|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2019 Шоу-бизнес
Америка җырчысын татарча бәлеш пешерергә өйрәтәләр (ВИДЕО)Беренче каналда чыгучы “Кичке Ургант” тапшыруында Американың популяр җырчысы Billie Eilish (Билли Айлиш) кунак булды. Алып баручы Иван Ургант кызга татарларның милли ризыгы булып саналган бәлеш әзерләү рецепты язылган җыентык бүләк итте. “Безнең ил җанатарларыгыз сезне һәм үзләрен “беляш” дип атыйлар. Бу сезнең Билли Айлиш исемен кыскартып, бергә кушканнан соң туган исем”, - ди Ургант.
Америка җырчысының берничә тапкыр “Беляш?" - дип гәҗәпләнүенә җавап итеп, Ургант бу безнең илдәге төп татар-башкорт милли ризыгы икәнен аңлата.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, 17 яшьлек Америка җырчысы 2016 елда беренче синглы чыкканнан соң таныла. 2019 елда When We All Fall Asleep, Where Do We Go? альбомы дөнья күргәннән соң ул алдынгы чартлар баскычыннан күтәрелә.
Шуңа өстәп, Айлишның XXI гасыр Американың Billboard Hot 100 чартын җитәкләүче Bad Guy җыры, «Яндекс» тикшерүе нәтиҗәләре буенча, Казанда быелгы җәйнең иң популяр хиты булып аталган.
--- |
Иң күп укылган
|