поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.09.2019 Җәмгыять

26 - 30 август көннәрендә Борис Полевой теплоходында татар яшьләре көннәре узды

Форумда Россиянең 30 төбәгеннән, Төркия һәм Үзбәкстаннан 150 делегат катнашты. Самара өлкәсеннән өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге активистлары Фәрзанә Мәхмүтова, Җәмилә Шәрифуллина, Илмира Мәҗитова, Юлия Карипова, Илнур Биккулов, Ләйсән Галәветдинова һәм Илфат Мәҗитов барганнар иде.

Алдагы елларда теплоход Самара, Ульяновск, Тольятти, Болгар шәһәрләре аша үтсә, быел оештыручылар юнәлешне бераз үзгәртергә булганнар. Яңа маршрутка Россиянең нәкъ үзәгендә урнашкан Түбән Новгород, Ярославль, Кострома һәм Чебоксар шәһәрләре кертелгән иде.
 
Татар яшьләре көннәрен ачу тантанасында Татарстанның яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, милли-мәдәни татар автономиясе Федераль Советының башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова һәм “Идел” татар яшьләре үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина катнаштылар. Алар форум ачылу белән котлап, төрле төбәкләрдән килгән татар милли хәрәкәте активистларына бүләкләр тапшырдылар. Самара делегациясе җитәкчесе Фәрзанә Мәхмүтова, мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
 
Форум бик күңелле һәм файдалы узды. Без, алдан әйтеп үткән шәһәрләрдә тукталыш ясап, татар җәмәгатьчелеге белән очраштык, җирле истәлекле урыннар белән таныштык. Ә теплоходта вокал, театр, тарих, милли киемнәр, журналистика буенча мастер-класслар, бәйгеләр узды.
 
Самаралылар форумнан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
 
Илмира Мәҗитова:
 
- Быел мин Татар яшьләре көнендә өченче тапкыр катнашуым. Һәр елны ул үзенчәлекле булып, бик кызыклы үтә. Төрле төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән килгән яшьләр тиз арада уртак тел табып, якын дусларга әвереләләр.

Җәмилә Шәрифуллина:
 
- Быелгы форумда Ярославль шәһәре белән танышуым аеруча истә калачак. Теплоход анда кич белән барып җитте. Без шунда ук СССРның атказанган очучы-сынаучысы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Әмәт-хан-Солтан һәйкәлен карадык. Аның биографиясе шаккатырлык. Ул 603 хәрби очыш ясаган, берничә тапкыр үз гомерен куркыныч астына куеп, таранга барган.
 
Форум халкыбызның батырлары турында күбрәк белергә дә ярдәм итә икән.
 
Илнур Биккулов:
 
- Татар яшьләре көннәрендә беренче тапкыр катнашуым. Моңа кадәр форум турында танышларымнан гына ишетеп белә идем. Алар анда никадәр кызыклы, күңелле булуы турында сөйләсәләр дә, моны үзем баргач кына аңладым. Яңа дуслар, танышулар, төрле чаралар, кич утырулар – барысы да гомерлеккә истә калачак.
 
Мин төрле мастер-классларда бик теләп катнаштым. Аеруча сәясәтче Руслан Айсин татар халкы тарихы турында кызыклы итеп сөйләде. Татарстанның атказанган артисты Миңгол Галиев та тәҗрибә уртаклашты.
 
Башка төбәкләрдән килгән делегатлар белән аралашып, проект эшчәнлеге, команда җыю, федераль грантларга ничек чыгып булуы турында сөйләштек.
 
Фәрзанә Мәхмүтова:
 
- Проект эшчәнлегеннән тыш, делегатларны төрле бәйгеләр дә көтте. Монда самаралылар бер дә сынатмадылар. «Татар моңы» һәм «Татар биючесе» конкурсларында Юлия Карипова һәм Ләйсән Галәветдинова җиңделәр. Миңа исә “Татар кызы-2019” бәйгесендә җиңү бәхете елмайды. Бәйгенең беренче биреме – визит карточкасы иде. Мин “Чабата” җырын башкардым, ә кызлар чыгышымны татар биюе белән бизәделәр. Токмач кисүдә, татар халкының тарихын, фольклорын белүдә дә көч сынаштык. Бәйгедә катнашкан 6 кыз арасында беренче урын алуыма чиксез шатмын!
 
Татар яшьләре көннәре – яшь милләттәшләребез арасында тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мәйданчык. Форумнан өлкә “Туган тел” татар оешмасының яшьләр бүлеге активистлары Самарада кызыклы проектлар булдыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү, оешмага күбрәк яшьләрне җәлеп итү буенча күп идеяләргә баеп кайттылар.
 
Җәмилә ШӘРИФУЛЛИНА.
 
Самара шәһәре.
 
РӘСЕМДӘ:Илмира МӘҖИТОВА (сулдан уңга), Фәрзанә МӘХМҮТОВА һәм Җәмилә ШӘРИФУЛЛИНА

---
Бердәмлек
№ --- | 14.09.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»