• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 03 Апрель Ландыш Хөсәенова
  • 03 Апрель Рүзәл Әхмәдиев
  • 03 Апрель Фидарис Мортазин
  • 04 Апрель Руфия Рәхмәтуллина
  • 05 Апрель Равил Шәрәфиев
  • 05 Апрель Гайнан Мөхәммәтҗанов (1940-2003)
  • 05 Апрель Ирек Мортазин
  • 05 Апрель Рамазан Байтимеров (1923-1989)
  • 05 Апрель Рәнис Габбазов
  • 05 Апрель Илфак Шиһапов (1968-2017)
  • Казан.Губкина урамында 1 булмэле кв.озак вакытка арендага бирелэ.Барлык унайлыкларда бар.17 мен сум .Собственник. 89534003932
  • Актаныш,ярылган каен утыны сатыла! Телефон:89274777038
  • Ркб ягыннан квартира или булма снимать итабез тел 89393923808
  • Кама Тамагы районы, Сатлыган авылында йорты белэн участок сатыла. Янэшэдэ генэ кул бар, бик матур урында урнашкан. Жире 25 сутый. Тел 89053163640.
  • Авыл күкәе сатам (твыкныкы). 30 күкәйдән башлап бушлай китереп тә бирәм. Бәясе: 10 шт. - 70 сум. Гүзәл 89959816220 Казан).
  • АКТАНЫШТА СЕНЧЕК ХЭМ МАЛ ЧОГЕНДЕРЕ ОРЛЫГЫ САТЫЛА Т 8987413 8346
  • Актаныш.Жалюзи, Рулонные шторы, Москитные сетки (ремонт сеток), рольставни, римские шторы.89375814252 Айдар
  • Актаныш.тонировка бронь авто.89375814252
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Арча районы Курса-почмак авылы уртасында барлык уңайлыклары булган йорт сатам.37 сутый җире бар.Җиләк-җимеш бакчасы 16сут.каралган. тел.89510608150

 

 
Архив
 

               

26.09.2019 Ана теле

Сөйләмдә мәгънә төгәллеге җөмләнең төзелешенә бәйлеме? Ким җөмләнең нәрсәсе ким?

Җөмләдә мәгънә дөреслегенә ирешү өчен кулланыла торган пара-экстралингвистик чаралар, аерым алганда структура-төзелеш белән бәйле чаралар үзенә бер сөйләшү темасы икәненә төшенә барабыз шикелле.

Инде килеп, сөйләм яңалыгын белдерүнең традицион булмаган ысул-юлларын барларга тотынсак, нәхү галиме Р.Сибәгатевнең аларны структур ысул дип атавын искә төшерербез. Ул җөмләдә, аннан да бигрәк берничә җөмләне берләштергән микротекст, макротекст, текст берәмлекләрендә, аерым алганда, аларның диалог рәвешендә сөйләм яңалыгын белдерүнең, ассызыклауның структур мөмкинлекләрен ачыклады.
   
Дөрес, татар синтаксисында азмы-күпме өйрәнелгән бу төр чара-алымнардан ким җөмләгә урын бирелгән.Аңа М.Зәкиев билгеләмәсе болай: “Контекст, обстановка, мимика һәм жестлардан (ягъни ым, ишарәләр – И.Н.) аңлашыла торган кисәге яисә сүз формасы кулланылмаган җөмлә ким җөмлә дип атала” (Зәкиев, 1984, 145 б.). Бу – сөйләм оештыруда иң күп кулланыла торган чара, чөнки ул аралашу вакытында бер үк сүзләрне һәрбер җөмләдә кабатлап тормаска, фикерне җыйнак гына итеп әйтергә мөмкинлек бирә. Шулай да мәктәптә аңа әле җитәрлек игътибар бирелми. Балаларга исемендәге “ким” дигән тәэсир итәме шунда, укытучыларның татарча сөйләм оештыруда үз тәҗрибәсе җитеп бетмиме, мәктәптә балалар менә шушы бик кирәкле сөйләм чарасы белән гомерлеккә баеп калу мөмкинлегеннән мәхрүм ителә. Искә алыйк әле: мәктәп балаларының язма эшләре, радио, телевидение чыгышлары шушы сөйләм өчен артык сүзле тулы, дөрес җөмләләрдән тора.
   
