеннән пешерелгән шашлыклардан авыз итәргә дә, теләгән сувенирларны сатып алырга да, татар бизәкләре белән чигелгән милли киемнәр, түбәтәйләр, калфаклар белән хозурланырга да мөмкин иде. Аларны Татарстаннан да, үзебезнең Самара шәһәреннән, район үзәкләреннән һәм авылларыннан да алып килгәннәр. Биредә татар милли ашлары күргәзмәсе янында мөхтәрәм кунакларны да сыйладылар. Татарстанның Чирмешән районы уңганнары Гали Сабан туена 40 кеше сыешлы чатыр алып килеп, аны мәйданга урнаштырганнар, Гали авылының һәрбер хәлле эшмәкәре дә, фермеры да үз чатырын куйган һәм милли ашлар әзерләп, кунакларны көтеп тора иде.

 

Шул арада тау ягыннан болынлыкка таба очып килүче вертолетлар күренде. Халык башларын өскә күтәреп, аларның утырганын зур кызыксыну белән күзәтеп торды, кайберләре фотосурәткә дә төшерде. Көтелгән зур кунаклар, ниһаять, килеп җитте, димәк, тиздән Сабан туе да тантаналы төстә ачылып, башланып китәчәк.

 

МӨХТӘРӘМ кунакларны – Россия Федерациясе хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, Россия Федерациясенең Олимпия комитеты рәисе Александр Жуковны, Россия президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапотаны, Самара өлкәсе губернаторы Владимир Артяковны, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны хөрмәтләп, чәкчәк белән каршы алганнан соң, алар өчен Гали авылы буйлап экскурсия оештырдылар.

 

Менә, ниһаять, мәйданда искиткеч матур милли киемнәрдән «Казан» бию ансамбленең егетләре-кызлары пәйда булды. Алар башкаруында композитор Мәсгүдә Шәмсетдинова музыкасына «Адәм балалары» дип аталган хореографик композицияне сокланып караганда күпләрнең күңелендә халкыбыз, динебез белән горурлану хисләре тагын да арта төшкәндер. Бу тантаналы мизгелләрдә һәр кешенең йөрәге ныграк тибеп, чыгып китәрдәй булып, каядыр ашкынгандыр.

 

Борынгы хәрби костюмнарга киенгән дәртле егетләр мәйдан уртасына Казан шәһәре символын – зур казанны китереп куйгач, түргә Галинең көянтәләр тоткан сылу кызлары, чалгылар тоткан тырыш егетләре, кәрзиннәре җиләк-җимеш, яшелчә белән тулган бакчачылары, чыбыркы тоткан көтүчеләре чыкты. 400 еллык бай тарихы булган авылның уңган, хезмәт сөючән халкын тасвирлаган бу күренешне барысы да дәррәү кул чабып каршы алды. Ә илебезнең 23 төбәгеннән килгән делегатларның бер колоннага тезелеп, мәйдан буйлап горур атлаулары беренче Бөтенроссия авыллары Сабан туеның нинди зур масштабта үткәрелүен дәлилләде.

 

Сәхнәдән профессиональ алып баручылар – “Татарстан - Яңа гасыр” телевидениесе дикторлары Илфат Әбдерахманов, Илдар Кыямов һәм Казан дәүләт филармониясе директоры Айгөл Нәбиуллина Гали авылы тарихы, аның бүгенгесе, биредәге халыкның тормышы турында сөйләгәндә, башка төбәкләрдән килгән кунаклар авылның югары яшәү дәрәҗәсенә сокланмыйча калмаганнардыр. Ә мәйданда бәйрәмчә бизәлгән арбада риваятьләр аша безнең заманнарга кадәр җиткән изге Морат бабкай (ерак та түгел аның исемен йөртүче чишмә челтерәп агып ята, ә бу рольне тантанада Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакир башкарды) пәйда булып, «Казан» бию ансамбле кызларының борынгы чүлмәкләр тотып биегәннәрен карагач, үзебезне, әйтерсең лә, борынгы заманнарга эләккәндәй хис иттек. Алып баручыларның тантаналы төстә Сабан туена килгән мәртәбәле кунакларның исемнәрен игълан итүләре генә безне бүгенге көнгә кайтарды.

