|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2019 Шоу-бизнес
Баянчы Рәзил Камалов әтисен искә ала: "Аның сүзеннән чыкмыйча эшләделәр" (ФОТО)Рафинә Ганиуллинаның ире, баянчы Рәзил Камалов яңа фотосы белән уртаклашып, бу сурәттә үзен мәрхүм әтисенә охшатуын әйтә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, күп еллар агроном булып эшләгән Илдар абыйның бу якты дөньядан китүенә инде 9 ел булган. "Бу фотода әтигә ошатам уземне, - ди баянчы. - Кечкенә чакта кайчак мине УАЗ машинасына утыртып, үзе белән алып чыга иде. Эшчеләрнең хәлен белеп, бер басудан икенче басуга йөрдек. Мине дә алдына утыртып машина йөртергә биргәләде. Шундый рәхәт дулкынлану: ул вакытта башымда, барсын да дөрес эшләсәм ярый иде, дигән уй. Ә әти мине күтәреп сөеп ала иде. Бик хәлле, здоровый кеше иде (десантник). Эшчеләр аның сүзеннән чыкмыйча тырышып эшләделәр. Хөрмәт итәләр иде, аннары бераз шүрләгәннәрдер дә. Кешесенә карап кызурак булды кайчакта... Авылда тормыш шулайрак бара инде, үзегез беләсез. Амбарга кайткач зур бодай өемен күреп шакката идем: ул игенчеләрнең нәтиҗәсе, күпме тир түгеп табылган бит. Рәхмәт аларга! Әтине сагындырып куя. Без дә үз балаларыбызга шулай үрнәк булырга язсын!" - дип уртаклаша Рәзил Камалов.
--- |
Иң күп укылган
|