Гәрчә М.Зәкиевнең әлеге билгеләмәсе бәян ителгән дәреслегендә билгеләмәгә менә мондый өстәмә дә бар: “Мондый җөмләләрне шартлы рәвештә генә “ким” дип атыйлар. Мәгънә ягыннан алар һәрвакыт тулы, җитешле булалар. Шуңа күрә аны контексттан, обстановкадан чыгып (нигезләнеп – И.Н.) кайбер кисәкләрне тәҗрибә өчен генә өстәргә мөмкин. Кулланылмаган кисәкне өстәгәч, мәгънәгә артык зыян килмәсә дә, стиль бөтенләй бозыла, ямьсезләнә. Димәк, ким җөмлә сөйләмнең ниндидер бозылган формасы түгел, ул – сөйләмнең бик нормаль күренеше. Ул сөйләмдә тулы җөмләләргә караганда күбрәк кулланыла”, ди. “Әгәр перронда,– ди ул поезд көтүчеләрнең берсе “Килә!” дисә, нәрсәнең килүе сөйләм обстановкасыннан аңлашылып тора, шуңа күрә поезд сүзе әйтелми. Аның әдәби әсәрдән китергән мисалы Кави Нәҗми әсәреннән: “ – Әни, кайчан тереләсен инде син? // – Тиздән улым, тиздән...”.
   
Шәхсән үзем күптән түгел “Тукай”  романын кабат укыдым, Әхмәт Фәйзинең ким җөмләләрдән бик оста файдалануына игътибар итми кала алмадым. Бер генә мисал: Анда кучер болай ди: “Менә мине дә алар бер тапкыр шулай, шәкерт итәбез дип алып киткәннәр иде... // – Иттеләрме соң? // – Иттеләр! Кызларга хат язарлык та укып булмады. // – Укытмадылармы?
// – Кай–а–а...
   “Иттеләр”, “Кай–а-а” – ким дип аталсалар да мәгънә ягыннан нинди тулы, әмма кыска, төгәл җөмләләр!
   – Уфа тамашачысы Казанныкыннан аерыламы?
   – Әлләтагы (“Татарстан” радиосы, 2006, 14 апр. Фидан Гафаров).
     Галиев кебек врачны беренче тапкыр күрүем. Акыллы. Тыйнак (Кама таңнары, 1996, 12 окт.). Парцелляция рәвешендәге ким җөмлә;
   –Яңа ел белән!
   – Сезне дә!
   
Татарның әйтмә сөйләм рәвешен җентекле өйрәнгән Ф.Сафиуллина да сөйләм яңалыгын белдерүдә актив кулланыла торган структур ысулга игътибар итә. Мәсәлән, теге яки бу кисәген җөмләнең азагына чыгарып кабатлау юлы аңа басым ясау мөмкинлеге бирә. Мисаллары: Синең өчен тырышам бит, синең өчен; Моны без әйтергә тиеш, без.
   Өстәп, янә ике чараны кулланырга була:
    – сөйләм яңалыгының җөмләдәге иярчен кисәкләрнең сорау рәвешендә әйтелүе: Кем дип, кем кайткан дисәң, үзебезнең җан көеге инде;
   – бер-берсенә каршы куела торган кисәкләр дә, мантыйкый басым барлыкка китереп, яңалык белдерә. Моңа гадәттә тиңдәш кисәкләр сәләтле: Ул түгел, мин чолганышта калган идем; Миңа сузды бит, Дамиргә түгел. Мин алар буынын аңлап бетермим, алар безне аңлап бетермиләр булыр (Сибәгатев, 21 б.).
   
Инде килеп, менә шушы – сөйләм яңалыгын белдерүнең әле санап киткән традицион булмаган – ысулларын шәхси үзегезнең көндәлек сөйләмегездә ничек куллануыгызны күзәтеп карагыз әле. Кайсысын күбрәк кулланасыз икән.
   
