|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2019 Мәдәният
Казанда «Татарстан халыкларының музыка инструментлары» күргәзмәсе эшлиячәк22 августта 16 сәгатьтә А.М. Горький һәм Ф. и. Шаляпин музеенда World skills эшче һөнәрләр чемпионатының мәдәни программасы кысаларында «Татарстан халыкларының музыка инструментлары» күргәзмәсен тәкъдим итү булачак. Музыкаль мәдәният бөтен төрлелегендә һөнәри осталыкның бер өлеше булып тора. Музыкант-башкаручылар, музыка уен коралларын уйлап табучылар, композиторлар, музыка белгечләре, педагоглар һәм музыка сәнгатенең башка профессионалларының күнекмәләре буыннан-буынга, укытучыдан укучыларга тапшырыла. «Татарстан халыкларының музыкаль инструментлары» күргәзмәсе Идел буеның иң зур музее – Татарстан Республикасы Милли музееның киң этнографик фондларын тәкъдим итә. Күргәзмә экспонатлары туган як халыкларының (татар, рус, мари, чуаш, удмурт), халык тормышының аерылгысыз өлеше буларак, үзенә хас кыйммәтләр, диннәр һәм күзаллаулар булган традицион музыка уен коралларының бар спектрын күрсәтә.
Музыкаль инструментарийның күптөрлелеге һәм байлыгы төбәкнең күп гасырлык тарихын, телләр һәм мәдәниятләрнең күптөрлелеген, халыкларның формалашу һәм үзара бәйләнешен чагылдыра.
Күргәзмәне тәкъдир итү кысаларында интерактив программалар үткәрү планлаштырыла.
Күргәзмә 2019 елның 22 октябренә кадәр дәвам итәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|