|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2019 Җәмгыять
Казанда халыкны авария хәлендәге торактан күчерәчәкләрКазанда 2019 елдан алып 2025 елның сентябренә кадәрге чорда халыкны авария хәлендәге торактан күчерү программасы расланды. Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсель Габделхаков Казан мэриясендә узган иртәнге киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте. «Чираттагы этапка 2012-2017 елларда авария хәлендә дип табылган йортлар кертелергә мөмкин. Шул рәвешле, 2019-2025 елларда программага Казан шәһәре буенча 519 фатирлы 51 йорт кертелде, аларда 1,5 меңгә якын кеше яши», - дип хәбәр итте спикер.
Ул билгеләп үткәнчә, программаны финанслауның гомуми күләме 893 миллион сумнан артып китә, «аның 639,5 миллионы – федераль Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды акчалары. 254,3 миллион сум Татарстан бюджетыннан бүленә».
Кешеләрне авария хәлендәге йортлардан күчерү өстәмә акча түләмичә яңа фатирлар бирү юлы белән 6 этапта узачак. Быел 16 йорттан кешеләрне күчерү күздә тотыла.
«Торак сәясәте идарәсе тарафыннан 55 фатир сатып алу буенча аукцион игълан ителде. Аның нәтиҗәләре 16 сентябрьдә билгеле булачак», - диде Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгы.
Моннан тыш, 2019 елда 32нче Хәрби шәһәрчектәге 5 йорттан кешеләрне күчерү планлаштырыла. Бушаган участокларны инвесторга бирәчәкләр.
Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|