|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2019 Җәмгыять
Татарстанда юеш кар һәм суыклар көтеләКиләсе атна башында Татарстан Скандинавия циклоны йогынтысында булачак. Яңгыр, урыны белән юеш кар һәм көчле җил көтелә. Бу ялларда, 21 һәм 22 сентябрьдә, синоптиклар шулай ук яңгыр көтелүен хәбәр итә. Төнлә термометр баганасы 0..+6 градуска кадәр төшәргә мөмкин, көндез +12 градуска кадәр җылытачак. Дүшәмбе көнне төнге температура 0..+5 булачак, көндезен +4..+9 градус көтелә. Көньяктан төньякка күчәчәк көчле җил көтелә, көчәйгәндә ул секундына 15-20 метрга җитәчәк, дип яза Татар-информ.
Алдан фаразлаулар буенча, 24 һәм 25 сентябрь көннәрендә салкын һава торышы саклана. Төнге сәгатьләрдә температура фоны нибары 0..+3 градус булачак, урыны белән -2 градус була һәм кырау көтелә. Көндез һава +2..+7 градуска кадәр җылыначак.
--- |
Иң күп укылган
|