Аңлашыла булса кирәк, безнеңчә, җөмлә төзелешен өйрәткәндә беренчел максат – ул нәкъ менә җөмләнең яңалык хәбәр итү һәм шуңа карата мөнәсәбәтне белдерү корал-чарасы икәнен асызыклап, беренче чиратта аның сөйләм яңалыгын белдерү сәләтен ача торган барлауга юнәлтергә кирәк. Җөмләнең төзелеше сөйләм белән турыдан-туры өч яссылыкта бәйләнергә тиеш:
   – сөйләм яңалыгын белдерүдә җөмләнең кисәкләрдән (баш кисәкләр – ия, хәбәрдән, иярчен кисәкләрдән – аергыч, хәл, тәмамлык һ.б.) кисәкләрдән торуы ни дәрәҗәдә әһәмиятле: бу максатта аларның һәрберсе нинди роль уйный, аларның үзара бәйләнешенең, гамәли әһәмияте; сөйләм яңалыгын белдерүдә аларның җөмләдә ничек урнашуының мөһимлеге, бу урын ялгыш сайланган булса, мәгънәгә зарар килүе һ.б.
   
Дөрес, синтаксис бу нәрсәләрне телгә ала алуын, әмма нәкъ менә сөйләм таләпләрен күздә тотып беренче урынга чыгармый.
   
Өйрәнүдә икенче җитди бер юнәлеш – ул җөмләнең әлеге кисәкләренең бер-берсе белән бәйләнеше. Сөйләм яңалыгын төрлечә белдерү, ягъни җөмләне сөйләм мотивларына бәйләп – кемнең, кемгә, нинди нияттән, нинди шартларда төрлечә белдерелүенә бәйле рәвештә, сүзләр, сүзтезмәләр рәвешендәге җөмлә кисәкләре төрлечә бәйләнешкә керә. Бер үк яңалыкны  Кем эшләми, шул ашамый, дип тә, Эшләмәгән кеше ашамый дип тә бәйләп әйтеп була, урамнан киләне, урам буенча килә яки урам буйлап килә дип тә әйтеп була.
   
Менә синтаксис фәненең бер кисәге шушы мөмкинлекне күзәтеп, теркәп кенә калмыйча, шуларны сөйләм мотивларына карап, нинди максат белдерелүен күздә тотып, дөрес, урынлы кулланылуын аңлатырга, күнегүләр тәкъдим итәргә тиеш тә.
   
Ниһаять, җөмлә синтаксисының өченче яссылыгы – ул һәр синтаксик берәмлекнең – сүзтезмәнең, җөмләнең, синтаксик бөтеннең, микротекстның һәм бөтен текстның синонимнарын табарга өйрәтү, моңа күнегүләр ясату. Синоним эзләү текстта кабатлаудан котылу кебек гади бер механик адым булмаска тиеш, ә бәлки сөйләм максатын күздә тотып, төгәлрәк әйткәндә, сөйләм яңалыгын адресатка төгәл, сурәтле, тәэсирле итеп җиткерү өчен көчле чара табу адымы булырга тиеш. Синоним җөмләгә бер мисал: Ул да сыңар аяклы, мин дә //Икебез дә сыңар аяклы (Газеттан).
   
Бу өч яссылыкны да синтаксиклар әле тәмам ачыклап бетерергә, укыту, күнегүләр бирү методикасын эшләп, дәреслек, кулланмаларны тулыландырып, мәктәпләргә  җиткерергә тиештер. Әлегә без бу яссылыклардагы кайбер күзәтү, тәкъдимнәребезне генә уртаклашырбыз.
   
