|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.10.2019 Шоу-бизнес
Анастасия Заворотнюк турында яңа хәбәр барИнстаграмда Анастасия Заворотнюк сәхифәсендә аның авыруы турында яңа хәбәр чыкты. "Битараф булмаган һәркем өчен мәгълүмат: Анастасия, чыннан да, дәвалану курсы уза. Ләкин ул беркайчан да комада булмады, үпкәләрен ясалма җилләтә торган аппаратка тоташтырылмады, "сопор" халәтенә китмәде, хәтерен югалтмады, аңы үзгәрмәде, паралич һәм мускуллар атрофиясе кичермәде", диелә аккаунтта.
Әлеге пост авторлары актриса турында матбугатта таралган гайбәтләрне уйдырма дип атый, Анастасиянең авыруы турындагы мәгълүматны бөтен халыкка чыгармауны үтенә, дип яза Кызыл таң.
"Анастасия өчен дога кылуыгызны гына үтенәбез", диелә бу хәбәрдә.
Анастасия Заворотнюк яман шеш белән авырый, дигән хәбәрләр августта чыкты. Сентябрьдә аны, комада ята, дип яздылар.
Фото: социаль челтәрләрдән
--- |
Иң күп укылган
|