|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2019 Ир белән хатын
"Минем ирем көйсез, теш пастасын яба белми һәм... өйдәге һаваны боза"Бөекбританиядә яшәүче ир еш кына хатынының тулы гәүдәле булуыннан көлә. Бер заман хатын зур корсаклы иренең диванда ятуын күргәч, аңа багышлап шигырь язарга була. Хатын аны шигырендә "файдасыз симез ялкау" дип атый. Шулай ук хатын язмада иренең көйсезлегенә, еш кына өйдә һаваны бозуына һәм беркайчан да теш пастасы, шампуньне япмаганына зарлана.
Өстәл өстендә калган бу язуны ир табып укый. Гаиләдә зур гына низаг була, әмма бу хәлдән соң ир диетага утыра, спорт белән шөгыльләнә башлый. 3 айда 20 килограмм авырлыгын югалта ул. Хатын да иренә ияреп, 10 килограммга ябыга, дип яза Кызыл таң.
"Без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмләшәбез. Ябыгуга да бергәләп тотынгач, нәтиҗә бар", - ди алар.
--- |
Иң күп укылган
|