поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.06.2010 Җәмгыять

ӘЙДӘ, ЧҮПЛЕККӘ... ТОВАРГА!

Кибетләрдә, базарларда озаграк йөрсәм, товарларның күплегеннән күзләрем элҗе-мөлҗе килә башлый. Кан басымым күтәрелә, баш авыртырга тотына. Тизрәк өйгә кайтып "егылу" турында гына уйлыйм.

Күнегеп булмый, чөнки мондый муллыкка. Сәүдә рәтләре арасыннан үтәрлек түгел бит: товарлар киштәләргә генә сыймыйча, сату урыннарының ян-якларына, хәтта аяк асларына тезелгән. Савытыннан ташып чыккан әче камыр, диярсең. Кирәк микән шулкадәр әйбер, нигә дип болай күп итеп җитештерәләр икән? Киемнәрне генә әйтүем: халык сатып алып та, киеп тә бетерерлек түгел бит. Күпме чимал, табигатьнең байлыгы, никадәр хезмәт әрәм. Ничаклы товар сатуда тузан җыеп ята, күпмесе – шифоньерларда, чүплекләрдә... Болай әрәм-шәрәм итүне динебез гөнаһка саный бит.

 

Көнкүреш техникасы ремонтлау белән шөгыльләнүче танышыбыз сөйли: "Телевизорлар, суыткыч, тузан суырткычлар еш кына гарантияле вакытлары бетүгә үк сафтан чыгалар. Аларны төзәткәнче кайчак яңасын сатып алу отышлырак була. Товар күбрәк сатылсын өчен шулай кыска "гомерле" итеп чыгаралар, күрәсең", – ди. Йорт җиһазларын да яңадан-яңаларына алыштырып тора халык, искеләрен, әле ярыйсы гына күренсәләр дә, чыгарып ташлыйларлар. Хәер, пычкы чүбеннән ясалган җиһазларның чыдамлыгы әлләни озакка җитми анысы.

 

Чиге юк исраф итүнең: кибетләр янына көн саен өелә торган тартмаларга игътибар иткәнегез бардыр. Азык-төлектән яки башка товардан бушаган, калын, сыйфатлы картон тартмалар... Агачтан эшләнгән әрҗәләр дә күренгәли. Боларның барысы диярлек чүплеккә озатыла. Шәһәрдән читтәрәк урнашкан кибетләрнең сатучылары исә аларны шунда ук ут төртеп яндыра. Никадәр матди байлык, хезмәт төтен булып җилгә оча. Яңаларын ясау өчен тагын күпме агач киселәчәк дигән сүз. Элек товар накладнойларында "возвратная тара" дигән язу була һәм бушаган әрҗә-тартмаларны товар җибәрүченең үзенә кайтарасы иде. Шул исәптән сөт, кефир, катык, лимонад һәм аракы шешәләре дә әйләнештә йөрде. Кибетләрдә үлчәүле ризыкны төреп бирердәй кәгазь дә күп очракта булмый иде, шуңа күрә үзебез белән чүпрәк сумкалар, иске газеталар, ничәмә-ничә тапкыр юып киптерелгән полиэтилен пакетлар йөрттек. Аның каравы табигать, җир йөзе хәзерге кебек чүпкә батмаган иде.

 

Элек заманнарда бүгенгедәй муллык кешеләрнең төшләренә дә кермәгән, шуңа күрә һәр әйбер кадерләп тотылган. Киемне күп җыю да гөнаһ икән ич. Кыямәт көнендә киемнәрең өчен генә түгел, аларга төшерелгән һәр бизәк-чәчәк өчен җавап тотасы, дип әйтә иде әбием. Әйе, ачлык-ялангачлыкны җитәрлек татыган өлкән буын кешеләре исраф итүне өнәми. Бервакыт электричкада миңа алтмыш яшьләр тирәсендәге татар апасы белән танышырга туры килде. Шәһәр чүплегенә якын авылда яши икән – "Универмаг" дип атыйбыз без чүплекне, андагы әйберне күрсәң! – дип башлады ул сүзен. – Әрәм булып ятмасыннар дип, ничәмә-ничә келәм алып кайттым шуннан. Өр-яңа булмасалар да, югач чистарып, матурланып киттеләр. Өй идәннәренә, җылы булсын дип, өч-дүрт кат җәйдем. Стеналарга да элдем, верандамны да, мунча чоланына да келәмнәр бизи. Бер минеке генә түгел, күрше-тирәнеке дә шулай.

 

Берәр нинди трикотаж цехыныкы булгандырмы, әлеге апа чүплектән тегү, бәйләү җепләрен дә күпләп алып кайткан, шул җепләрдән оекбашлар бәйләп саткан. Ташланган йон свитерларны да сүтеп ни дә булса бәйли икән. Ә инде кием-салымны, тасмалар итеп телгәләп, ыргак белән шулардан түгәрәк җәймәләр үргән. "Кунакка кайткан туган-тумачага да биреп җибәрәм кул эшләремне. Чүплектән тапкан аяк киемнәре арасыннан да үзләренә ярашлысын сайлап алалар", –дип сөйләде юлдашым. Үзе кигән туфлилар да шуннан икән. Чын күннән тегелгән, бик уңайлы күренәләр. "Бер кырые гына сүтелеп киткән иде, шуңа ташлаганнар. Ә мин остаханәдә тектереп кайттым", – дип канәгать елмайды апа.

 

Кондитер цехларыннан күпләп китерелгән йомырка кабыкларын – тавыкларга, икмәк сыныкларын эре мал-туарга җыя икән авыл халкы. Әбинең шәһәрдәге балалары, ипи калдыкларын чүп контейнерына салганда: "Әнигә посылка җибәрәбез", – дип шаяртырга яраталар, ди хәтта.

 

Чүплеккә кибетләрдән срогы чыккан товарлар да күпләп китерелә икән. Тартма-тартма бизәнү әйберләре, аз гына бозыла башлаган җиләк-җимеш, дисеңме. Арасыннан әйбәтрәкләрен сайлап алырга була, ди. Бер машина карбыз китереп аударганнар бервакыт. Халык рәхәтләнгән ташып.

 

– Берәүләр 6-7 мичкә буяу табып кайтканнар, – ди яңа танышым. – Йорт-җирләрен кат-кат буяганнан соң, калганын сатып, акчага әйләндерделәр. Икенче бер гаилә, акцизы булмаганга чүплеккә ташланган аракыларны ташып, шулар белән туй үткәрде. Базларында әллә ничә әрҗә запаслары бар дигән сүзләр йөри. Терәлеп торган күршем әрҗәләр җыйды, шуларны сүтеп, такталары белән мунчасын әйбәтләп тышлады... Юлдашым сөйләгәннәрне язып кына бетерерлек түгел. Чүплектә төрле хәлләр булгалаган. Биредә эшләүче тракторчы, чүп-чар белән бергә ялгыш бер хатынны да эттереп куйган. Башы гына күренеп калган бичараның. Чак эзләп табып, көч-хәл белән казып-актарып алганнар үзен.

 

Икенче бер очрак турында оялып кына бәян итте юлдашым. Күрше карчыклары белән бергәләп ирләрнең җенес әгъзасы имитаторлары тутырылган тартмага юлыкканнар. Ни икәнен аңламыйча интеккән арада бер әби: "Бәрәннәрне имезергә бик шәп булды әле", – дип тартманы үзенә алган.

 

Шулай итеп, һәр әйбергә кулланыш таба өлкән буын кешеләре. Түрәләр дә алардан үрнәк алсыннар иде. Элек-электән ишеткәнем бар, бер япон кешесе: "Әгәр миңа химия заводының бер факелын, ягъни ялкын чыгарып утыручы торбасын бирсәләр,миллионерга әйләнер идем", –- дип әйткән имеш. Ул да безнең әбиләр ише булгандыр, мөгаен.


Галиябану ХУҖИЕВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 01.06.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»