 

Менә мәйдан түренә алар үзләре дә чыгып бастылар. Александр Жуков тамашачыларга мөрәҗәгать итеп: “Сезне Россия хөкүмәте исеменнән шушы гаҗәеп бәйрәм, халык, егетләр чаялыгы һәм шатлык көне белән котлыйм. Самара өлкәсе бүгенге бәйрәмне үткәрү урыны итеп очраклы гына билгеләнмәгән. Биредә халыклар дуслыгы бик нык”, – диде.

 

Григорий Рапота да үзенең чыгышында бу сүзләргә кушылып, татарларның сан буенча Россиядә икенче урында торуларын билгеләп үтте һәм аларның бу бәйрәмне башка милләт вәкилләре белән бергәләп үткәрүләренә басым ясады.

 

"Язын чәчү тәмамланганнан соң, ял итәргә, күңел ачарга, туганнар һәм дуслар белән дә очрашырга була", – диде ул.

 

Владимир Артяков та үзенең тәбрикләвен: “Без бүген Самара җирендә бәйрәмдә катна-шучыларның барысын да шатланып сәламлибез, - дигән сүзләр белән башлады. – Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән вәкилләрнең булуы бәйрәмне тагын да үзенчәлеклерәк ясый. Ә без аны матур һәм онытылмаслык итеп оештырырга тырыштык”.

 

Владимир Артяков Гали авылы мәктәбенә заманча спорт җиһазлары сатып алу өчен махсус сертификат бүләк итте. Аны кабул итеп алганда Гали муниципаль җирлеге башлыгы Идрис Муллабаевның балаларча сөенгәнен күрсәгез икән сез!

 

Владимир Артяков шулай ук Похвистнево районының “Хөрмәтле гражданины” исемен йөртүче төбәгебезнең атаклы көрәшчесе, дөнья чемпионы Наил Гәрәевкә, Гали авылының күренекле эшкуары Миңнегани Сафиуллинга, Похвистнево шәһәренең «Дуслык» ширкәте җитәкчесе, эшкуар Мөдәррис Латыйповка, элеккеге Тарзиев исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе Сәйфулла Сафиуллинга өлкә губернаторының Хөрмәт грамоталарын да тапшырды.

 

– Бу авылга килгәч, биредәге халыкның яшәү рәвешенә, җитеш тормышына хәйран калдык без. Гали күп авылларга үрнәк булырлык, - дип башлады үзенең чыгышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм бу уңышларда Самара өлкәсе хөкүмәтенең өлеше дә зурдан булуын билгеләп, губернатор Владимир Артяковка үзенең аерым рәхмәтен белдерде.

 

Татарстан президенты Гали авылы җирлегенә хөкүмәт исеменнән Татарстанда эшләнгән күп урынлы “Фиат Дукато” автомобилен бүләк итте. Ул шулай ук Похвистнево муниципаль районы башлыгы Александр Ларионовка, Гали авылының «Хәләл» колбаса цехы җитәкчесе, Похвистнево районының «Туган тел» татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйповка Самара өлкәсе һәм Казан шәһәре арасындагы мәдәни һәм икътисади бәйләнешләрне ныгытулары өчен «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медален тапшырды. Ә Самара өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев Татарстан Республикасы президентының Рәхмәт хатына лаек булды. Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан җирле китапханәгә һәм мәктәпкә күп татар китаплары бүләк ителгәнлеген дә әйтеп үтте.

 

БӘЙРӘМНЕ алып баручылар дәртле татар музыкасы яңгыравы астында Россия Федерациясе һәм Сабан туе әләмнәре күтәреләчәге турында хәбәр иттеләр. Бу мактаулы хокук СССРның спорт остасы, Европа чемпионы, күп сабантуйлары батыры, төбәгебезнең танылган эшкуары, Самара өлкәсе буенча Федераль дзюдо федерациясе президенты Хәбил Бикташевка һәм Похвистнево районының «Туган тел» татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйповка бирелде. Шуннан соң бәйрәмнең төп сәнгать чыгышлары, спорт бәйгеләре башланып китте. Һәм Тәрәгәл инеше буендагы киң болынга җыелган 20 меңгә якын тамашачы, үзе теләгәнчә, кайсы концерт карады, кайсы көрәш бәйгесен, ат чабышларын күзләде, кайсы төрле милли бәйгеләрдә катнашты.

