поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.09.2019 Җәмгыять

Атларның да була ялы

Үткән ял көннәрендә Камышлы авылында җиденче мәртәбә район кубогына ат чабышлары уздырылды. Спорт бәйрәмен, гадәттәгечә, район администрациясе һәм «Газпром трансгаз Самара» оешмасы оештырдылар. Җиңүчеләргә региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы Баш-карма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев, Камышлы районында эшләп килүче «БайТекс» җәмгыяте директоры Олег Торопчин бүләкләре тапшырылды. Шуны да әйтеп үтәсе килә: катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады.

Ярышларда Самара, Оренбург өлкәләреннән, Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан китерелгән 21 чабыш аты катнашты. Камышлы халкы, әлбәттә, җирле ат хуҗалары Шахлар Аскеров, Марат Хәйруллин, Әбүзәр Хәбибуллин, Фәрит Гайфуллин өчен җан аттылар. Гарәп аргамаклары, нәселле, ярымканлы, җирле ат токымнары өчен ун заезд оештырылган иде.

 
Ат чабышлары беркемне дә битараф калдырмый, әлбәттә. Очып килүче атлар матурлыгы, ярыш дәрте, җан атучылар авазлары күңелләрне айкап чыгара сыман. Чараны алып баручылар Айгөл Исламова һәм Илфат Гайнетдиновның тантаналы тавыш белән мактаулы кунакларны атаулары, һәвәскәр артистлар Ленар Абсаттаров, Альберт Мингалиев, Елена Гришина, Венера Инсапова, Эдуард Сафин дәртле җырлары, баш судья Александр Горюхинның басынкы тавыш белән чабыш кагыйдәләрен искә төшерүе дә бәйрәм рухын барлыкка китерә. Камышлы бәйрәменә быел Самара өлкәсе спорт министрлыгының баш консультанты Виталий Давыдов, «Воспитанники Комсомола – Мое Отечество» оешмасы рәисе Борис Ардалин, күрше районнар җитәкчеләре килгәннәр иде.
 
Менә ипподром тирәли урын сайлап йөргән халык киртәләргә сарылды. Сәхнәгә Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов чыгып, чабышта катнашучыларга уңышлар, ә җанатарларга күтәренке кәеф теләгәннән соң, баш судья Александр Горюхинга Рәхмәт хаты тапшырды.
 
- Александр Львович ат спортында зур тәҗрибә туплаган шәхес, аның хөкеме белән үткәрелгән ярыш нәтиҗәләренә тел-теш тидерерлек түгел, Камышлы районында ат спортын үстерү эшенә керткән шәхси өлеше дә зур, - диде бүләк тапшырганда район башлыгы.
 
Ниһаять, баш судья Александр Горюхин беренче заезд атлары чабышын белдереп чаң какты. Ул, традиция буенча, “бригадир чабышлары”ннан башланды. Белмәүчеләр өчен моның нәрсә икәнен шулай аңлаттылар: җирле токымдагы җигүле ат арбаларына берничә капчык бөртекле культуралар салып дистанциягә чыгалар. Быел бу ярышта Соня кушаматлы атын җиккән Шахлар Аскеров (барысы да Камышлы районы хезмәтчәннәре) беренче урынны яулады. Марат Хәйруллин белән Наташасы – икенче, Әбүзәр Хәбибуллин белән Ласточкасы өченче килделәр.
 
Камышлы районының данлы ат асраучысы Фәрит Гайфуллин Фист кушаматлы аты белән бишенче заездда Татарстаннан китерелгән Триада кушаматлы бияне (Лилиана Галимова) һәм Армагеддон кушаматлы айгырны (Данияр Гайфетдинов) узып, беренчелекне яулады. Ахырда “Бердәмлек” фотохәбәрчесенә Фәрит интервью да бирде.
 
- Фәрит, егерме еллар чамасы ат чабышларында катнашасың. Камышлы районында конезавод оештыру мөмкин эш дип саныйсыңмы?
 
- Әлбәттә, теләк булса, бар да була. Тик атлар санын арттырырга гына кирәк. Бу бик чыгымлы эш, дип әйтер идем. Ә без олыгайдык инде. Яшьләр ат үрчетү белән кызыксына башласа, бәлки, барып та чыгар әле.
 
Быел мин соңгы мәртәбә чабыш атлары ярышында катнаштым. Тик атларымнан аерылырга теләмим әле. Бәлки, тренер булып эшли алыр идем. Мин бит гомер буе атларымны чабышка үзем әзерләдем. Ә бәлки, юртак атлар ярышында катнаша алырмын. Фист быелгы Сабан туйларында үзен бик яхшы күрсәтте – Богырыслан шәһәрендә, Похвистнево районының Гали, Мансур һәм Мәчәләй авылларында беренче урыннарны яуладык.
 
Шушы ук сорауны Александр Горюхинга да бирдем.
 
- Камышлы җиде ел буе августның соңгы ял көнендә Камышлы кубогына ат чабышлары уздырып килә. Сез үзегез дә монда ел саен киләсез, ахыры. Чабыш юлы биредә гел яхшы, оештыру ягыннан сораулар юк, сәхнә дә бар, җанатарларга да уңай икәнлеген күрәсездер. Монда югары класстагы атлар ярыша ала. Шуңа да аны тик тоту ярамас. Шушында балалар һәм яшүсмерләр өчен ат спорты мәктәбе оештырып җибәрсәң, аңа тиңнәр табылмас, дип уйлыйм. Мәктәп булса, эшләргә кешесе генә табылыр. “Газпром трансгаз Самара” кебек спонсор булу - ул бик зур эш бит.
 
 
Сүзгә Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов та кушылды.
 
- Александр Львовичка рәхмәтләрем зур. Ул бит шушы чабыш юлының һәр метрын йөреп чыккан кеше. Бүгенге ярышларга кил-гән ат хуҗаларына, җайдакларга, тамашачыларга рәхмәтләремне белдерәсем килә. Кызу көннәргә туры килде шул чарабыз – балаларны мәктәпкә әзерләү, бәрәңге алу мәшәкатьләре күп булуына карамастан, чабыш атлары сөючеләр, эшләрен ташлап, бире килгәннәр икән, димәк, ат спорты Камышлыда бар. Район администрациясе спортның бу төрен күтәрү өчен мөмкин кадәр ярдәм итәчәк.
 
Бөтен заездларда да кемнәр катнашуын Камышлы районы администрациясе сайтында табарга мөмкин булачак. Ә “Бердәмлек” өлкә газетасы игътибарны үзебезнең өлкә спортчыларына бирергә тырыша. Шулай, җиденче заездда, 2400 метрга чапкан җирле атлар ярышында икенче урынны Шахлар Аскеров, ә өченче урынны Марат Хәйруллин яуладылар.
 
Финалда Фиск (Фәрит Гайфуллин, Иске Ярмәк), Магнолия (Раил Гайнанов, Татарстан) һәм Марсель (Максим Сәйфетдинов, Татарстан) ярыштылар. Быелгы ярышлар җиңүчесе дип Фәрит Гайфуллин танылды һәм Камышлы районы кубогы аңа тапшырылды.
 
Тамашачыларның шатлыгы, кул чабулары чиктән ашкан иде. Әйе, эш белән генә яшәп булмый шул. Кешегә дә, атка да эмоцияләргә бай ял кирәк. Атлар да шуны аңлаган кебек, ялларын туздырып, чабыш юлы буйлап чаптырып, бу дөньяга ни өчен килгәннәрен дәлилләделәр.
 
 

Хәмзә МОРТАЗИН
Бердәмлек
№ --- | 09.09.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»