|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2019 Мәдәният
"Син дә депутат түгел бит!" - Разил Вәлиев Дәүләт Советыннан киткәч нишләячәген әйттеБүген Ваһапов фестивале оештырган матбугат конференциясендә язучы, Дәүләт Советының узган чакырылыш депутаты Разил Вәлиев та бар иде. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, ул әлеге фестивальнең Попечительләр советы рәисе булып тора. Разил Исмәгыйль улына "Татар-тудей" порталы җитәкчесе Рөстәм Исхаков төртмәле сорау бирде. "Сез Дәүләт Советыннан киткәч тә әлеге фестивальгә ярдәм итеп тора алырсызмы? Депутатлыктан киткәч ниләр эшләмәкче буласыз?" - диде ул. Разил Вәлиев югалып калмады: "Син дә депутат түгел бит, менә фестивальгә ярдәм итәсең бит әле", - дип җавап бирде һәм болай дип тә өстәде: "Мине депутат итеп сайлаган булсалар да, шагыйрь буларак мине берәү дә сайламады. Мин - халык шагыйре. Халык шагыйре дигән исемем бар. Халык шагыйре һәм халык депутаты - икесе дә халыкныкы. Аерма юк", - диде Разил Вәлиев.
--- |
Иң күп укылган
|