 

Без – журналистларның эше шундый инде: һәр милли чарада бер генә вакыйганы да төшереп калдырырга теләмичә, әле бер якка, әле икенче якка чабабыз. Бу юлы да төрле ярышларны, бәйгеләрне карап йөргәндә бәйрәмнең төп сәхнәсендә чыгыш ясаган танылган татар эстрада җырчыларының җырларын тыңларга да өлгердек. Салават, Хәмдүнә Тимергалиева, Вил Усманов, Резидә Шәрәфиева, Зө-Ләй-Лә, Вәис Бәйрәмов, Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм башка бик күп артистлар һәм коллективлар катнашындагы бу ифрат та зур Сабан туе концертының нинди дәрәҗәдә узуын аңлатып та торырга кирәкмидер. Ә аланның икенче башында урнашкан кечкенә сәхнәдә төрле төбәкләрдән килгән үзешчән сәнгать осталары эстрада «йолдызларыннан» бер дә ким булмаган чыгышлары белән халыкны чын-чынлап шаккаттырдылар. Самараның атаклы «Ялкынлы яшьлек», Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылының «Ак каен» ансамбльләре, Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укучылары һәм башка бик күп төбәкләрдән килгән үзешчән артистлар иң гүзәл киемнәрен киеп, иң матур җырларын, биюләрен башкарып, үз осталыкларын күрсәттеләр.

 

Шул вакытта мәйдандагы бик тә озын багана очында бернинди страховкасыз трюклар ясаучы Татарстанның Чирмешән районыннан килгән әтиле-уллы Нәфыйковларны күргәч, хәйранга калып тордык. Менә бит нинди батыр йөрәкле кешеләр бар! Аларның чыгышын берничә ел элек Самара Сабан туенда да күрергә насыйп булган иде. Бүген дә аларның булдыклылыкларына карап хозурландык.

 

Бәйрәмнең оештыручылары тамашачыларга төрледән-төрле уеннарны тәкъдим итеп кенә тордылар. Менә биредә аркан тартышу ярышы бара. Ә тегендәрәк авыш колга буйлап йөгереп менүдә үзеңне сынап карарга була. Бер төркем хатын-кызлар, ир-атлар һәм яшүсмерләр чүлмәк ватуда, аякларына капчык киеп йөгерүдә һәм башка уеннарда катнашалар.

 

– Бу минем үз гомеремдә спорттагы иң беренче җиңүемдер, мөгаен, – диде елмаеп көянтәгә сулы чиләкләр асып йөгерү ярышында катнашып, беренчелекне яулаган мөлаем йөзле Рамилә ханым Сәйфетдинова. – Бүген миңа бөтен гаиләм көч биреп торды. Ә без Гали Сабан туена күрше Нурлат шәһәреннән бишәү – мин үзем, ирем һәм өч балабыз килдек. Бәйрәм бик шәп бара!

 

БЫЛТЫР “Бердәмлек”тә дөнья күргән Гали авылы Сабан туе турындагы язмабызны: “Кара, улым, чабыш атлар килә, Сабан туйлары алып, канат җәеп. Җайдаклары аның татар, улым, синең кебек, атаң, бабаң кебек”, – дигән шигъри юллар белән башлап җибәргән идек. Гомер-гомергә татар Сабан туеның иң матур, гасырлардан килгән бәйгесе – атлар чабышы тудырган иде ул шигъри юлларны. Ә быел, Гали Сабантуена атларны төрле регионнардан алып килгәнгә күрә, чабышны тагын да матуррак тамаша булыр, дип уйлаган идек. Күпләр безнеңчә фикер йөрткәннәр, күрәсең, ат ярышлары уздырыласы җиргә халык шактый күп җыелган булып чыкты, чөнки атлар чабышында 18 заезд булырга һәм бәйгедә 100дән артык чабыш аты катнашырга тиеш иде.

 

Менә чабыш трибунасына мөхтәрәм кунаклар – Россия хөкүмәте вәкилләре Григорий Рапота һәм Александр Жуков, өлкә җитәкчеләре Владимир Артяков һәм Виктор Сазонов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар күтәрелде. Бераздан трибуна каршыннан көттереп кенә өчәр ат җигелгән ике тарантас үтеп китте. Тамашачылар аптырашта иделәр: кемнәр бу? Ярыш башланды булдымы инде? Ник бернинди белдерү дә юк соң? Нинди тарантаслар бу, кемнәрнең атлары, кайдан килгән? Тамашачылар шулай аптырашып торган арада чаң суктылар, һәм берничә атның ерактан чабып килүе күренде. Әле ярый шунда ярышның судьясы Екатерина ханым Чиннова, беразга кәгазьләреннән аерылып, атларның исемнәрен атады. Ә кайсысы Накат, кайсысы Небир, кайсысы Абигаль икәнен белә алмадык, чөнки җайдакларның номерлары да, ат хуҗаларының исемнәре дә юк иде.

 

Бу заездда кем җиңгәнен унбиш минуттан соң гына хәбәр иттеләр, ә бу вакытта безгә таба бүтән атлар очып килә иде инде.

 

Судья-комментатор бертуктамыйча атларның кайсы хуҗалыктан чыкканы, нинди ярышларда катнашып, нинди урыннарны алганы турында такылдап тормагач, тамашачы беренче заезддан икенче заездга кадәр унбишәр минут тик тора алмый бит инде. Ул Сабан туеның башка кызыграк җиренә китә. Шулай булды да: икенче заезддан соң мөхтәрәм кунаклар китеп барды, бишенче заезддан соң халык та тарала башлады. Ә инде былтыр да, быел да ат чабышлары өчен җаваплы булган, бирегә үзенең дә чабыш атларын алып килгән Гали авылы фермеры Камил Исхаков та каядыр юк булгач, биредә, чыннан да, нәрсәнеңдер дөрес түгеллеген аңлап, судьялардан чабыш программасын даулый башладык. Ә башкача биредә берни дә аңлап булмас иде.

 

Шулай итеп, бераздан судьялар тирәсендә ат үрчетүчеләр, ат караучылар һәм ат яратучылар гына калды дисәк тә, ялгыш булмас.

 

Ә бит җайдаклар да ел буе бу ярышка ныклап әзерләнгәннәр, оештыручылар да менә дигән чабыш юлы әзерләп куйганнар, хуҗалар да атларны чыгымнарын жәлләми тәрбияләгәннәр. Шуңа күрә атларның чабыш барышында күрсәткән вакытлары да ипподром ярышларындагы күрсәткечләрдән бер дә ким түгел иде. Тик ат чабышларын да көрәш кебек кызыклы тамаша итү өчен оештыру җитеп бөтмәде кебек.

 

Җиңүчеләргә призлар тапшыру да бернинди тантанасыз үтте. Чабышны үткән җайдаклар борылып киләләр дә, судьяларның берсе янында ниндидер язулар язып, конверт алып яисә берәр тартманы култык асларына кыстырып, дәшмичә генә китеп баралар.

 

Соңгы заезддан соң чабышкылар һәм җайдаклар арасыннан призлы урыннарны алучылар билгеле булды. Чиста канлы чабышкылардан беренче урынны Киров өлкәсенең Вятские Поляны авылыннан килгән Рубикон кушаматлы ат яулады (җайдагы – Костюшин). Ярымканлы чабышкылардан беренче урынга Нурлаттан Тайди кушаматлы ат чыкты (җайдагы – Ухванов).

 

Ә менә юртак чабыш атлары ике төркемгә бүленеп узыштылар. Өлкән яшьтәге атлар арасыннан Оренбург өлкәсенең Крепкий кушаматлы чабышкы аты (җайдагы – Артамонов) беренчелекне алды, ә менә өч яшьлек юртаклар арасыннан җиңүне Гали авылының атаклы ат үрчетүчесе Камил Исхаковның Припев кушаматлы аты яулады (җайдагы – Карашсанов). Шунысын да әйтергә кирәк, призерлар арасында башлыча Татарстанның Нурлат, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән атлар булды, икесенең – Оренбург өлкәсеннән, ә икесенең Самара өлкәсенең Борское авылыннан булуы куандырды.

 

Беренче урыннарны алучыларга ике суыткыч, ике кер юү машинасы, беренче-икенче урыннарны алучыларга музыкаль үзәкләр һәм шуның кебек башка шактый кыйммәтле көнкүреш техникасы бирелде. Шулай да, бүләкләр тантаналы төстә тапшырылсалар, ат хуҗаларының да, җайдакларның да күңеле булыр, эшләгән эшләре күренер иде...

 

Ә чабышлар тәмамлангач, күңелсезләнүебезне күреп алган Камил Исхаков безне 19 майда Богырысланда узачак Сабан туена кунакка чакырды. “Менә, ичмасам, анда ат чабышы булачак! Мин Галидә дә шушы ярышларны ут күршеләребез белән бергә уздырмакчы идем, тик бу барып чыкмады. Гаепләмәгез инде”, – дип калды.

 

БӘЙРӘМДӘ кызыклы бәйгеләр, уеннар бик күп булса да, барысы да һәр Сабан туеның йөзек кашы булып саналган татарча милли көрәшне аеруча яратып күзәтте. Оештыручылар әйтүенчә, бәйгедә Самара, Пенза, Саранск, Оренбург өлкәләреннән, Татарстан, Башкортостан, Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән 80нән артык көрәшче катнашты. Шуңа күрә дә бу бәйге берьюлы ике келәмдә алып барылды. Батырларга әзерләнгән бүләкләр дә бик шәптән булып, шуларның иң зурысы өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, төбәгебезнең танылган эшкуары Фәхретдин Канюкаев үз хәләл акчасына сатып алган “Тойота Королла” автомобиле һәм, әлбәттә, гадәттәгечә, зур сарык тәкәсе иде.

 

Ир-егетләр 70тән алып 100 килограммга кадәр авырлык үлчәүләрендә көч сынаштылар. Бәйгедә көчлеләрдән дә көчле көрәшчеләр генә катнашты. Алар арасында атказанган спорт осталары да бик күп булып, төрле ярышларда дан казанган дөнья чемпионнары да бар иде.

 

Александр Жуков, Григорий Рапота, Владимир Артяков, Рөстәм Миңнеханов һәм Сабан туеның башка мөхтәрәм кунаклары – Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, аның урынбасары, Чувашстан мөфтие Әлбир Крганов, башка төбәкләрдән килгән дин әһелләре, Самара өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин, өлкә вице-губернаторы, Галидә Сабан туен оештыру төркеме җитәкчесе Алексей Бендусов, Самара губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов һәм башкалар да көрәшне зур кызыксыну белән карадылар.

 

Күптән түгел генә Россиянең Олимпия комитеты президенты итеп сайланган Александр Жуков көрәшчеләрнең осталыкларын күреп хозурланганнан соң, милли бәйгебез турында: “Сабан туе – халыкның чын Олимпия уены икән бит, ләбаса! Ихтыярым булса, мин татарча көрәшне Олимпия уеннарының спорт төрләре исемлегенә кертер идем. Безнең анда җиңүгә ирешүебезгә өметләр зурдан булыр иде”, –дигән фикерен дә белдерде.

 

Биш сәгатькә якын дәвам иткән көрәш бәйгесе, ниһаять, ахырына якынлашты һәм төрле авырлыктагы үлчәүләрдә җиңүчеләр һәм призерлар билгеле булды. Призлы урыннарга чыккан көрәшчеләр (алар арасында Әлмәттәге атаклы тренер, Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән якташыбыз Салават Йосыпов тәрбияләгән егетләр дә бар иде) финалда үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәдә иң соңгы бил алышуда 19 яшьлек Әлмәт көрәшчесе Айвар Билаловны җиңеп, Бөтенроссия авыллары Сабан туеның абсолют батыры исемен Татар гуманитар педагогия университеты аспиранты, Татарстанның Балык бистәсе районында туып-үскән, Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, күп Сабан туйларында җиңүче Илнар Әхмәтҗанов яулады. Ул җилкәсенә зур сарык тәкәсен салып, көрәш түгәрәген әйләнгәндә, Сабан туе мәйданы көчле алкышларга күмелде. Ә инде батырларның батыры Илнар Әхмәтҗанов Фәхретдин Канюкаев белән бергә ап-ак кыйммәтле чит ил машинасына утырып, мәйданнан чыгып киткәндә, аларны озатып калган ир-егетләрнең күбесе аңа кызыгып, яшь кызлар бу чибәр көчле егеткә чын-чынлап гашыйк булып калганнардыр.

 

Милли көрәш бәйгесенә йомгак ясап, дүрт авырлык үлчәвендә дә беренче урыннарны Татарстан көрәшчеләре яулавын билгеләп үтәргә кирәктер. Призерлар арасында Самара төбәгеннән бер Гали авылы егете – Роман Боровның исеме генә яңгырады. Бу тагын бер тапкыр Татарстанда милли көрәшкә зур игътибар бирелүен һәм әлеге спорт төренең киң үсеш алуын күрсәтә. Дөрес, безнең Похвистнево районында да бу юнәлештә күп эшләр алып барыла, күптән түгел Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә дә көрәш секциясе эшли башлады. Һәм биредә шөгыльләнүче ир-егетләр киләчәктә өлкәбез сабантуйларында гына түгел, ә башка төбәкләрдә дә призлы урыннарга лаек булырлар, дип ышанасы килә. Ә, бәлки, өлкәбездә башка урыннарда да махсус көрәш секцияләре булдырып, милли бәйгебезнең асылын югалтмыйча, аны көчәйтү турында уйланырга кирәктер?! Үзебезнең татар егетләре арасында көрәшне үзләштереп, призлы урыннарга, кыйммәтле бүләкләргә лаек булырга теләүчеләр, һичшиксез, табылыр иде. Алайса өлкәбездә узган сабантуйларында йә башка төбәкләрдән килгән көрәшчеләрнең, йә рус егетләренең җиңүе гадәти хәлгә әверелде бит.

 

МЕНӘ Беренче Бөтенроссия авыллары Сабан туеның ахыргы минутлары да килеп җитте. “Беренче коймак төерле була”, - диләр. Тик бу әйтем Гали авылында узган бу зур бәйрәмгә берничек тә туры килми. Ат чабышларындагы кебек, берникадәр кимчелекләр дә күренгәләде, билгеле. Мәсәлән, шулкадәр күп мөхтәрәм дин әһелләре чакырылган бәйрәмне нигәдер, башка еллардагыча, Коръән сүрәләрен укып башламадылар. Программада каралганча, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга да тәбрикләү сүзе бирелмәде, Гали мәдрәсәсендә укучы яшь шәкертләрнең Коръән уку бәйгесе дә булмады. Әйе, “Туй үпкәсез булмый”, дигән мәкаль дә бар бит. Кайбер шундый кимчелекләрне, җитешсезлекләрне Сабан туеның югары дәрәҗәле яклары каплады, әлбәттә. Әйтик, бәйрәмне оештыручылар барысын да җентекләп уйлап, уен мәйданнарын, көрәш ке-ләмнәрен, баш сәхнәне, тамашачылар өчен утыру урыннарын, сату рәтләрен, милиция, янгын сүндерүчеләр, медицина пунктларын тиешле урыннарга урнаштырганнар иде, ә җирле халык кунакларны ачык йөз, табын тулы сый-хөрмәт белән каршы алды.

 

Гомумән, Галидә бик тә күңелле, искиткеч матур, ямьле беренче Бөтенроссия авыллары Сабан туе югары дәрәҗәдә үтте дияргә була. Бигрәк тә биредә, башка төбәкләрдәге кебек, куаклар арасында аракы эчеп утыручыларның да, алпан-тилпән йөрүче исерекләрнең дә булмавы, хәмер, хәтта сыра да сатылмавы тагын бер кат Гали авылының динлелеген, тәртиплелеген дәлилләүче, йөрәккә май булып яткан лаеклы күренеш иде.

 

СҮЗ дә юк, шулкадәрле күп чыгымнар таләп иткән зур бәйрәмне (аны үткәрергә берничә дистә миллион сум акча тотылган) уздыру төрле оешмаларның, киң күңелле, юмарт кешеләрнең матди ярдәменнән башка һич кенә дә мөмкин булмас иде. Шундыйлар арасында: Самара өлкәсе хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Похвистнево районы администрациясе, Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, өлкә һәм Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономияләре, эшкуарлар Мөдәррис һәм Расих Латыйповлар, Фәхретдин Канюкаев, Дания Тулова, Вазыйх Мөхәммәтшин, Миннәхмәт Хәлиуллов, Рифгать Хуҗин, Хәмзә Газизов, Марат Бикташев һәм бик күп башка иганәчеләр бар. Аларның исемнәре Сабан туе сәхнәсеннән дә яңгырады.

 

Бәйрәмне түгәрәкләп чыгыш ясаганда, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та шушы Сабан туен уздыруга зур өлеш керткән, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда зур эшләр башкарган кешеләргә – эшкуарлар Камил Исхаковка, Дания Туловага, Мөсифулла Сәяровка, Мөдәррис Латыйповка, Вазыйх Мөхәммәтшинга Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Ихтирамнамәләрен тапшырды. Ә Дания ханым Тулова һәм Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе (җитәкчесе Миннәхмәт Хәлиуллов) «Татарстан АССРына – 90 яшь» медале белән бүләкләнделәр. Похвистнево муниципаль районы башлыгы Александр Ларионов Самара губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов исеменнән Гали авылы җирлеге башлыгы урынбасары Зәйтүнә Газизуллинага, Похвистнево муниципаль районының вәкилләр җыелышы депутаты Кәүсәрия Шәйхетдиновага, Гали авылы китапханәчесе Фәһимә Зариповага тырыш хезмәтләре өчен дипломнар тапшырды. Ә Гали авылында иң беренчеләрдән булып теплицаларда яшелчә үстереп сату эшен башлап җибәргән Миңнегани Сафиуллинга Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, эшкуар Рифкать Хуҗин хуҗалыкта куллану өчен мотокультиватор бүләк итте.

 

– Бүген без бик матур традициягә нигез салуда катнаштык. Киләчәктә беренче булып Гали авылында узган Бөтенроссия Сабан туе өлкәләр, республикалар буенча атлаячак һәм киләсе елда Чувашстан Республикасының Шыгырдан авылында үтәчәк, – диде үзенең йомгаклау чыгышында Ринат Закиров һәм Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов белән бергә Бөтенроссия авыллары Сабан туе символын Чувашстан Республикасының Шыгырдан авылы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәшит Куренковка тапшырды.

 

Әйе, киләчәктә Бөтенроссия авыллары Сабан туе озын гомерле булып, әле күп төбәкләрдә узар. Ә без аның беренче булып нәкъ бездә, 400 еллык тарихлы Гали авылында, үткәрелүе белән тарихка кереп калачакбыз, һәм Самара өлкәсендә яшәүчеләр моның белән чын-чынлап горурлана алалар!

 

 

 

Бүләккә сертификат алган Гали муниөипаль җирлеге башлыгы Идрис МУЛЛАБАВның шатлыгы чиксез.

 

 

Расих ЛАТЫЙПОВ белән Хәбил БИКТАШЕВ Россия Федерациясе һәм Сабан туе әләмнәрен күтәргәндә.

 

 

Көне буе ике сәхнәдә һәм мәйданда сәнгать осталары һәм үзешчәннәре концерты барды.

 

 

Җилдән җитез юртак аргамаклар...

 

 

Самараның таналган эшкуары Фәхретдин КАНЮКАЕВтан Сабан туеның абсолют батыры Илнур ӘХМӘТҖАНОВка бүләккә автомобиль...

 

 

Милләт каһарманы Морат бабкай (аның ролендә Әзһәр ШАКИР) Сабан туе кунакларын сәламли.

 

 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА, Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№17 (46908) / 09.06.2010 11:58:37

Мәдинә, сәлам! Минем телефон - 89277672346.

№16 (46807) / 08.06.2010 22:18:04

Бердэмлеклелэр! Раушания Ситдыковага ирештерегезче зинхар. Аны Мадина Нурулла эзли.

№15 (46802) / 08.06.2010 22:04:30

Гафу итегез,чит компьютердан язам.Монда татарча шрифт юк...

№14 (46801) / 08.06.2010 21:56:54

Мәдинә Нурулла урысча сөйләшмәс ...

№13 (46799) / 08.06.2010 21:50:00

Привет, коллеги! У меня к вам есть просьба. Очень нужен телефон Рушании Ситдиковой. Меня зовут Мадина Нурулла.

№12 (46618) / 07.06.2010 20:24:44

Баганада трюклар ясаучылар (аталы-уллы Нәфыйковлар) Түбән Кама районының бер авылыннан. ә Чирмешәннән түгел. Бик оста алар.

№11 (46561) / 07.06.2010 11:20:59

ул корэшчелэр нэселеннэн. бабайсы татар халкы азатлыгы очен корэшэ, кияве мэйданда

№10 (46559) / 07.06.2010 11:08:15

Америка ачып утырмагыз, жэмэгать. Илнар чыннан да яхшы корэшэ. Андагыларнан барысын да отарлык. Тик ни очен менэ Галидэ 100 килодан авыррак егетлэр очен аерым вес куймаганнар. менэ анысы вопрос.

№9 (46558) / 07.06.2010 10:42:19

Аталарча кайгырту хормэткэ лаек.

№8 (46557) / 07.06.2010 10:39:28

Бик гадел булган бит инде бу алайса. Татар конгрессы оештырган сабантуйда Ринат Закировнын кияве батыр калган. Ишеткэн идем корэшердэй кешелэрне мэйданга кертмэделэр дип. Кергэннэренэ дэ алдан анлатканнардыр кем жинэргэ тиешлеген. Аталарча кайгырту!

№7 (46533) / 06.06.2010 22:30:40

Ә Илнар Әхмәтҗанов Ч. Закированың ире булып чыкты.

№6 (46510) / 06.06.2010 17:56:37

Ансат Шулаева, кайсы тапшыру ул? кайсы журналист шулай сойлэде? народ должен знать своих героев

№5 (46509) / 06.06.2010 17:52:01

Бер конне ТНВда бер тапшыру карадым. Анда шушы Сабан туеннан репортаж тэкъдим ителде. Гали авылынын русчасы Алькино булгач, шуны татарчалаштырып Элки дип сойлэделэр. Неужели авылнын татарча Гали дип аталуын сюжет тошеручелэрнен берсе дэ белмэгэн?!!! Э бит инде кайчаннан бирле Гали авылында Сабан туе була дип чан суктылар. Игътибарсызлык билгесе бу.

№4 (46465) / 06.06.2010 07:49:55

Афәрин, "Бердәмлек" журналистлары!
Бәйрәмнәр шаулап-гөрләп уза да китә ул. Иманым камил, Сабан туен яктырту вазифасы бер сезләргә генә йөкләнгән булмагандыр инде ул.Менә бер атна вакыт узып та китте. "Азатлык" хәбәрчеләре һәм элиталы Үзәк телеканаллар журналистларының бик тирәнгә кермәгән репортажларын исәпләмәгәндә, Сабантуй мәгълүмат кырында киң яктыртылыш таба алмады. Фотолар агымы ерып чыккысыз! Әле "Бердәмлек" язып чыкмаса, бәйрәмнең төп бүләге - иномарка машинаны кем яулаганын да белми идек түгелме?!
Оренбур татарларының порталы күршеләребезнең олуг хезмәтен яктыртуга аз гына булса да үз өлешен кертергә тырыша. Кереп чыгыгыз:
http://orentat.ru/habar/?p=117
http://orentat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=53:201

№3 (46460) / 05.06.2010 23:45:45

Turkiyä'däge Tatar avıllarında da sabantuylar uzdırıla;
http://www.facebook.com/album.php?aid=177086&id=92379051246&comments#!/pages/wwwkuruhoyukcom/92379051246

№2 (46453) / 05.06.2010 19:46:27

Сабан туйлары күңелле вакытлар инде ул. Шул ук вакытта ошап бетмәгән яклары бар. Беренчедән, район сабан туйлары үткәрелүче мәйданнарны асфальт белән каплап, (заманчалаштырып) ,
сабан туйның төшенә зыян китерделәр. Ул да булса татарча көрәшне якыннан карау мөмкинлеге юк. Кешеләр көрәшне мәйданнан шактый читтә урнашкан махсус утыргычлардан күзәтергә мәҗбүр. Монда инде, гафу, әлләни хозурлык кичерелми. Көрәшчеләрнең йөзләре юньләп күренми, кая инде элеккечә , түгәрәк мөйдан ясап, чирәмдэ көрәшчегә көч-дәрман биреп утырулар! Икенчедән,
сабан туе һәр авылның көчлеләрен ачыклау урыны иде элек.
Әле сабантуйга махсус белемле көрәшчеләр килә, авыл кешесе
андый исемле , данлыклы көрәшчеләрдән куркып кала, билгеле. Шуңа да, бәйрәм тансык булса да, элеккегечә , сабан туен ашкынып көтүләр юк инде ул.

№1 (46415) / 05.06.2010 14:31:57

Кулъязма укып утырам. 1962 елда авылда беренче һәм соңгы тапкыр автомобиль белән яулык җыйганнар...
Замана!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте