• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 29 Март Рөстәм Абязов
  • 29 Март Шәкүр
  • 29 Март Илфат Фәйзрахманов
  • 30 Март Рөстәм Килдебәков
  • 30 Март Рәшит Имашев (1939-2007)
  • 30 Март Фатих Кәрими (1870-1937)
  • 30 Март Рәдиф Гаташ
  • 31 Март Гөлназ Гыйльфанова
  • 31 Март Айрат Сибагатуллин
  • 31 Март Эльвира Гарипова
  • Арча районы Курса-почмак авылы уртасында барлык уңайлыклары булган йорт сатам.37 сутый җире бар.Җиләк-җимеш бакчасы 16сут.каралган. тел.89510608150
  • Казанда 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Дубравная-Проспект Победы . Барлык унайлыкларда бар. Холодильник, стиральная машина, мебель. 14000+ ком.усл. Собственник. 8-93-77-73-48-73
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим,Усады Столбище(Аэропорт)якларыннан 89506660021 ват сап)
  • Суган орлыгы сатам. 150 сумнан. Казан. 89003222047
  • Казанда эш эзлим. Офиста яисә текст басучы хезмәтләрен карыйм. Подработка булса да ярый. 89518921231
  • Авыл күкәе сатам (твыкныкы). 30 күкәйдән башлап бушлай китереп тә бирәм. Бәясе: 10 шт. - 70 сум. Гүзәл 89959816220 Казан).
  • Казанда грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171.
  • Бэрэнге сатам сорт Гала 1.5 тонна Тел 8908 330 83 01 (Вацап) 89274141015 (вацап)
  • Казанда 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Дубравная-Проспект Победы . Барлык унайлыкларда бар. Холодильник, стиральная машина, мебель. 14000+ ком.усл. Собственник.
  • Узем янына гостинкага татар кызы эзлим.Адель Кутуя, Гвардейскаяга якын.Заселение с 1 апреля.8(906)3215965(Вацап)

 

 
Архив
 

               

19.09.2019 Дин

«Азанны төн уртасында кычкыралар, йокыдан уяталар, аннары йоклап булмый»

Намаз вакыты кергәч, шәһәр һәм авыл мәчетләренең манараларыннан көненә биш тапкыр азан тавышы яңгырый. Игътибар иткәнем бар, кешеләр аны төрлечә кабул итә. Берәүләр: «Тыңлагыз әле, азанны ничек матур әйтә», – ди. Икенчеләре: «Азан яңгыраганда дөнья яктырып китә»… Өченчеләре: «Азан тавышы безнең өйгә ишетелми, аны көчәйтеп булмый микән?» – ди.

Милләттәшләребез арасында тагын шундый кешеләр дә бар, алар азан әйткәнне өнәми: «Төн уртасында кычкыралар, йокыдан уяталар, аннары йоклап булмый», – дип канәгатьсезлек белдерәләр.

Ә азан нәрсә соң ул? Шул сорауны биргәч, кешеләр, гадәттә, «азан ул – намазга чакыру», дип җавап бирәләр. Болай дип әйтү дөрес, ләкин бу тулы җавап түгел. Тулы җавапны табу өчен динебез тарихына мөрәҗәгать итик. Ислам тарихында булган күп вакыйгаларныкы кебек үк, азанның да кызыклы һәм хикмәтле тарихы бар. Бу йоланың барлыкка килүенә күп сәхабәләр шаһит булган. Габдуллаһ ибн Гомәр (р.г.) болай дип сөйләгән: «Мөселманнар Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгәч, алар мәчеттә бергә җыелып, намаз вакыты җитүен көтәләр иде. Ул чакта беркем дә намазга чакырмый иде әле. Мөселманнарның саны отыры арта барды. Беркөнне алар, намаз вакыты җитүе хакында кешеләргә ничек хәбәр бирергә икән, дип фикер алыша башладылар. Берәүләр, христианнар шикелле, кыңгырау кагарга тәкъдим итте. Икенчеләре, яһүдиләр кебек, быргы кычкыртырга киңәш итте. Гомәр әйтте: «Ә нигә әле сезгә намазга чакырып кычкыручы итеп кемнедер билгеләмәскә?» Шунда Аллаһның Илчесе (с. г. в.) әйтте: «Билал, бас та, намазга чакыр!»
 
Шуннан соң Билал бар көченә: «Намазга җыйналыгыз!» – дип кычкыра. Ягъни мөселманнарны мәчеткә чакыра. Шул рәвешчә чакыру күпмедер вакыт дәвам итә. Ә беркөнне мөселманнар арасыннан кемдер, Пәйгамбәребез (с.г.в.) кушуы буенча, намаз вакыты җитәр алдыннан кыңгырау кага башлый. (Шуны да әйтергә кирәк, Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында Гарәбстан христианнары хәзерге вакыттагы кыңгырау урынына зур агач пүләне кулланганнар, аңа кечерәк таяк белән суга торган булганнар). Бер төнне сәхабәләр Габдуллаһ ибн Зәйд (р.г.) белән Гомәр ибн әл-Хаттаб (р.г.) гаҗәеп төш күрәләр. Габдуллаһ ибн Зәйд (р.г.) болай дип сөйләгән:
 
