поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.05.2010 Милләт

ТАРИХЫБЫЗГА БӘЙЛЕ БӘЙРӘМ

Узган җомга көнне “Туган як” редакциясе каршындагы тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләр клубының чираттагы утырышы булды. Ул “Түбән Новгород халык ополчениесы (1612 ел) һәм Түбән Новгород өлкәсе татар авылларына нигез салуның 400 еллыгы: тарихи параллельләр һәм патриотлык чыганаклары” дигән темага багышланган иде.

Исегезгә төшерәбез, редакциябез каршында тарихчылар клубы әле туксанынчы еллар башында, газетабыз оешу белән барлыкка килгән иде. Ул чакта туган ягыбыз тарихын тирәнрәк һәм системалы өйрәнү өчен газета тирәсенә иң алдынгы фикерле милләттәшләребез, шул исәптә галимнәребез Әхмәт Аймасов, Алимҗан Орлов, Мансур Хафизов, туган якны өйрәнүчеләр Рифат Ибраһимов, Сәяр Сабиров,Фазылҗан Гимранов, Ләйлә Зиннәтуллина, Абдулвәдүт Шиһапов, Ибраһим Булатов һәм башкалар тупланды. Аларга академик Рәшит Баязитов, Татарстан тарих институты белгече Хәмзә Абдулкаюмов, Мансур Хакимов, Әнвәр Камалетдинов, Хадис Хакимов, тарих укытучылары кушылдылар.

 

 Ике дистә еллар дәвамында шушы энтузиастлар төркеме шактый зур эшләр башкарып чыкты. “Туган як” битләрендә Сергач-Нижгар төбәгебез тарихы, күренекле шәхесләребез, истәлекле тарихи вакыйгалар турында йөздән артык язмалар, очерклар бастырылды, китаплар дөнья күрде. Шулар арасында А.Орловның “Мещера. Мещеряки. Мишаре”, “Нижегородские татары: историчес-кие очерки”, “Камка тарихы”, И.Булатовның “Урга. Прошлое и настоящее”, М.Хафизовның “Нижегородские татары: исторические очерки”, “Татар авылында фаҗига”, Р.Баязитов һәм В.Макарихинның “Нижегородские татары – мишаре в новое время”, Р.Ибраһимовның “Нижегородские татары” энциклопедик сүзлеге һәм башкалар. Тарихчылар клубы музейлар хәрәкәтен җанландыруга, мәктәпләрдә туган якны, тарихыбызны өйрәнүгә үз өлешен кертте.

 

 Клуб әгъзалары С.Сабиров, А.Орлов, Ф.Гимранов, М.Хафизов, Л.Зиннәтуллина Сергач-Нижгар татар-мишәрләре тарихын өйрәнүгә куйган зур хезмәтләре өчен “Туган як” газетасының Кави Нәҗми исемендәге премиясенә лаек булдылар.

 

 Тарихчылар клубының әлеге чираттагы утырышында аның даими әгъзаларыннан башка кайбер авыллар хакимияте башлыклары, тарих укытучылары, Спас, Сергач, Кызыл Октябрь районнары хакимиятләре вәкилләре, өлкә Эчке сәясәт министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр идарәсе белгече И.Х.Стрелкова катнаштылар.

 

 Киңәшмә Сергач халык музеенда үтте һәм сөйләшү башында ук музей директоры Н.В.Громова клуб утырышында катнашучыларны тәбрикләп, уңышлар теләде, ә Р.Ф.Ибраһимов музей китапханәсенә “Нижегородские татары” китабын бүләк итте.

 

 Клуб утырышын “Туган як” газетасы баш редакторы Рауф АБДУЛЛИН алып барды һәм аның керешеннән соң сүз тарихчы һәм язучы А.М.Орловка бирелде.

 

 А.ОРЛОВ: Нигә соң безгә татар авылларына нигез салуның 400 еллыгы дигән юбилей?

 

 Беренчедән, ул Сергач-Нижгар татарлары тарихы турында зурлап сөйләшү, аны ачыклау, аны өйрәнүгә яңа көчләр җәлеп итү өчен бер сәбәп. Каян килгәннәр бирегә татарлар, нигә килгәннәр? Безнең тарихта ачыкланмаган нәрсәләр әлегә күп. Безне татар дип санамаучылар да бар, чөнки диалектыбызда байтак рус сүзләре кулланыла.

 

 Кемнәр без, элек-электә нәрсә белән шөгыльләнеп без, ни өчен без, татар-мишәрләр, шундый зур кызыксыну тудырабыз? Бу сорауларга җаваплар рус тарихчылары да эзли. Кайберәүләр фикеренчә, без Алтын Урда калдыклары, руслар ягына күчеп хезмәтчел татарга әйләнгән һәм Казанны яулауда катнашкан халык, шуңа күрә Татарстанда Нижгар татарларын яратып бетермиләр имеш. Менә шундый уйдырмалар да безне тарих белән җитди шөгыльләнергә, дөреслекне исбатларга тырышырга мәҗбүр итә – бу икенче сәбәп. Өченчедән, Түбән Новгород ополчениесенең 400 еллыгы һәм татар авыллары оешуның 400 еллыгы очраклы факт түгел. Аларның тирән бәйләнеше бар һәм моны байтак архив документлары исбатлый. 1612 елның җәендә хезмәтчел татарларның ногай отрядларын тар-мар итүе Мәскәүне яклау өчен Козьма Минин тарафыннан шул ук елның көзендә халык ополчениесы оештыруга уңай шартлар тудыра. Пьяна буе һәм Степь җирләрендә тынычлык урнаша. Атлы татарлар биредә төпләнеп, чирәм җирләрне эшкәртә башлыйлар. Дөрес, кайбер авылларга, мәсәлән, Сафаҗай, Петрякс, Красный Остров, Рбишчага элегрәк нигез салына. Чөнки алар Степь читендәрәк урыннашканнар.

 

 Тарихыбызны өйрәнү буенча күп эшләнде инде, күп нәрсәләр ачыкланды, бу хакта “Туган як”та байтак материаллар бастырылды. Гомумән, Нижгар крае та- тар авылларына якынча 1608-1613 елларда нигез салынган дип исбатларга була. Бу тарихи вакыйганың төгәл датасы юк. Ләкин шунсы төгәл билгеле: 1612 елда хезмәтчел татарлар ногайларга каршы сугышта катнашканнар. Шуннан соң патша кешеләре тикшерү үткәргәннәр – 240 тикшерүче татар авыллары буенча йөреп, чынбарлыкны ачыклаганнар. Шуннан соң воеводалар Дмитрий Пожарский һәм Дмитрий Трубецкой Совет Всей Земли дигән вакытлы хөкүмәт каршына сугышта батырлык күрсәткән татарларга җир бирү мәсьәләсен куялар. Нәтиҗәдә, казанышла-рын исәпкә алып, татарларга законлы рәвештә җир бирелә.

 

 Ибраһим БУЛАТОВ, туган як тарихын өйрәнүче: Мин авыллар барлыкка килүнең еллары белән бераз риза түгел, чөнки безнең Ыргу авылы күпкә иртәрәк барлыкка килгән. Ыргу татарлары әле Ливон сугышында катнашканнар. Моны исбатлау авыр, әмма, риваятьләр буенча Ыргу XIII гасырда ук барлыкка килгән булырга ошый.

 

 Хәсән БЕДРЕТДИНОВ, Мөтеравыл администрациясе башлыгы: 2013 елда безнең авылга да 400 ел тула. Моны Казанда яшәүче авылдашыбыз, галим Хәмзә Абдулкаюмов та раслый һәм авыл тарихы турында өстәмә материаллар әзерли инде.

 

 Билгеле, юбилейны казанышлар, уңышлар белән каршылыйлар. Ә безне бу бәйрәм шатландырмый, чөнки авыл бетүгә бара. Менә быел мәктәбебез ябыла. Бу мәсьәлә буенча сход җыйдык, халык мәктәпне саклау ягында. Тик халык фикерен исәпкә алу юк, мәсьәлә ачык кала... Балалар урыс мәктәбендә укырга мәҗбүр булсалар да, татар теле укытылсын иде. Ирина Хабировна, безнең бу үтенечебезне эчке сәясәт министры Александр Иванович Цапинга җиткерегез, зинһар.

 

 Рауф АбДУЛЛИН: Әйе, авыллар бәйрәме авылның киләчәге, аның пробле-малары белән тыгыз бәйләнештә. Шуңа күрә аларны хәл итү мәсьәләсен беренче урынга куярга тиешбез.

 

 Алимҗан ОРЛОВ: Авылларыбызның 400 еллыгы – сәяси вакыйга. Шул уңайдан безгә үзебезне күрсәтергә дә бер сәбәп. Без тирән тамырлы халык, без тарихыбыз, үткәнебез белән горурланабыз. Бәйрәм бүгенге эшләребез белән тарихны исбатларга ярдәм итсен, заман тудырган проблемалар турында сөйләшүгә, аларны хәл итүгә этәргеч булсын иде. Шуның өчен дә безгә авылларыбызның экономикасын ныгыту, мәдәниятен саклап үстерү буенча конкрет план төзергә кирәк.

 

 Тарихыбыз турында китаплар бастыру, аларны пропагандалау да бик файдалы булыр иде. Кайбер мәктәпләрдә, шул исәптән Чүмбәлидә, Татар Моклокасында, Камкада музейлар бар инде. Сергачта да татарларның этнография музеен булдыру мәсьәләсен көн тәртибенә куясы иде.

 

 Рамил САЛИХҖАНОВ, Спасс районы администрациясе башлыгының ярдәмчесе: Юбилей ул татарлыгыбызны, оешканлыгыбызны күрсәтергә тагын бер сәбәп. Сөйләп кенә калмаска, дата бар икән, аны билгеләргә кирәк. Бөтен эш хәлебездән килә: дошманны да җиңәбез, икмәк тә үстерәбез, төзибез дә, тарихыбызны да онытмыйбыз. Үзебез оештырмасак, безгә кем дә бәйрәм оештырмас, ә башлагач, барысы да ярдәм итәр.

 

 Без үткән елны Бозлауның 400 еллыгын зурлап үткәрдек һәм шул уңайдан авылга 1,5 млн. сум инвестицияләр килде. Ул акча авылны төзекләндерүгә тотылды. Район бәйрәм уңаеннан 100 мең сум бирде, депутатыбыз да, губернатор да, шәһәрдә яшәүче авылдашлар да якта калмады. Быел Ишавылның, киләсе елга Тукайның 400 еллыкларын билгеләп үтәргә җыенабыз. Иң мөһиме - халыкка бу бәйрәмнең кирәклеген җиткерү. Сөйләп, тәнкыйтьләп кенә калмаска, ә файдалы эш күрсәтергә кирәк. Башлап җибәрүче булса, ярдәм итүчеләр табыла.

 

 Нәим АБДУЛЛИН, Кызыл Октябрь, Пильна районнарының хөрмәтле гражданины: Без элек тә бу турыда сөйләшкәнебез бар, хәзер мәсьәләне өлкә хөкүмәте каршына куярга вакыттыр. Бозлау тәҗрибәсе бар. Әле район, авыллар администрацияләре белән төгәл көннәр билгеләргә кирәктер. Шуннан соң, өлкә аша бәйрәм чараларын уздыру срокларын законлаштырсак, оештыру, финанс мәсьәләләрен хәл итү җиңелрәк булыр иде. Алимҗан Мустафинович үзенең китабын бастырып чыгарсын иде. Кыскасы, сүздән эшкә күчәргә өндим мин.

 

 Чингиз АЗИЗОВ, тарих фән-нәре докторы: Юбилейлар мәсьәләсен район земство җыеннары депутатлары каршына кую урынлы һәм вакытлы булыр иде. Авылларда бәйрәм оештыру буенча авыл администрациясе сход җыйсын. Мәктәпләрдә тарих укытучылары балаларга безнең каян килүебезне күбрәк сөйләсен. Мәктәп өчен шул темага ниндидер дәреслек тә булса, бик яхшы булыр иде.

 

 Фазылҗан ГИМРАНОВ, тарихчы, крайны өйрәнүче: Нижгар татар авылларының 400 еллыгын бәйрәм итүнең әһәмиятен һәр кешенең аңына салырга кирәк. Бәлки, концертлар оештырырга, плакатлар чыгарырга, газетада шул темага материаллар күбрәк бастырырга. Нижгар татарлары тарихын чагылдырган белешмә китап-справочник булдырылса яхшы булыр иде. Тарихка кагылган кайбер шикле фактларны да ачыкларга кирәк бит.

 

 Нина СОЛДАТОВА, Сергачның крайны өйрәнү музее хезмәткәре: Мин биредә сезнең өчен шатланып утырам – сезнең үзегезне борчыган, кызыксындырган сораулар буенча җыелып сөйләшергә мөмкинлегегез, иң мөһиме, теләгегез бар. Без, Сергачның крайны өйрәнүчеләре, ни сәбәпледер, шулай җыелып сөйләшә алмыйбыз. Мин үзем Сергач храмнары тарихын һәм рус, мокшы авыллары тарихын өйрәнәм. Хөрмәтле Алимҗан Мустафиновичның, Сергей Сенюткинның материалларын, китапларын укып, үзем өчен күп файдалы мәгълүмат алдым. Татар авылларының 400 еллыгын зурлап уздырырга җыенуыгыз тик мактауга гына лаек һәм мин чын күңелдән бу изге эшегездә уңышлар телим.

 

 Ирина СТРЕЛКОВА: Утырышта бик кызыклы сөйләшү бара. Татар авылларының 400 еллыгы - бик мөһим дата. Аның Түбән Новгород халык ополчениесының 400 еллыгы белән бәйләнештә каралуы аеруча кызыксыну тудыра. Авылларда бәйрәм уздыруны муниципаль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк дип уйлыйм. Урыннарда оештыру комитетлары булдырылсын, алар конкрет планнар төзесен иде. Җәмәгатьчелек тә якта калмасын. Кайсыдыр район башлыгы каршы килсә, без аңа, әлбәттә, йогынты ясый алырбыз, әмма эш моңа барып җитмәс дип уйлыйм.

 

 Сергач-Нижгар татарлары тарихы турында китап бастыруга килгәндә, аны Түбән Новгород халык ополчениесының 400 еллыгына бәйләп эшләргә була дип уйлыйм, өлкә бюджетында моның өчен махсус каралган акчалар бар.

 

 Клуб утырышында бүтән мәсьәләләр турында да фикер алышу булды. Бүгенгә иң актуаль тема – мәктәпләр ябылу, ана телебезне саклау. Әлбәттә, болар бар да авылның киләчәге, аның тарихы белән бәйле. Мәктәп ябылса, авыл бетүгә юл ала дигән сүз. Бүген 400 еллыкны билгеләрбез, ә тагын 50 елдан авылда кеше калырмы? – дип борчылды Казан вәкиле Хәмзә Абдулкаюмов.

 

 Киңәшмәдә күтәрелгән проблеманы Ирина Хабировна өлкә хөкүмәтенә, шәхсән мәгариф министры С.Наумовка җиткерергә булды. Укытучыларны яисә мәктәпләрне кыскарту, оптимизация татар мәктәпләренә генә түгел, рус мәктәпләренә дә кагыла, бу Россия күләмендәге проблема. Биредә барысы өчен дә уңайлы юл белән мәсьәләне чишәргә кирәк.

 

 Тарихчылар утырышында эшпланы да кабул ителде. Шулардан: Татар авылларының 400 еллыгын киң пропагандалау, мәктәпләр өчен кыскача өлкә татарлары тарихы дәреслеге әзерләү, Түбән Новгородта өлкә татар-мишәрләренең этнографик музеен кайгырту, Сергачта җирле татар-мишәрләр тарихын чагылдырган даими экспозиция оештыру, авылларда музейлар булдыру, туган якны өйрәнү түгәрәкләре эшен җанландыру. Ә иң мөһиме – авылларда мәктәпләрне, ана телен укытуны яклау һәм саклау.

 

 Гомумән, тарихчылар клубы утырышында булган сөйләшү, нигезле тәкъдимнәр, фикер алышу Нижгар татарларын борчыган мәсьәләләрне хәл итүгә бер этәргеч булыр дип өметләнәсе килә.


Н.ЖИҺАНШИНА әзерләде
Туган як
№ 21 | 21.05.2010
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»