Башлыйк сөйләм яңалыгын белдерүдә җөмлә кисәкләренең әһәмияте турындагы фикерләрдән. Гәпне бер, кем әйтмешли, куркыныч, гайре педагогик сораудан башлыйм әле: гомумән, җөмләне кисәкләргә бүлү, шул кисәкләрне балага аңлатып өйрәтүгә күп вакыт исраф итү кирәкме соң? Җөмлә кисәкләрен нинди максатта өйрәнә башлауга игътибар итсәк, бу сорау урынлы булып та тоелыр. Формаль мантыйк фәнендә мәгънә өлешләрен, структур синтаксиста исә сүзләрнең бәйләнеш үзенчәлеген өйрәнү өчен шундый кисәкләр кирәк булган. Бу максатта алар әле дә кирәк. Ә менә җөмләнең төп асылы мәгьнә-фикер белдерү чарасы дип өйрәнә башлагач, соңгы елларда инде җөмләне яңалык белдерү үзенчәлеген алгы планга чыгарып, актуаль кисәкләргә бүлеп өйрәнү ихтыяҗына өстенлек бирелә башлагач, бу максатка җөмләнең моңарчы өйрәнелгән кисәкләрен дә яраклаштырырга омтылуның бик дөрес булуына шик туа. Ният изге дә бит, тик монда формаль грамматика туплаган өйрәтүләрне бу максатка турыдан-туры яраклаштыру көтелгән нәтиҗәне бирми. Монда иң дөрес, рациональ юл – ул структура берәмлеген үзмаксат итеп, алга чыгарып карау түгел, ә сөйләм мотивы яисә сөйләм яңалыгы мәнфәгатеннән карау гына булырга тиеш. Ия яисә хәбәр яки башка кисәкләр турында гомуми мәгълүмәт биреп чикләнү җитми, ә сөйләм яңалыгын белдерүдә ия яисә хәбәр ничек кулланыла ала, аларның нинди мөмкинлеген ничек файдаланып була, дигән максат куеп өйрәтү кирәк. Безнең синтаксис моңарчы бу юнәлештә нинди хәзинә туплаган, шуны барлап, тәртипкә китереп, куллану өчен уңайлы система булдырып, шуны дәреслек, куллану әсбабы сыйфатында мәктәпкә, гомумән куллануга тәкъдим итәргә кирәк.
   
Менә бүгенге грамматика дәреслегенә – без күзаллаган әлеге тәртип-системага ярап куярлык кайбер күзәтүләр:
   – җөмләнең хәбәр итү чарасы буларак үзенчәлеген алгы планга куйган менә мондый фикерләр әһәмиятле дип саныйбыз. “Фикерне, кичереш һәм ихтыярны хәбәр итүе, ягъни аларны чынбарлыктан алып чынбарлыкка төбәп әйтүе җөмләнең хәбәрлек белдерүе дип атала. Хәбәрлек – фәнчә әйтсәк, предикативлык, җөмләнең иң төп бер билгесе. Мәгънә ягыннан хәбәрлек нәрсә ул? Сөйләмнең билгеле бер урын һәм вакыт эчендә алынган чынбарлыкны хәбәр итүе... Болар – М.Зәкиев хезмәтләреннән.
   
Хәзер аеруча әһәмиятлесенә игътибар итик: синтаксис хәбәр итүнең, хәбәрлекнең асылын аңлатып кына калмый, шушы кыйммәтле үзенчәлекне нинди форма-рәвешләр белән белдерүне ачыклый. Алар берничә:
    – ике сүзнең хәбәрлекле мөнәсәбәткә керүе формасы, ягъни ике составлы җөмлә: Кар эреде;
   – бер генә сүзнең хәбәр итә торган үзәк төзүе формасында (бер составлы һәм ким җөмлә): Кыш. Салкын. Язам. Укыйсың;
   – заман формалары, вакыт һәм урын белдерүче сүзләр;
   – хәбәрлек нинди генә формада бирелмәсен, ул хәбәр итү интонациясеннән аерылгысыз.
   Бүгенге синтаксис бу чараларны ачыклап кына калмаска, ә бәлки, инде әйткәнебезчә, аларны гамәлдә ничек-ничек куллануны да анализларга тиеш. Мәсәлән, җөмләдә ия белән хәбәрнең формаль ярашуы әйтелә. Ә гамәли сөйләм оештырганда бу кагыйдәгә төрле искәрмәләр кертергә туры килә. Менә бу ике җөмләдә ярашу ике төрле: Аннары Биктаһир карт белән Галиулла тагын сугыш турында сөйләштеләр... (Г.Ибраһимов); Аннары Галиулла Биктаһир карт белән тагын сугыш турында сөйләште.
   
Бу очракта ия белән хәбәрнең ярашу закончалыгы үтәлгән дә бит, монда мәгънә төгәллеге истә тотылган да бит, әмма бик күп очракта – матбугатта булсын, радио, телевидениедә булсын, хәтта матур әдәбиятта булсын – ия белән хәбәрне күплектә ярашмый дигән кагыйдә бозыла, хәтта сан белән килгән очракларда да яраштыру очрагы бихисап. Бүген безнең матбугатта: Сайлаулар уңышлы үттеләр, дип язу  хатага саналмый. Гәрчә чын татар андый исрафлыкка юл куймый.
 
Синтаксиста җөмләнең мөнәсәбәтлек (модальлек) белдерү чаралары да аз тупланмаган. Менә М.Зәкиев дәресләгеннән кайбер юллар гына: “Сөйләүченең чынбарлыкка, тыңлаучыга, сөйләмгә мөнәсәбәт белдерүе җөмләнең модальлек белдерүе, дип атала. Моны җөмлә белән генә белдереп була. Галим модальлек белдерүнең  менә мондый чараларын барлый:
   – тулаем алганда, хикәя, сорау, боеру, тойгылы җөмләләрне формалаштыручы чаралар. Хәбәр формалары да мөнәсәбәлекне белдерә;
    – өченче затта да мөнәсәбәтне белдереп була, димәк, зат, тартым кушымчалары, зат алмашлыклары һәм эндәш сүзләр белән дә белдерелә;
   – төрле ярдәмлек һәм мөстәкыйль сүзләр, хәтта җөмләләр белән дә белдерелә: Ул арада боларны кайсыдыр күреп алды булса кирәк; Аларны бит, гафу итегез, һавадан ясап булмый;
   
Галимнең “хәбәрлек белән мөнәсәбәтлек үзара аерылгысыз бәйләнештә. Хәбәрлек булмаса модальлек, модальлек булмаса, хәбәрлек була алмый”, дигән нәтиҗәсе дә сөйләм оештыруда бик әһәмиятле. Аның “телдәге барлык категорияләр хәбәрлек һәм модальлек белдерү процессында барлыкка килгәннәр, үсә барганнар, шомарганнар”, дигәнен дә хәтердә тотыйк (Зәкиев, 10 б.). Бу бик мөһим. Бөтен тел, җөмләнең барлык төрләре шушы ике мәгънә өчен җигелә, ләбаса.
   
Ия белән хәбәрне генә түгел, җөмләнең һәр кисәген сөйләм яңалыгын белдерү максатында куллану әһәмиятле. Шул мөмкинлекләрен ачыклап, шуларны куллануга җәлеп итү төп бурыч саналырга тиештер. Беренче чиратта, бу аларның үзара бәйләнешендә күбрәк чагыла. Моңа Р.Сибәгатевнең җөмләнең актуаль кисәкләрен өйрәнгән, инде без телгә алган, язмасында юлыккан идек. Ул болай ди: “... сөйләм яңалыгы йә хәбәр составы, яки хәбәрдән башка кисәкләр белән белдерелә. Яңалык хәбәр составы белән белдерелә торган җөмләләрне беренчел күренеш дип карарга нигез бар. Алар телдә күпчелек урынны алып тора”.
   
Яңалык хәбәрдән башка кисәкләр белән белдерелгән җөмләләр сирәгрәк очрый. Алары да нормаль күренеш, ләкин мантыйкый-грамматик планда катлаулырак. Телдә мондый җөмләләрне үзгәртеп кору (беренчел хәлгә кире кайтару) тенденциясе көчле. Мәсәлән, чагыштырыгыз: Әти безнең өчен тырыша – Әтинең тырышуы безнең өчен. Беренче җөмләдә тәмамлык белән белдерелгән яңалык (безнең өчен) икенче җөмләдә хәбәр хәленә куелган. Моның белән нәрсәгә ирешелә? “Сөйләм яңалыгы” белән “хәбәр” төшенчәләре арасындагы капка-каршылык (икесенең ике кисәк булып йөрүе) бетә, алар бербөтен берәмлеккә әйләнә.
   
Сөйләмдә болай үзгәртелгән җөмләләрнең менә тагын да берничә төре:
   – хәбәре хәл белән мөнәсәбәттә формалашкан җөмләләр. Мәсәлән: Зур мәҗлес алдында Сабираның чәнчүе менә шуңа таянып иде. Чагыштырыгыз әле: Зур мәҗлес алдында Сабира менә шуңа таянып чәнчә иде;
   – хәбәре тәмамлык белән мөнәсәбәттә формалашкан җөмләләр. Мәсәлән: Килүчеләрнең кигәне – киндер күлмәк, алача ыштан, тула оек белән чабата. Чагыштырыгыз: Килүчеләр киндер күлмәк, алача ыштан, тула оек белән чабата кигән;
   – хәбәре аергыч белән мөнәсәбәттә формалашкан җөмләләр. Мәсәлән: Мәрхүмнең хатыны Гайшә артыннан Паларусовның кергән өе – менә шул иде. Чагыштырыгыз: Мәрхүмнең хатыны Гайшә артыннан Паларусов менә шул өйгә керде.
   
Мәктәп баласының, татар студентының,  татар зыялысының сөйләменә игътибар итегез әле, җөмләләренең күпчелеге калыпка тартым “дөрес” җөмләләр булыр, ягъни ияле-хәбәрле, сөйләм яңалыгы фигыль белән белдерелгән хәбәрдән гыйбарәт. Гомумән дә татар сөйләме шушындый калыптан тора. Заманында Вәли Хангилдин (бу – алтмышынчы еллар) матур әдәбияттә барлык җөмләләрнең 80 проценты нәкъ менә шушындый классик калыплы дигән нәтиҗә ясаган булган. Әйтмә сөйләмдә һәм шул сөйләм катнашуы көчлерәк булган публицистик-журналистик, сәхнә, радио, телевидение сөйләмнәрендә җөмләдә сүзләрнең, дөресрәге, җөмлә кисәкләренең, беренче чиратта, ия белән хәбәрнең, классик тәртиптә килүе катгый ук сакланмый. Хәбәрлекне һәм сөйләм яңалыгын белдерүне үз өстенә җөмләнең башка кисәкләре дә ала. Бу, гадәттә, сөйләм яңалыгының интонация чаралары белән белдерелүеннән килә.
   
Димәк, җөмләдә аның кисәкләренең нәкъ менә үз урынында әйтелүе (язылуы) сөйләмнең ачык, төгәл, аһәңле, татарча көйле булуы өчен бик зарур. Синтаксис моңа күнектереп, бик дөрес эшли. Шул ук вакытта сөйләмнең калып-стандартка әверелү куркынычы да кала. Моның мәктәп балаларының бертонлы сөйләме мисалында күренүен без әйткән идек инде.
   
Ә яшьләрнең үзләренә дә бу калып ошамый, алар җөмләдә сүз тәртибен бозарга омтыла. Беренче чиратта ия белән хәбәрнең урынын алыштыру күзәтелә. Инверсия барлыкка килә. Бар урынлы, нәкъ менә сөйләм яңалыгын, хәбәрлекне яисә мөнәсәбәтлекне дөрес белдергән, дөрес ассызыклаган, урынлы инверсия. Шул чагында бу сабыйны чакыра тышка кояш, дигән Г.Тукай. Бар урынсыз – мәгънә төгәллегенә хилафлык китерә торган инверсия. Ия – хәбәр мөнәсәбәтенең генә түгел, җөмләнең башка кисәкләренең урыны бозылуын да инверсия дип атыйбыз. Моңа мисалларны үзегез үк һәр газеттан, яшьләрнең һәр төр сөйләменнән (радио, телевидение, сәхнә сөйләменнән, мәктәптә, вузда язма эшләрдән) очрата алабыз. Менә кичәле-бүгенле килеп, өстәлдә яткан газетлардан: Кама аша күпер салынгач, Чаллы аша йөрүләр бетте хәзер; Әлеге истәлекле көн вакыйгаларының шаһиты булган хаттан алынган юллар бу; Журналист хезмәтенең ачысын-төчесен шунда татый ул;
   
Кызык бер хәл: сөйләмебездәге бу хастаның үзенә күрә тарихы да барлыкка килгән инде. Сөйләмдә инверсиянең урынлы-урынсыз кулланылуы күптән игътибарга алынып килә икән. Ул утызынчы елларда тел өлкәсендә иң күп бәхәс кузгаткан мәсьәләләрнең берсе”, дип билгели тел белгече Сәгадәт Ибраһимов. Чыннан да, әйтик, Хәй Хисмәтуллин, мәсәлән, һәр инверсияне стильгә зарар китерү дип караган. Димәк,  ул сөйләү белән язу аермасын, яисә тойгылы сөйләмне инкарь иткән булып чыга.
   
Шул ук елларда күренекле галим Латыйф Җәләй инверсиянең яңа күренеш булуына игътибар иткән, Мирсәй Әмирнең стильгә яңалык алып килүен күрсәткән. Соңрак та, аерымланган кисәкләрнең стильдәге ролен тикшергәндә, ул әлеге мәсьәләгә шул яктан якын килә.
   
Муса Җәлил исә инверсия күренешен персонаж сөйләмендә табигый, ә авторның үз сөйләме өчен яраклы түгел, дип карый.
   
Һәрхәлдә шигырьдә, диалогта, юмор-сатирада инверсияне максатчан кулланып, хәбәр итүнең, сөйләм яңалыгын белдерүнең үзенчәлекле бер чарасы дип танып булса да чәчмә әсәрдә, көндәлек сөйләмдә ул сөйләм тәртипсезлеге, шапшаклыгы дип танылырга, тәнкыйтьләнергә тиештер.
   
Җөмләдә бүтән кисәкләрнең – аергыч, хәл, тәмамлык, тиңдәш, аерымланган һәм башка кисәкләрнең үзара “законлы” мөнәсәбәте, үз урыннары бар. Мәктәп синтаксисы аларның һәркайсының үз урынын катгый тәгаенләп, әйтик, башта аергыч, аннан хәл, аннары тәмамлык дип, кереш сүз, тиңдәшләр җөмләнең башында килә, дип кагыйдә кебек ятлаттыра. Дөрес, ятларга да, бәлки, кирәктер. Тик сөйләмеңне оештырганда шул ятлаганыңның нәкъ менә урынлы булуын үзеңнең эчтән тоюың мәслихәттер. Ул канәгатьлек тойгысы кайчан туа, ягъни җөмләдә аның кисәкләре кайчан нәкъ үз урынына куелган булып чыга? Моны сөйләм иясе үзе эчке бер тоемлау белән тоярга тиеш: татарча уйлап, татар теле-сөйләме канун-кагыйдәләре белән төзелгән сөйләм татарның милли аһәңе, ягъни табигый дөрес интонация, ритм, пауза белән әйтелер, аның үз көе-моңы, кыскасы, махсус татар аһәңе белән әйтелер.
   
Аһәң, иң беренче чиратта, җөмләдә сүзнең сөйләм мотивларына муафыйк рәвештә нәкъ тиешле мәгънә төшенчәсенә тәңгәл сүз, сүзтезмә, кисәкчә, интонация, пауза һ.б. чара сайлап алынган булса, җөмлә кисәкләре синтаксис таләпләренә туры китереп нәкъ үз урынына куелган булса, табигый, милли көйле-моңлы була да инде. Эх, нигә соң без үзебезгә-үзебез шушы аһәңлеккә ирешү таләбен куймыйбыз, нигә бер-беребездән дә шуны таләп итмибез!? Нигә авызыбыздан, каләмебездән туктаусыз шундый кытыршы, чокырлы–сикәлтәле– салулы, көйсез-моңсыз җөмләләр төшеп-чыгып тора!? Менә бу җөмләләрнең кытыршы, көйсезлеге нинди сәбәптән килеп чыккан, җөмлә кисәкләре нинди тәртиптә килергә тиеш булып та, алар нигә тәртипсез урнашкан – үзегез дә анализлап карагыз әле: Үзе кибет үзәктә, Чернышевский урамында; Алар мине үз уллары кебек күреп кабул иттеләр. Алты җан яшиләр икән өйдә; Бу чагыштыру килгән иде башына Тимофейның.
   
Аңлашыла булса кирәк, җөмләдә сөйләм яңалыгын белдерү бурычын аның һәр кисәге үти ала. Тик без ия белән хәбәрне күбрәк өйрәнәбез, җөмлә төзелешендә дә шуларга күбрәк диккать итәбез, җөмлә төзегәндә дә шуларны күбрәк кулланабыз. Инверсия дигән күренешне дә ия белән хәбәр нисбәтенә мөнәсәбәтендә генә түгел, бәлки барлык кисәкләргә карата да кулланырга тиешбез. Әлеге тискәре мисаллар шуны раслады шикелле. Димәк ки, моннан котылу юлларын эзләүне дәвам иттерергә кирәк.
                                               Илдар Низамов,
                           филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 26.09.2019
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казанская филармония
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik