|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2019 Матбугат
Рәшит Заһидуллин: "Эштән китүем турында инеттан белермен дип уйламаган идем"“Татар-информ” агентлыгы үз чыганакларына таянып Рәшит Заһидуллин бу атнада Тинчурин театрының баш режиссеры вазифасыннан китәргә мөмкин дип язып чыкты. Баш режиссер вазифасына кем киләчәге хәбәр ителми. Агентлык хәбәр итүенчә, Рәшит Заһидуллинны эштән китүе хакында документ белән таныштырганнар. Әлегә бу хакта рәсми мәгълүмат бирелмәгән, театр җитәкчелеге тарафыннан хәбәр шәрехләнмәгән.
"Матбугат.ру" хәбәрчесе Рәшит ага Заһидуллинның инстаграмын актарды. Ул анда болай дип язган: "Беркайчан да үземнең эштән китүем турында инеттан белермен дип уйламаган идем. Бу эштән китү турында рәсми боерык күргәннән бер сәгатькә иртәрәк! Журналистика рулит! Эштән китү сәбәпләрен аңлатучы булмады! Минем белән хезмәт куйганнарга рәхмәт!" - ди Тинчурин театры баш режиссеры. "Sic transit gloria mundi/Дөнья даны шулай уза" дип фәлсәфи гыйбарә дә өсти ул.
"Нәрсә ярамады...", "Абау! Бу хәбәр мине тетрәндерде...", дип комментарийлар яза аңа укучылары. "Что за бред? Как такое возможно?" дип сорау куя Мәскәүдәге "Современник" театрыннан Анна Нестерова. Рәшит әфәнде аңа болай дип җавап кайтара: "Давно хотел уехать к вам!) вот есть повод!)))" Бу шаярумы? Әллә Рәшит Заһидуллин чыннан да Мәскәүгә күчәргә җыенамы?
Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрында 1993 елдан бирле эшли. Тинчурин театры сәхнәсендә Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур», Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», Таҗи Гыйззәтнең «Башмагым», Б.Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары», Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», Туфан Миңнуллинның «Төш», Мирсәй Әмирнең «Гөлшаян», Шекспирның «Гамлет» һәм башка спектакльләрен сәхнәләштерде. Театрның үткән сезоны Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча куелган «Башмагым JAZZ» музыкаль спектакле белән ябылды.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|