|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2019 Җәмгыять
Баласын ташлап дүрт ай буе кайда йөргән?Дүрт ай элек Уфаның Черниковка бистәсендә Эльвира Туктагулова югалган иде. Ул өеннән юл аша урнашкан кибеткә дип кенә чыгып киткән булган. Һәм дүрт айга юкка чыккан. Аның үсмер кызының кайгыруыннан чәчләре агара башлаган, дип хәбәр иткән идек. Бер ир белән фатир арендалап торгач, хокук сакчылары да, туганнары да аннан шикләнде. Соңынан бу ир бөтенләй телефонын сүндереп куйган. Бу исә шикләрне тагы да көчәйтте.
Ниһаять, кичә Эльвира табылган. Бәхеткә, ул исән-сау. Шул гомер кайда булуы турында бернинди мәгълүмат та юк, дип яза Кызыл таң.
Фото: Башинформ
--- |
Иң күп укылган
|