поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.06.2010 Интернет

«МАТБУГАТ.РУ»ДА ФИКЕР АЛЫШУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

"Матбугат.ру"да аралашу кагыйдәләренең беренче вариантын яздык. Анда сезнең фикерләр дә исәпкә алынды. Өстәмә тәкъдимнәр булса, языгыз. Тулыландырып элеп куярбыз.

 

 

 

 

  

 

«МАТБУГАТ.РУ»ДА ФИКЕР АЛЫШУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
 
1. Комментарий язганчы ныклап уйлагыз. Һәр язган сүз өчен сез үзегез җаваплы, сайт администрациясе түгел.
 
2. Оппонентыгызны хөрмәт итегез. Һәр кешенең үз фикере бар. Һәм ул аны әйтергә хокуклы.
 
3. Тәнкыйть хуплана. Әмма ул конструктив һәм тема буенча булырга тиеш. (Шәхеснең керен чайкау, аталарын яки балаларын барлау, темага кагылышы булмаган фактлар казып чыгару, имеш-мимешләргә таянып фикерләү, “ахмак”, “надан”, “тиле” сүзләрен куллану – конструктивлык  билгесе түгел.)
 
4. Юридик таләпләргә җавап бирми торган постлар сайт администраторлары тарафыннан бетерелә. (Мәсәлән, суд карары булмаган килеш кешене җинаятьче дип атау, коррупциядә гаепләү, яла ягу, милләтара низаг чыгарырга тырышу, революциягә өндәү һ.б.).
 
5. Юридик таләпләрдән тыш әхлакый таләпләргә җавап бирми торган постлар бетерелергә мөмкин. (Кешене кимсетү, аның исемен махсус рәвештә үзгәртеп язу, янау, шантажлау һ.б. Комментарий сөртелгәч: “монда цензура икән!”, “сез куркак!”, “сезгә кем түли?”, “сайт татарга каршы эшли!” кебек бәргәләнүләргә сайт администрациясе тыныч һәм битараф карый).
 
6. Әгәр кем дә булса “башка кермим!”, “башка язмыйм!” дип чыгып китә икән, артыннан “таш атып” калмагыз. (Һәм борчылмагыз да. Гадәттә, алар башка исем белән яза башлый, яисә бераз вакыт узганнан соң үз исемнәре белән “яңадан туа”).
 
7. Шәхес, балалар, милләт, дин мәсьәләләренә кагылышлы комментарийлар язганда аеруча зур җаваплылык сорала.
 
8. Сүгенү сүзләре язу тыела. (Сүгенү сүзендә бер-ике хәрефне йолдыз белән алыштырып кына ул сүгенү сүзе булудан туктамый).
 
9. Спам һәм флуд тыела. (Администраторлар тарафыннан бер бетерелгән комментарийны икенче тапкыр язу мәгънәсез. Бу – вакытны бушка үткәрү).
 
10. Алдан килешмичә, реклама язу тыела. (Шул ук вакытта “Матбугат.ру” тәкъдим иткән рекламага карата  лояль булуыгызны үтенәбез. Реклама булмаса – “Матбугат.ру” да булмас иде).
 
11. Татар җөмләләрен татар хәрефләре белән язу хуплана. (Шулай да, әгәр мондый мөмкинчелек юк икән, “ә” урынына “э”, “ү” урынына “у” куллану да зур гаеп түгел).
 
12. Фактик, мәгънәви, стилистик хаталар өчен сайтны, язма авторларын һәм комментарий язучыларны тәнкыйтьләү хуплана. (Тик тенхик хаталрада  хәреф чүлпәү  – акылыллык билгесе саналмый).
 
13. Уен-көлке, шаян сүз, төртмә тел белән язу хуплана. Әмма алар низаг чыгуга сәбәп булмаска тиеш. (Киресенчә, юморны киеренке бәхәсне җиңеләйтү, кешеләрне дуслаштыру  өчен файдаланыйк).

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 02.06.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»