«Аллаһның Илчесе (с.г.в.) кешеләрне намазга чакыру өчен кыңгырау кагарга карар итте, гәрчә бу аның үзенә ошамаса да, чөнки христианнар шулай эшли иде. Шул чакта минем төшемә ике яшел җәймәгә төренгән, кулларына кыңгырау тоткан ир кеше керде. Мин аннан: «Әй, Аллаһ колы! Син кыңгыравыңны сатарга теләмисеңме?» – дип сорадым. Ул әйтте: «Ә син аның белән нәрсә эшләргә телисең?» Мин әйттем: «Без аның ярдәмендә кешеләрне намазга чакырыр идек». Ул әйтте: «Сиңа яхшырак фикер әйтимме?» Мин: «Әлбәттә!» – дидем. Ул әйтте: «Сиңа болай дип әйтергә кирәк: «Аллааһү әкбәр! Аллааһү әкбәр! Аллааһү әкбәр! Аллааһү әкбәр! Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһ! Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһ! Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүллааһ! Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүллааһ! Хәййә гәләс-саләәһ! Хәййә гәләс-саләәһ! Хәййә гәләл-фәләәх! Хәййә гәләл-фәләәх! Аллааһү әкбәр! Аллааһү әкбәр! Ләә иләәһә илләллааһ!» Аннары ул бераз дәшмичә торды, шуннан соң әйтте: «Аннан соң сиңа әйтергә кирәк: «Аллааһү әкбәр! Аллааһү әкбәр! Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһ! Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүллааһ! Хәййә гәләс-саләәһ! Хәййә гәләл-фәләәх! Каде камәәтис-саләәһ! Каде камәәтис-саләәһ! Аллааһү әкбәр! Ләә иләәһә илләллааһ!»
 
Иртән мин Аллаһның Илчесе (с.г.в.) янына бардым һәм күргән төшемне аңа сөйләдем. Ул әйтте: «Аллаһ теләсә, бу төшең рас килер. Билалга бар да, үзеңнең төшеңне аңа сөйлә, чөнки аның тавышы синекеннән көчлерәк». Мин Билал белән янәшә бастым да, аңа шул сүзләрне әйтергә керештем, ә ул кешеләрне намазга чакыра башлады. Гомәр ибн әл-Хаттаб (р.г.) үзенең өендә моны ишеткән. Ул үзенең кием җәймәсен өстерәп ашыгып килеп чыкты да, Аллаһның Илчесенә (с.г.в.) әйтте: «Сине хакыйкать белән җибәргән Зат белән ант итәм! Мин шундый ук төш күрдем!» Шунда Аллаһның Илчесе (с.г.в.) әйтте: «Аллаһка шөкер!»
 
Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу төшне Аллаһтан Җәбраил фәрештә китергәнлеген әйтә. Һәм мөселманнарны мәчеткә җәмәгать намазына чакырып шулай кычкыра башлыйлар, шул рәвештә ул безнең көннәргә килеп җитә. Кайбер мәзһәб галимнәре фарыз намаз башланыр алдыннан әйтелә торган камәт сүзләре азан сүзләренең яртысын тәшкил итә, диләр. Сәхабәләргә Җәбраил (г.с.) алып килгән төшнең ахыргы өлеше шуңа ишарәли, дип әйтәләр. Бу хакта хәдис тә бар: «Әнәс ибн Мәлик (р.г.) әйткән: «Билалга азан сүзләрен ике мәртәбә, ә камәт сүзләрен бер мәртәбә әйтергә кушылды».
 
Мөселман булган кеше, нинди милләттән булуына карамастан, азан сүзләренең мәгънәсен белергә тиеш. Татарча ул болай була: «Аллаһ бөтен нәрсәдән бөегрәк!» (4 мәртәбә). «Шәһадәт бирәм, Аллаһтан башка һичбер иләһ юк!» (2 мәртәбә). «Шәһадәт бирәм, Мөхәммәд – Аллаһның Илчесе!» (2 мәртәбә). «Намазга ашыгыгыз!» (2 мәртәбә). «Уңышка (ягъни Җәһәннәм газабыннан котылырга) ашыгыгыз!» (2 мәртәбә). «Аллаһ бөтен нәрсәдән бөегрәк!» (2 мәртәбә). «Аллаһтан башка һичбер иләһ юк!»
 
Югарыда китерелгән хәдисләрдән аңлашыла ки, «Азан – нәрсә ул?» дигән сорауга тулы җавап болай була: азан ул – ир-ат мөселманнарны җәмәгать намазына нәкъ менә мәчеткә, Аллаһ йортына чакыру. Һәм бу – шул йортның Хуҗасы Аллаһ Тәгаләнең чакыруы.
 
