|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2019 Шоу-бизнес
Милли геройга әйләнгән Дамир Йосыпов "кукуруз кырында могҗиза" турындагы фильмда үзен уйный алган актерны атады (ВИДЕО)Кукуруз кырында пассажир самолеты утырткан "Урал авиалинияләре" пилоты Дамир Йосыпов Беренче каналдагы "Кичке Ургант" программасында катнашты. Ул Иван Ургантка үзенең спорт осталыклары турында сөйләде, шулай ук. әгәр фильм төшерә калсалар, үзен уйный алырлык актерны атады. Иван Ургант пилоттан самолет пассажирларын коткару турындагы фильмда төп геройны актерларның кайсысы уйный алыр иде, дип кызыксынды. Дамир Йосыпов үзен еш кына актер Егор Бероевка охшатулары турында әйтеп, әлеге кандидатураны кулай дип бәяләде.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр "Матбугат.ру"да 15 августта Жуковскидан Симферопольгә очкан А321 самолетының гадәттән тыш хәлгә очравы турында яздык. Һава судносы командиры самолетны кукуруз басуында утыртырга карар кыла. Бортта 233 кеше, шул исәптән җиде экипаж әгъзасы иде. Аларның барысы да исән-сау калды.
Экипаж командиры Дамир Йосыповка һәм икенче пилот Георгий Мурзинга Россия Геройлары исемнәре бирелде. Экипажның калган әгъзалары Батырлык орденнары белән бүләкләнде.
--- |
Иң күп укылган
|