|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2019 Мәдәният
![]() Италия һәм Париж: Рәшит Ваһапов фестивален алда ниләр көтә - серләр чишелде (ФОТО)Рәшит Ваһапов фестивале быел "Илһам Шакиров ядкәре. Китмә сандугач" исеме астында уза. Болар турында бүген үткән матбугат чарасында сөйләделәр. Очрашуда "Матбугат.ру" хәбәрчесе дә бар иде. Соңгы яңалыкларны турыдан-туры ул хәбәр итте. Киләсе елда 15 февраль көнне Илһам Шакиров тууына 85 ел булачак. Шул уңайдан 14 сентябрь көнне 12:00 сәг җырчының туган ягы Тукай районы Яңа Бүләк авылында зур концерт оештырыла. Анда Идрис Газиев, Зөһрә Шәрифуллина, Илһам Вәлиев, Раяз Фасыйхов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбазов, Руслан Сәйфетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Зәлилә һ.б. чыгыш ясаячак. Керү ирекле. Шулай ук "Илһам Шакиров ядкәре. Китмә сандугач" концертлары 8 октябрь көнне Казанда Филармониядә, 27 октябрьдә Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналар залында, 13 ноябрьдә Уфаның Башкортстан концертлар залында узачак. Бүген журналистлар белән очрашуда Ваһапов фонды рәисе, продюсер Рифат Фәттахов фестивальнең киләчәк планнары белән уртаклашты. Журналистларга исә ул, кайбер каләм ияләренең фикерләре бик үк ошап бетмәвенә ишарәләп: "Сезнең белән дә бик авыр, сездән башка да мөмкин түгел", - дип шаяртты. Рифат Фәттахов билгеләп үтүенчә, шәхсән аның үзенең әлеге фонд белән эшли башлавында да Илһам Шакиров зур роль уйнаган. 2007 елдан бирле легендар җырчы фестивальнең жюри рәисе булып торган. Мәшһүр шәхес дәүләт эшлеклеләре белән ул вакыттагы Президентыбыз Минтимер ага Шәймиевка хат язарга да булышкан. Рифат Фәттаховның "Илһам абый, шушы фестивальне үткәрүнең кирәклеген Президентка җиткерергә иде" диюенә каршы "Сине тыңламаса, мине тыңлар" дип, Ваһапов фестиваленең әһәмияте, аны оештыруның мөһимлеге турында үз куллары Шәймиевка белән хат язган. Бүген Ваһапов фестивале татар мәдәниятен бар дөньяга тарату өчен ел саен бер илгә чыгу максатын куя. Инде 11 илдә булырга өлгергәннәр. Быел 18 октябрь көнне Италиядә концерт куячаклар. Ә киләсе елда Парижда Юнеско залында чыгыш ясарга хыялланалар. Бу зур эшне оештыру инде башланган. Ваһапов фестивале нәрсәсе белән аерылып тора дигәндә, Разил Вәлиев "Илһам Шакиров исемен йөрткән концерт берничек тә үзешчәннәр фестивале була алмый, профессиональ җырчылар гына катнашырга тиеш", - дип ассызыклады.
--- |
Иң күп укылган
|