Тарихка әйләнеп кайтсак, Билал элек кол була, кол килеш исламны кабул итә, аннары аны бай сәхабә Әбү Бәкер (р.г.) сатып алып коллыктан азат итә. Инде әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) Билалны беренче азанчы итеп билгели. Беркөнне Билал таң вакытында аны иртәнге намазга чакырырга килә, ләкин аңа әйтәләр, Аллаһның Илчесе (с.г.в) әле йоклый, диләр. Шунда Билал бар көченә кычкырып җибәрә: «Әссаләәтү хайрум-минән-нәүм!» (Намаз йокыдан хәерлерәк!). Бу сүзләр иртәнге намазга чакыручы азанның бер өлеше булып китә.
 
Азан берничә генә җөмләдән торса да, ул ислам дине гыйлеменең күп мәсьәләләрен колачлый. «Аллаһ бөтен нәрсәдән бөегрәк!» дигән сүзләр Аллаһ Тәгаләнең барлыгына, Аның кодрәте һәм олуглыгына күрсәтә. Аллаһтан башка иләһнең юклыгы һәм Мөхәммәднең Аның Илчесе булуы хакында шәһадәт чиста бераллалыкка һәм Мөхәммәд (с.г.в.)нең пәйгамбәрлек миссиясенә күрсәтә, һәм шулай ук күпаллалыкны кире кага. Уңышка чакыру Кыямәт көнендә кабат терелү һәм хисап тоту булачагын искә төшерә. Намазга чакырып, мәэзин намаз вакыты җитүе турында хәбәр итә һәм мөэмин-мөселманнарны җәмәгать намазына җыя.
 
Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең Сөннәтендә бу йоланың гүзәллеге, фазыйләте хакында ассызыклап әйтелә. Намазга чакыручы зур әҗер-савап ала. Күп хәдисләрдән бу хакта хәбәр ителә. Мәсәлән, Аллаһның Илчесе (с.г.в.) әйткән: «Әгәр кешеләр азан әйткән өчен бирелә торган савапларны белсәләр, алар аны әйтү өчен шобага салырлар иде». «Кем 12 ел буе азан әйтә, аның өчен Җәннәт һичшиксез булачак. Һәрбер азан өчен аңа 60 яхшы гамәл языла һәм һәрбер камәт өчен 30 яхшы гамәл языла». «Азанчының гөнаһлары аның тавышы җиткән ераклыкка кадәр гафу ителә. Һәм аның өчен барлык җанлы һәм җансыз әйберләр шәһадәт бирәчәк. Җәмәгать намазына килгән кешегә 25 намаз языла һәм алар арасында булган бөтенесе сөртелә». Тагын шундый хәдис тә бар: «Әгәр авылда яки шәһәрдә өч мөселман булып, бергә намаз укымасалар, алар – шайтан карамагында».
 
Азан әйтүчегә «мәэзин» диләр. Кайбер галимнәрнең фикеренчә, 25 намаз өчен савап шулай ук мәэзингә дә языла, һәм бер азаннан икенчесенә кадәр ул кылган гөнаһлар гафу ителә. Азан әйткәнне ишеткән мөселман аны азанчы артыннан кабатлап барса, аннан соң тиешле догасын кылса, шулай ук саваплы була. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Кем дә кем азанны ишеткәннән соң: «Аллаһүммә, Раббә һәзиһид-дәгъвәтит-тәммәти үәс-саләәтил-каа-имәһ, әәти Мүхәммәдәнил-үәсиләтә үәл-фәдыйләтә үәбгәсхү мәкамәм-мәхмүдәнил-ләзии үәгәдтәһ», – дип әйтсә, Кыямәт көнендә аңа минем шәфәгатем, һичшиксез, булачак». Бу доганың мәгънәсе: «Ий Аллаһ, шушы камил азанның һәм шушы башкарылачак намазның Раббысы, Мөхәммәдне әл-Вәсиләгә һәм югары дәрәҗәгә ирештер һәм аны Үзең вәгъдә иткән мактаулы урынга китер!»
 
Азанчы матур тавышлы булырга һәм азан сүзләрен гарәпчә дөрес әйтә белергә тиеш. Мәэзин сайлаганда аның яше дә, Коръәнне белүе дә, башка өстенлекләре дә бик әһәмиятле түгел. Фарыз намазны кайда укысаң да, ничә кеше укысаң да, алдан азан әйтү хәерле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Сез сәфәрдә чакта намаз вакыты керсә, сезнең берегез намазга чакырып азан әйтергә, ә өлкәнегез – намаз белән җитәкчелек итәргә тиеш».
 
Азан әйткән кешенең, ягъни мәэзиннең дәрәҗәсе гаять зур. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер сәхабәгә киңәш итеп әйткән: «Әгәр халык өчен берәр саваплы эш эшлисең килсә, син шул халыкның мәэзине бул. Ул эшне булдыра алмасаң, имам бул». Ягъни савап ягыннан имам эше мәэзин эшенә караганда икенче урында гына тора.
 
Без, ир-ат мөселманнар, Аллаһның мәчеткә җәмәгать намазына чакыруы булган азан сүзләрен ишетеп, Аңа буйсына алсак иде.
 
Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,
 
Мамадыш районы, Ишки авылы

---
Матбугат.ру
№ --- | 19.09.2019
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik