поиск новостей
Көн мәзәге
  • Әгәр сезгә бәхет елмайды икән, шатланырга ашыкмагыз. Бәлки, ул сездән көләргә җыенадыр?

Бүген кемнәр туган
  • 20 Июль
  • Наилә Нәҗипова - актриса
  • Алмаз Гыймадиев - балалар язучысы
  • Радик Гайзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Рөстәм Маликов - җырчы
  • Рәисә Ишморатова (1917-1997) - язучы
  • Равил Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Хөснетдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
06.09.2019 Милләт

Килен төшә бүген авылга...

Быел Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале Казанда узды. Чарада Ульян, Төмән, Пермь, Омск, Түбән Новгород, Чиләбе, Оренбург, Киров, Пенза, Волгоград өлкәләреннән, Марий Эл, Кырым, Башкортостан, Удмуртия, Мордовия һәм Татарстан республикаларыннан 37 татар фольклор коллективы катнашты. Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык фольклор ансамбле дә фестивальдән читтә калмады. Бу турыда “Бердәмлек” хәбәрчесенә Иске Ярмәк Мәдәният йорты җитәкчесе Ришат Ибраһимов сөйләде.

“Түгәрәк уен” фестивалендә беренче катнашуыбыз гына түгел. Барысыннан да призлы урыннар алып кайтабыз. Шулай да, ел саен бу чараны дулкынланып көтәбез. Ниндидер үзенчәлекле программа әзерләп, матур итеп төбәгебез татарларының гореф-гадәтләрен күрсәтәсебез килә. Башка төбәк коллективлары белән дә дуслашып беттек инде. Очрашуны көтеп алабыз, бу юлы нинди программа алып килделәр икән дип, кызыксынабыз, уңышларына шатланабыз...
 
Быелгы XII Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале Казанның «Крылья Советов» паркында җырлы-биюле уеннар белән ачылды. “Кичке уен”да үзешчән коллективлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Мәйдан кичке унбергә кадәр “ду” килеп җырлады, биеде, күреште! Гармунчылар, күңелләрне өздереп, моңлы көйләр суздылар, аларга җырчылар кушылдылар. Һәрбер төркем үзенең бию үзенчәлекләрен күрсәтте, тамашачылар да аларга кушылып китте.
 
“Түгәрәк уен” фестивалендә милли уеннар, йолалар мәйданчыклары эшләде, төрле мастер-класслар да оештырылган иде. «Ак каен» татар халык фольклор ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин, мәсәлән, “Ярмәк вагы”на басарга өйрәтте.
 
Икенче көнне “Түгәрәк уен” фестивале Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә дәвам итте.Анда катнашучылар мәртәбәле жюри алдында чыгыш ясап, төп программаларын күрсәттеләр.Төмән өлкәсеннән “Саз” фольклор төркеме, Мордовия Республикасыннан “Дуслык” фольклор ансамбле, Волгоград өлкәсеннән “Шатлык” вокаль коллективы чыгышлары истә калырлык матур да, эчтәлекле дә булды.
 
2016 елда, “Түгәрәк уен” фестивале Кырымда уздырылганда, Бахчасарайның “Авдет” (“Кайту”) һәм “Эбедиет” (“Мәңгелек”) ансамбльләре белән танышкан идек. Шул шәһәрнең “Илһам” хореография төркеме дә бу чарада дүртенче мәртәбә катнаша. Тулысынча яшь биючеләрдән торган ансамбль быел “Хайтарма” биюен алып килгән иде һәм Гран-при бүләгенә ия булды. “Халык биюләренә нигезләнгән номерыбызга заманча алымнар да өстәдек. Жюри әгъзалары чыгышыбызга югары бәя бирүләренә чиксез шатбыз”, - дип сөйләде соңыннан ансамбль җитәкчесе Алия Мамедова. Без дә аларның җиңүенә бик шатландык.
 
 
Хәер, “Ак каен”ның “Туй йоласы” дип аталган яңа программасы да югары бәя алды. 1970 елларда Камышлы төбәгендә яшәүче татарларга хас булган яулык алу (кайбер төбәкләрдә аны сөлге алу дип атыйлар икән), туй көнне кәләшне “сатып алу” күренешләре бик кызык килеп чыкты. Безнең якларда егет ягыннан килгән кунаклар, кәләшнең дус кызлары биргән “җәза”ларны үти алмаса, ислемай, сабын һәм башка кирәк-ярак белән “түләгәннәр”. Бирнә сандыгын сатып алу, кәләшкә су юлын күрсәтү йолалары да булган.
 
Бер генә туй да җыр-биюсез узмаган. Без дә Иске Ярмәктә туйларда, мәҗлесләрдә җырлана торган җырлар алып барган идек. Әлбәттә, аккаенлылар “Ярмәк вагы”на да бастылар. Бу бию зур сәхнәләрдә күп еллар башкарылса да, халык аны кайнар алкышлар белән, “Афәрин!” кычкырып кабул итә. Бу юлы да шулай булды.
 
Нәтиҗәдә, “Ак каен” ансамбле “Иң яхшы фольклор этнографик коллектив” номинациясендә икенче урынга лаек булды. “Иң яхшы бәет һәм мөнәҗәт көйләүче”, “Иң яхшы вокаль коллектив”, “Иң яхшы вокалчы” һәм башка номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде.
 
Сайлап алынган номерлар өченче көнне Гала-концертта күрсәтелде. Ул шул көннәрдә Казанда үткән “Уйнагыз, гармуннар!” фес-тивале белән берләштерелгән иде.
 
“Түгәрәк уен” фестиваленнән бик канәгать булып, уңай тәэсирләр алып кайттык.
 
- Бу чарада катнашып, без башка төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребезнең мәдәнияте белән танышабыз, бер-беребездән үрнәк алабыз. Беренче “Түгәрәк уен”да күбесенчә өлкән яшьтәге үзешчәннәр катнашса, бүген коллективларның яшәрүен, яңа коллективлар барлыкка килүен күрәбез. Бу үсеп килүче буынның халык иҗаты белән кызыксынуы, татар рухының киләсе буыннарга күчә баруы турында сөйли, — дип фестивальдән алган тәэсирләре белән уртаклашты “Ак каен” ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин. Аның белән барыбыз да ризалаштык.

---
Бердәмлек
№ --- | 06.09.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы